Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2025
1
2
3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда глаукома белән авыручылар саны арта

0

Ел саен 6 мартта дөньяның күп кенә илләрендә Бөтендөнья глаукомага каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасында авыруның актуаль картинасы турында сөйләделәр.

«Дөньяда үзләренең глаукома белән авыруы турында белгән 100 миллионга якын кеше яши. Белгечләр фикеренчә, чынлыкта авырулар саны ике тапкырга күбрәк. Планетада күрмәүче һәр бишенче кеше глаукома аркасында сукырайган. Россиядә глаукома диагнозы куелган пациентлар саны - 1 миллион 300 мең кеше. Моны Европадагы зур булмаган бер ил халкы белән чагыштырып була. 2024 ел мәгълүматлары буенча, Татарстанда 36039 кеше глаукома белән яши», – дип сөйләде Татарстанның атказанган табибы, Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш белгеч-офтальмологы Елена Жиденко.

Табиб сүзләренчә, узган ел Татарстанда 2,3 мең кешедә беренче тапкыр глаукома ачыкланган. Моннан алдагы елларда глаукома белән авыручылар исемлеге елына 1-1,5 мең кеше белән тулыланган. Гомер озынлыгы арта, шул ук вакытта глаукомадан интегүче кешеләрнең саны да күбәя, чөнки бу авыру күбесенчә өлкән яшьтәге кешеләрдә очрый.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Елена Рыбакина получила новую угрозу в чемпионской гонке WTA






Развивает бизнес в России, но отказывается выступать за 15 млн: Меладзе втихую проводит время в Москве перед мировым туром

ТВ-3 возвращает в эфир самый вдохновляющий проект для женщин «Новый день»

Объем производства яиц вырастет в 5 раз в Подмосковье к 2030 году

Захарова: «Без освобождения Красной армией не было бы и Молдавии»