Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2025
1
2
3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Миңнеханов Охоткин белән «Өстенлек»,«Инженерлык мәктәбе» проектлары турында фикер алышты

0

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты ректоры вазифаларын башкаручы Кирилл Охоткин белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Хөкүмәте йортында Рөстәм Миңнехановның эш бүлмәсендә узган әңгәмә барышында яклар югары уку йортының фәнни-белем бирү программаларын гамәлгә ашыру, аның имиджын ныгыту һәм башка актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышты.

Кирилл Охоткин «Өстенлек-2030» һәм «Алдынгы инженерлык мәктәпләре» проектлары буенча Казан илкүләм тикшеренү техник университеты алып барган эшчәнлек турында сөйләде (югары уку йортында «Комплекслы авиация инженериясе» алдынгы инженерлык мәктәбе эшли).

Очрашуда ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов та катнашты.

Кирилл Охоткин Казан илкүләм тикшеренү техник университеты ректоры вазифаларын башкаручы итеп агымдагы елның 18 февралендә билгеләнде. Моңа кадәр ул Мәскәү физика-технология институтының космик программалар буенча директоры вазифасын биләде.

Охоткин 1999 елда - «физика» белгечлеге буенча Себер аэрокосмик академиясен, ә 2002 елда Себер дәүләт технология университеты аспирантурасын тәмамлаган. Доцент, физика-математика фәннәре докторы. 39 фәнни мәкалә һәм компьютер программасына бер патент авторы.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Камилла Рахимова

Камилла Рахимова проиграла на старте турнира в Индиан-Уэллсе






Мошенники могут оставить волгоградок без цветов на 8 Марта

Риелтор Барсуков: государство должно частично оплачивать квартиры семьям

Взрыв произошел у банкоматов в ТЦ Москвы

Смолянин Дмитрий Новиков удостоен звания лауреата Всероссийского конкурса «Инженер года – 2024»