Россельхознадзор Татарстандагы «Светофор» кибетләр челтәрендә сальмонелла тапкан
Февраль аенда Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәтенең (Россельхознадзор) Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре «Светофор» челтәренең 13 кибетендә тикшерү уздырган.
Татарстанның Лаеш районы Столбище авылындагы кибетләрнең берсендә суыткыч камераларда азык-төлек һәм термометрларның сыйфатын контрольдә тоту планы булмаган. Лабораториягә экспертизага җибәрелгән азык-төлекне анализлаганда Казанның Энгельс урамындагы «Светофор» кибетендә антибиотик эзләре табылган.
Алабуганың Нефтьчеләр проспектындагы «Светофор» кибетендә кош субпродуктларында сальмонелла тапканнар. Компаниягә кисәтү белдерелгән, ә мәгълүматлар Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Роспотребнадзор) тапшырылган.