Әрмәнстанда 4,6 магнитудалы җир тетрәү теркәлгән
Әрмәнстанда Спитак шәһәре янында 4,6 магнитудалы җир тетрәү булган.
ТАСС хәбәр иткәнчә, җир тетрәү Ширак һәм Тавуш өлкәләрендә дә сизелгән. Зыян күрүчеләр һәм җимерелүләр турында әлегә хәбәр ителми.
Моннан тыш, җир тетрәү Грузиянең чик янында урнашкан авылларында да сизелгән. Грузия шулай ук корбаннар һәм җимерелүләр турында әлегә хәбәр итмәгән.