Чаллы сәнгать мәктәбе укучылары хәрбиләргә 80 кулъяулык чиккән
Чаллы шәһәренең 1нче сәнгать мәктәбе укучылары да хәрбиләргә чиксез хөрмәт хисләрен белдерергә булган. Укытучы апалары Эльмира Хөсәенова җитәкчелегендә шәһәр гербын чагылдырган кулъяулыклар чиккән. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасында Алена Фазылова яза.
«Балаларда иҗат аша патриок тәрбия бирүне максат итеп куябыз. Барлыгы 80 кулъяулык чиктек. Әлеге изге эшне ата-аналар хуплады. Тиз арада алар тукыма, тасма, чигү җепләрен сатып алды. Балалар белән дәресләрдә чиктек. Шәһәр гербын чигү дә очраклы түгел, быел аңа 20 ел», – ди Эльмира Хөсәенова.
Балалар кулъяулыкларда тамбур чигүен кулланган. Мондый техника белән эшләү тәҗрибәләре дә бар икән. Моңарчы алар милли бизәкләр чагылдырган кул эшләнмәләре белән Чаллы Сабантуйларында күргәзмә эшен тәкъдим иткәннәр.
«Эш төгәллек, пөхтәлек, түземлек сорый. Башта рәсемне калькага төшердек. Аннары тукымага. Бер атна ярымнан артык шушы эш белән шөгыльләндек. Матур чыкты», – ди яшь шәһәрдәшләребез. Шунысы куанычлы, балалар әлеге эшнең мөһимлеген аңлап, тырышып башкарган. Барысының да теләкләре бер: «Тормышлар имин булсын да, тыныч тормышта яшәргә язсын!»
«Бүген республикадан меңләгән татарстанлы махсус хәрби операциядә Россиянең киләчәге өчен каһарманнарча көрәшә. Җиңүгә ышанычыбыз ныклы һәм без якташларыбыз белән чиксез горурланабыз. Балаларыбызның кул эшләнмәләре хәрбиләрнең күңелен күтәрсен. Аларны туган якларда Җиңү белән кайтуларын теләп торучылардан бүләк булсын», – дип белдерә ата-аналар.
Әзер кулъяулыкларны балалар 1нче сәнгать мәктәбе директоры Альбина Шәйхулова белән шәһәр мэры Наил Мәһдиевка тапшырды. Ул балаларның эшен югары бәяләде, соклануын белдерде. Шушы көннәрдә мэр аларны хәрбиләргә дә илтте. Ир-егетләребез исә үз чиратында балаларга рәхмәтле калган.
Фото: © https://shahrichalli.ru