Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2025
1
2
3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

700 меңгә якын чит ил кешесе Россиядә миграция кагыйдәләрен бозган һәм реестрга эләккән

0

Төрле хокук бозулар белән бәйле рәвештә, 680 меңнән артык чит ил кешесе Россиядә контрольдә тотылучы затлар реестрына кертелгән. РФ эчке эшләр министры Владимир Колокольцев «Россия» телеканалына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Бу реестрның төп максаты - илебездә законсыз рәвештә яшәгән чит ил гражданнары, ягъни безнең илдә булуның законлы нигезләрен югалткан гражданнар санын чикләү. Бу реестрда 685 мең граждан исәпләнә», - диде ул.

Министр билгеләп үткәнчә, реестр булдыруның максаты - чит ил кешеләрен легальләштерүгә стимул бирү. 30 апрельгә кадәр аларга эчке эшләр органнарына мөрәҗәгать итәргә, үзләренең хәлен законлаштырырга һәм реестрдан төшереп калдыру өчен кирәкле документлар тапшырырга кирәк, диде ул.

Әлеге реестр Россиядә яшәү өчен законлы нигезләрен югалткан затлар, әйтик, илдә тиешле рөхсәттән башка өч айдан артык торучылар турында мәгълүматларны үз эченә ала. Чит ил гражданнары шулай ук рөхсәт документларын гамәлдән чыгарганда, гаепләү карары үз көченә кергән вакытта, илдән куып чыгару яки депортацияләү турында карар кабул иткәндә реестрга кертелә.

Реестрга кертү никахны теркәү, балаларны мәгариф учреждениеләренә урнаштыру, төрле хезмәтләр алу, транспорт белән идарә итүне тыю кебек кайбер чикләүләргә китерә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Вероника Кудерметова

Казанская теннисистка Полина Кудерметова вышла в третий круг «тысячника» в США






75 лет назад Советский Союз сделал важнейший шаг в установлении ядерного паритета с США

Советская мафия против Голливуда

ПО ПРОСЬБАМ ЧИТАТЕЛЕЙ

Стриженову восхитило мужество Носкова, который вышел на сцену