Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе туры эфирда Татарстан халкының сорауларына җавап бирә
Чәршәмбе, 12 мартта, 10.00 сәгатьтә Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе туры эфирда Татарстан халкының сорауларына җавап бирәчәк.
Спикер, аерым алганда, авария килеп чыкмасын өчен газ приборларын тикшерү ешлыгы һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең дөреслеген ничек карарга кирәклеге турында сөйләячәк, шулай ук күп фатирлы йортларда капиталь ремонт башлану срокларын әйтәчәк.
Эфир Татарстан Хөкүмәтенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге бергәлегендә ТР Төбәк белән идарә итү үзәге ярдәмендә оештырыла. Сорауларны хәзер үк «ВКонтакте»да трансляция астына язарга мөмкин.