Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2025
1
2
3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстаннан Герой Сергей Чебневның гәүдәсен Кече Локняда тапканнар

0

9нчы мотоукчылар полкының беренче батальоны командиры, Казан танк училищесын тәмамлаган Сергей Чебневның гәүдәсен азат ителгән Кече Локня авылындагы җимерекләр астында тапканнар. Бу хакта «Татар-информ»га «Россия танкистлар берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте башкарма комитеты рәисе Альберт Гыймалетдинов сөйләде.

«Сергей Чебнев һәлак булган вакытта аның янында булган хәрбиләр Кече Локняга кайтты. Алар аның гәүдәсе булган урын координаталарын истә калдырган. Шуның нәтиҗәсендә аны тиз таба алдык», - дип хәбәр итте ул.

Геройның хатыны Ольга да бу мәгълүматны «Татар-информ»га раслады. Ул хәзер Геройның гәүдәсен Калининградка күчерү мәсьәләсе хәл ителүен сөйләде.

Элегрәк «Татар-информ» хезмәттәшләре махсус хәрби операциядә һәлак булган Герой Сергей Чебневның гәүдәсен эзли, дип хәбәр иткән иде.

Узган елның 18 августында Сергей Чебнев штурм группасының контрһөҗүмен җитәкли. Ул чагында хәрбиләр чолганышта кала язды, ләкин комбат алга чыгарга карар бирде. Бәрелештә ул яралана, ләкин үз җитәкчелегендәге хәрбиләргә ярдәм итәргә кала. 20 августта ул миномет уты һәм дрон-камикадзе һөҗүменә эләгә, алар аңа шанслар калдырмый. Геройның гәүдәсен һаман да җир куенына иңдереп булмады. Аңа 45 яшь иде.

Сергей Чебнев Татарстанның Балык Бистәсе районында туган, балачагын Чаллыда үткәргән. Шунда ук мәктәпне тәмамлый, Казан танк училищесына укырга керә, аннан соң Калининград өлкәсенә хезмәт итәргә җибәрелә, хәзер хатыны һәм өч баласы шунда яши. Чебнев лаеклы ялга махсус хәрби операция башланганчы чыга, ә 2022 елның көзендә мобилизацияләнүгә ирешә һәм алгы сызыкка китә. Хәрби хәрәкәтләр зонасындагы казанышлары өчен «Суворов» һәм «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Самсонова одержала победу над Касаткиной на турнире WTA 1000






Диагностическое отделение детской поликлиники № 2 отремонтировали в Мытищах

Московские специалисты подтвердили подлинность картины Айвазовского 1868 года

Ученые МГУ будут искать цезий-137 в прудах Плавского радиоактивного пятна

Рафик Мухаметшин удостоен благодарности Президента России