Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2025
1
2
3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының Зур фестивале башлана

0

13 мартта 18.00 сәгатьтә Химиклар мәдәният сараенда «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының Зур фестивале узачак. Әлеге уен 2025 ел сезонын башлап җибәрәчәк. Фестивальдә Казан, Чаллы шәһәрләре, Татарстанның төрле районнарыннан барлыгы 21 команда катнашачак.

«Аңа кадәр, 9-13 мартта, командалар «Мирас» балалар сәламәтләндерү лагерендә уенга әзерләнә. Берничә көн дәвамында катнашучылар уенның кураторлары һәм редакторлары белән берлектә үз чыгышларын әзерли. Сезон Зур фестивальдән башлана. Район, шәһәрләрдән катнашырга теләгән командалар җыела. Зур фестивальдә үзен иң яхшы күрсәткән командалар телевизион сезонга алына. Төп сезон дүрт этаптан тора: чирекфинал, ярымфинал һәм финал», - дип хәбәр итә оештыручылар.

Уенга «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалы алып баручысы Айваз Садыйров һәм махсус хәрби операция катнашучысы, стендап-комик Ленар Галәү бәя бирәчәк.

Зур фестиваль нәтиҗәләре буенча түбәндәге номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк: «Иң яхшы актер», «Иң яхшы актриса», «Фестиваль ачылышы», «Иң яхшы мәзәк», беренче, икенче һәм өченче урыннар, Гран-При. Уен телевизион съемкага төшереләчәк, диелә хәбәрдә. 2024 ел сезонында абсолют җиңүче исеменә «Дилүс улы» (КФУ, Казан) командасы лаек булган иде.

  • Быел Татар КВН лигасына – утыз ел, «Әйдә ШаяРТ!» проектына – алты ел. «Әйдә ШаяРТ!» – татар телендә үткәрелә торган заманча телевизион юмористик уен. Лиганың максатлары – яшьләрдә милли үзаң, үз халкының мәдәни һәм тарихи мирасына хөрмәт, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аның иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру.
  • Оештыручылар: Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Янчук: Рублев хочет все выиграть, но он немного перегорает, перенапрягает себя изнутри






Пожар произошел в здании Центрального детского магазина на Лубянке в Москве

Бывший SsangYong вернулся в Россию с новыми моделями

В ГК "А101" отметили рост интереса москвичей к электромобилям

Летевший из Москвы самолет перенаправили в Ташкент из-за инцидента в аэропорту