Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2025
1
2
3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Матвиенко Мәскәү, Петербург һәм Казан югары уку йортларына кабул итүне киметергә чакырды

0

Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан югары уку йортларына кабул итүне киметергә кирәк. Бу хакта Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко белдерде, дип яза «Ведомости» газетасы.

Сәясәтче мондый чараның зарурлыгын әлеге өч шәһәрдәге университетлар, түләүле урыннарга кабул итүне арттырып, «бөтен илдән» студентлар җыюы белән нигезләде. Шул ук вакытта, алар, янәсе, хезмәт базарына бу санда «кирәк булмаган һөнәрләр буенча белгечләр әзерли башлаган».

«Әйдәгез, биш ел дәвамында югары уку йортларына студентлар җыюны киметергә һәм тиешле белгечлекләр буенча күпме кирәк булса, шулкадәр кеше җыярга дигән бурыч куябыз», - дип тәкъдим итте Матвиенко һәм Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты башлыгы Лилия Гомәровага бу проблеманы өйрәнергә кушты.

Тезисын ныгытырга теләп, парламентның югары палатасы спикеры Россия башкаласына белем алырга килгән кайбер студентларның укуны тәмамлаганнан соң белгечлек буенча эш таба алмавын билгеләп үтте.

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортларындагы түләүле урыннарга түгел, бюджет урыннарына кабул итүне контрольдә тота. Ведомство җитәкчесе Валерий Фальков 6 февральдә узган Россия Президенты каршындагы Фән һәм мәгариф советы утырышында министрлыкка тиешле вәкаләтләр бирергә тәкъдим иткән иде.

«Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының Мәгариф институты профессоры Ирина Абанкина билгеләп үткәнчә, студентлар миграциясенең уңай сальдосы бары тик алты төбәктә - Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан Республикасы, Краснодар крае, Свердловск һәм Ростов өлкәләрендә генә күзәтелә.

Студентлар үзәк шәһәрләрдән ерактагы төбәктә укырга һәм эшләргә теләсен өчен, анда алга киткән заманча хезмәт базары һәм университет тәмамлаган яшьләр өчен югары эш хакы түләнә торган вакансияләр булырга тиеш, дип искәртте белгеч.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Мирра Андреева прокомментировала разгромную победу над Еленой Рыбакиной






Реликвии героев Великой Отечественной войны из школьных музеев Москвы и Ржева покажут в музее на Поклонной горе

Матвиенко предложила выдавать семейную ипотеку по месту прописки

И снова сезон клещей: как оформить страховку от клещей для людей и домашних животных

Профессор Белый не одобрил ограничение приема в вузы абитуриентов из регионов