Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2025
1
2
3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Саратовта «Рамазан кәрзине» хәйрия акциясе башланып китте

0

Изге Рамазан ае көннәрендә Саратовта чираттагы тапкыр «Рамазан кәрзине» хәйрия акциясе башланып китте. Волонтерлар мохтаҗ кешеләрнең төрле категорияләре өчен азык-төлек продуктлары тутырылган 100 пакет әзерләде, алга таба тагын 100 пакет әзерләнәчәк. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

«Рамазан кәрзине» ел саен үткәрелә. Аның төп максаты — авыр тормыш хәлендә булган кешеләргә азык-төлек продуктлары белән ярдәм итү. Быел акцияне Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең зәкят буенча комиссиясе ярдәме белән «Родник» хатын-кызлар оешмасы һәм «Возрождение» иҗтимагый мәдәни-агарту оешмасы гамәлгә ашыра.

«Рамазан аенда мөселманнар мөмкин кадәр күбрәк игелекле гамәлләр кылырга тырыша, чөнки Аллаһ Тәгаләнең савабы никадәр зур икәнен белә. Мохтаҗ, ялгыз, күп балалы яки авыр тормыш хәлендә булган кешеләр чыннан да бик күп. Шуңа күрә беренче чиратта аларны ашатасы, сөендерәсе килә», — дип сөйләде «Родник» оешмасы җитәкчесе Хәдичә Бибарсова.

Волонтерлар әзерләгән һәр пакетка токмач, дөге, карабодай, хөрмә җимеше, томалап пешерелгән ит, көнбагыш мае, шикәр, куертылган сөт кебек продуктлар кергән. Якын арада әлеге җыелмаларны гаиләләргә тапшырачаклар.

Хәдичә Бибарсова билгеләп үткәнчә, мохтаҗ кешеләр оештыручылар ярдәм итә алган исемлектәге кешеләр саныннан күбрәк, һәм бу кешеләр шулай ук Рамазан аенда ярдәмгә өметләнә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Гауфф пробилась в четвертый раунд WTA-турнира в Индиан-Уэллсе






Пожар в здании Детского мира на Лубянке ликвидирован

Жителей Подмосковья предупредили о начале сезона клещей

Кондрашов Станислав Дмитриевич обсуждает перспективы развития приложения Doji

Прокурор попросил суд приговорить журналистку Кеворкову к шести годам колонии