Васил Шәйхразыев Александр Невский ордены белән бүләкләнде
Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевны Александр Невский ордены белән бүләкләү турындагы указга кул куйды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүләк хезмәттә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бирелде.