Невролог Тимур Хәйбуллин йокы килгәндә кофе һәм энергетиклар эчүнең зыянын әйтте
Йокыны качыру өчен, кофе һәм энергетиклар вакытлыча гына булыша, аннары, киресенчә, хәлне авырайтып җибәрә, һәм күзгә йокы тизрәк төшәчәк. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш неврологы Тимур Хәйбуллин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләде.
Аның сүзләренчә, бернинди дарулар һәм препаратлар да йокы процессын туктата алмый: кеше арый да, организм баш миенә сигнал биреп, күз кабаклары йомыла башлый. Бу халәттән котылуның бердәнбер юлы - әйбәт кенә йоклау, диде табиб.
«Хәтта көндез кеше бик алҗыган булса, контрольне югалтып, йоклап китәргә мөмкин. Транспорт йөртүче күзләре йомылганын абайламый да кала. Шуңа ерак сәфәргә чыкканда, бу эчемлекләр белән мавыгырга кирәкми. Аларны даими кулланырга ярамый, бигрәк тә даими рәвештә ерак рейсларга чыгучыларга. Эш һәм ял режимын көйләү кирәк», - дип ассызыклады Тимур Хәйбуллин.
Ул сәламәт кеше өчен уяу булу вакыты 11 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр булуын искәртте. «Кайбер вазгыятьләрдә кеше 24 сәгать, хәтта 36 сәгать тә йокламаска мөмкин, ләкин бу инде организм шуңа күнеккән очракта гына. Көн дәвамында баш миенең актив чагы да, бераз сүлпәнәеп киткән чагы да була, ләкин көндез мондый тирбәлешләр артык сизелми, ә төнлә кеше көндезге кебек игътибарлы була алмый», - дип кисәтте Тимур Хәйбуллин.
«Әгәр кичке 22.00 сәгатьтә йокларга ияләшкәнсез икән, бу вакытта рульгә утырырга ярамый. Гомумән, 12 сәгать йокламый торгансыз икән, рульгә утырмау хәерле. Әгәр руль артында йокы басканын сизсәгез, туктап ял итү мөһим. Юл хәрәкәте иминлеге таләпләрен үтәргә кирәк. Даруларның инструкциясендә, әгәр рульгә утырырга ярамый дип язылган икән, моны исәпкә алырга кирәк», - диде белгеч.