Лениногорскида «Гыйлем нуры» республикакүләм бәйгесендә җиңүче районнар билгеле
Лениногорск мөхтәсибәтендә ел саен мөслимәләр арасында уздырыла торган республикакүләм «Гыйлем нуры» интеллектуаль викторина үтте. Быелгы бәйге 12нче мәртәбә уздырылып, 16 районны колачлады. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.
Катнашучы командалар, команда составында дүрт мөслимә, Лениногорск мөхтәсибәтенә иртүк килеп җитте һәм бәйге иртәнге 8дә башланып та китте. Катнашучылар ел дәвамында мәчетләрдә дәресләрдә белем алучы, укытулар алып бара торган мөслимәләрдән тупланган.
Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин чараның мөхтәрәм кунаклары булды.
Хәзрәтләр Хәнәфи мәзһәбе һәм Әл-Матуриди гакыйдәсе традицияләрен ныгыту, мәчет каршындагы курсларда алган белемнәрне ныгыту, халык арасында дини белемнәрне таратуга кызыксыну уяту максатыннан үткәрелүче бу бәйге турында бары хуплау сүзләре генә җиткерде.
Җәлил хәзрәт мөслимәләргә мөрәҗәгать итеп: «Аллаһының рәхмәте булсын. Укыту, белемне җиткерү буенча бик зур эш башкарасыз. Ирләргә ияргән дин бусагага кадәр кайтыр, хатын-кызларга ияргән дин өйгә кермичә калмас. Бу бәйге гыйлемнең таралуына сәбәпче булса иде», - диде.
«Бәйгедә Кубокны кайсы команда ала, шул мөхтәсибәттә кала торган итеп ясарга кирәк . Мөхтәсибәттә истәлек булып калыр иде, абыстайлар да еллар узгач, шушы бәйгедә катнашуларын искә алырлар», - дигән фикерен җиткерде.
Ислам нигезләре буенча, Пәйгамбәрләребезнең тормыш юлы буенча, Коръәнне укыту һәм өйрәнү буенча белемнәрен Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Мөслим, Сарман, Нурлат, Яңа Чишмә, Арча, Балтач, Алабуга һәм башка районнардан килгән мөслимәләр күрсәтте. Командаларны мәчет каршындагы курсларда октябрьдән май аена кадәр укыган абыстайларны тәкъдим итте.
Бу интеллектуаль бәйге бик тирән дини һәм дөньяви белемнәрне сорый. Сорауларның катлаулылыгына карамастан, абыстайлар югары белем дәрәҗәсен күрсәтте. Ярымфиналда беренче урын алган Азнакай, Бөгелмә, Ютазы, Алабуга, Кукмара, Әлмәт командалары финалга үтте. Нәтиҗәдә, Алабуга командасы иң күп балл туплап, 12нче «Гыйлем нуры» бәйгесенең җиңүчесе, Кубок иясе булды.
Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде, ә барлык катнашучыларга яхшы бүләкләр, грамоталар һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.