Нәселегез тарихын беләсезме: «Татар нәселенең һәр буыны ил казанышына мөһим өлеш керткән»
Конференция барышында төрле татар нәселе вәкилләренең Россия Дәүләтенең хәрби кампанияләрендә дипломатлар, тәрҗемәчеләр, чиновниклар, сәүдәгәрләр хезмәтендә катнашу мәсьәләләре күтәрелде. Чарада Казан, Мәскәү, Бөгелмә, Уфа, Әстерхан һәм Казахстаннан вәкилләр катнашты.
XVIII гасыр ахырында Урал буе татарларының дворян нәселләре
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге институтның Идел буе һәм Урал буе тарихы бүлеге мөдире Радик Исхаков VIII гасыр ахырында Урал буе татарларының дворян династияләре доклады белән чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, Урал буендагы татар дворяннарының төп бурычы - дәүләт чиген күчмә халык һөҗүмнәреннән саклау булган.
Радик Исхаков билгеләп үткәнчә, Идел-Урал һәм Урал буе мөселманнары арасыннан эре феодаль сыйныфны бетерүгә юнәлдерелгән канун чикләүләренә карамастан, шактый җир биләмәләре булган. Аларны эшкәртү өчен бәйле крестьяннардан файдаланган татар алпавытлары катламы сакланып калган.
«Мәшһүр татар нәселләре арасында Тәфкилев морзалары, Яушев кенәзләре, Чанышев морзалары булган. Моңа 1790 елда узган 5 нче ревизия мәгълүматлары мөһим чыганак булып тора. 1795 елда Уфа наместниклыгында татар дворяннарының 944 мөселманнардан булган 26 утары исәпләнгән. Соңыннан аларның саны арта барган», - диде Радик Исхаков.
Польша-Литва татарларының Лебедзь нәселе һәм аларның Ватанга хезмәте
Россия генеалогия федерациясе президенты Станислав Думин Польша-Литва татарлары турында чыгыш ясады. Ул Лебедзь нәселенең ерак бабалары булуын билгеләп үтте. Станислав Думин гаиләсе генетик программада катнашкан, аның нәтиҗәсе буенча ата-бабаларының бер өлеше Себердә яшәгәнлеге ачыкланган.
«Польша-Литва татарларының теләсә кайсы гаиләсендә атаклы хәрби хезмәткәрләр булган. Лебедзь нәселе иң атаклы дворяннар булмаса да, аларның тарихы гаять кызыклы. Әлеге нәсел шәҗәрәсенә Гайшә Лебедзь 1508 елда нигез салган. Вакыт узу белән аларның фамилиясе, Польша-Литва җирлегенә яраклашып, үзгәртелгән», - диде ул.
Станислав Думин 1797 елда нәселнең 13 вәкиле Польша-Литва татарлары полкында хезмәт иткәнен, аларның генерал-фельдмаршал Александр Суворовның Швейцариягә сәфәрләрендә катнашканын әйтте. «Лебедзь Ватан сугышында һәм рус армиясенең чит ил походларында да була. Нәселнең бер вәкиле Изге Георгий орденын алуга ирешкән. 1830-1831 еллардагы Польша күтәрелешен бастыруда катнашканнар. Әлеге нәсел вәкилләре арасында генераллар да булган. Соңыннан нәселнең кайбер әгъзалары гражданлык хезмәтенә киткән», - диде галим.
«Степан Лебедзь Польша-Литва татарларыннан беренче летчик була, Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. Аэропортны юк иткәне өчен вафатыннан соң Изге Георгий ордены белән бүләкләнә. Яков Лебедзь Севастополь оборонасы өчен Ленин ордены белән бүләкләнгән, почта хезмәтендә эшләгән, Кара диңгез флотының элемтәсен тәэмин иткән», - дип сөйләде Станислав Думин.
Хезмәт һәм мирас: Россия тарихында Тәфкилевлар нәселе
Тәфкилевлар нәселе турында КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының тарих һәм җәмгыять белеме кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты Айрат Төхвәтуллин чыгыш ясады. Ул Тәфкилевлар нәселенең татар аксөякләренә каравын һәм XVI йөздә Касыйм ханлыгы хакиме Ураз-Мөхәммәт ханнан башлануын әйтте.
«Аның нәсел варислары рус патшаларына хезмәт иткән, морза статусын саклап калганнар, Касыйм, Владимир һәм башка өязләрдә җирләр алганнар. Тәфкилевлар нәселе вәкилләре белемле кешеләр булган, аларның күбесе берничә тел белгән, бу исә Урта Азия халыклары белән мөнәсәбәтләрне үстерергә ярдәм иткән. Тәфкилевлар Оренбург, Башкортстан һәм Казахстан үсеше тарихы белән тыгыз бәйле», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Котлымөхәммәт Тәфкилевның исеме (русча исеме - Алексей Тевкелев) җырга кереп китүен билгеләп үтте. «Тәфтиләү» җырын барыгыз да беләдер. Ул 1674 елда туып, 1766 елда вафат була. Петр I белән берничә сәфәргә дә бара. Екатерина II белән дә аралашкан. Төп эшчәнлегенә килгәндә, ул - дипломат, тәрҗемәче. Бик күп телләрне, шул исәптән, төрки, фарсы, европа халыклары телләрен белгән», - диде Айрат Төхвәтуллин.
«Шуңа күрә Котлымөхәммәт Тәфкилевны төрле миссия белән Кавказга казах ханнары янына җибәргәннәр. Аның ярдәме, тырышлыгы белән казахларның Кече Җүз өлкәсе (бүгенге көндә Казахстанның көнбатыш җире, Уральск, Актүбә һ.б. шәһәрләре) 1730 елда Россия Империясенә керә. Ул экспедицияләр оештырган, шунда үзе дә катнашкан. Чиләбе, Орск, Кызылъяр һ.б - барлыгы 20 шәһәр һәм ныгытма төзүчеләрнең берсе була. Чиләбе шәһәренә нигез сала. Башкорт фетнәсен бастыруда да катнаша», - диде галим.
Айрат Төхвәтуллин Котлымөхәммәт Тәфкилевнең улы Барҗы-Алексеевск заводы хуҗасы Йосыф Тәфкилев (русча исеме Осип Тевкелев) турында да сөйләде.
«Ул әтисенең эшен дәвам итә, ләкин Пугачев фетнәсе вакытында вафат була. Шулай ук, алар нәселеннән Оренбург Мөселман Диния нәзарәтенең дүртенче мөфтие - Сәлимгәрәй Тәфкилевны әйтеп үтәр идем. Аның дини белеме булмый, ләкин үз тырышлыгы белән шул вазифага билгеләнә. Мәдрәсә-мәктәпләргә рус телен кертергә тырышкан. «Рус телен белмичә сез ничек яшәргә җыенасыз», - дигән фикердә булган. Шиһабетдин Мәрҗани аңа карата кискен фикердә булса да, элемтәдә торганнар», - диде тарихчы.
Галим әлеге нәселнең башка күренекле вәкилләрен дә атады.
«Котлымөхәммәт Тәфкилев - мөселман җәмәгать эшлеклесе, полковник, Россия империясе Дәүләт Думасының дүрт чакырылыш депутаты. 1917 елдан соң аның язмышы әлегә кадәр билгеле түгел, бу алга таба эзләнү темасы булып тора. Башкортстаннан килгән туган якны өйрәнүчеләр әйтүенчә, аның турында мәгълүматлар бар. Аларны күрергә, нигезләштерергә кызык булыр иде», - диде тарихчы.
Конференциядә шулай ук тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Әминовның «Россия империясе хезмәтендә Тукаевлар - казак, мулла, чиновниклар һәм депутатлар нәселе» һәм Башкортстанның Татар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте башкарма комитеты рәисе Руслан Мәсәгутовның «Башкорт-мишәр гаскәрләре хезмәт иткән татар морзалары Киреевлар» чыгышлары яңгырады.