Чирмешәннең Яңа Элмәле авылында кабат «Афанасьев укулары» республика конференциясе узды
Чирмешән районы Яңа Элмәле авылында танылган якташлары, шагыйрь, тәрҗемәче, драматург, журналист Порфирий Афанасьевка багышланган «Афанасьев укулары» быел да узды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Гөлсирә Шәрифуллина яза.
Элек әлеге чара мәктәп, район күләмендә оештырылса, соңгы елларда аны колачлырак итеп уздырдылар, республика конференциясендә күрше районнардан да катнашучылар шактый булды. Казаннан Чуваш төбәк берләшмәсеннән Константин Малышев, «Сувар» газетасының баш мөхәррире Ирина Трифонова килгән иде.
Чараны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары һәм җюри рәисе Ләйләгөл Мохсинова ачты һәм катнашучыларга уңышлар теләде. «Без чуваш халык язучысы Порфирий Афанасьев туган төбәктә яшәвебез белән горурланабыз. Бүген биредә бәйрәм – шигьрият, әдәби сүз, туган тел бәйрәме. Барлык катнашучыларга уңышлар телим», - диде ул.
Бәйге барышында жюри әгъзалары районның ун мәктәбе һәм Әлмәт, Алексеевск, Нурлат, Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай, Әлки районнары укучыларының чыгышын карады, 123 укучы 88 номер күрсәтте.
«Безнең тел бик борынгы. Туган тел - ул безнең иң зур байлыгыбыз. Бу чара чуваш телен саклауга, үстерүгә тагын бер адым булып тора. Ана телегезне онытмагыз, аның белән горурланыгыз», - диде «Сувар» газетасының баш мөхәррире Ирина Трифонова.
Сәхнәгә бер-бер артлы Әккәрәй, Ивашкино, Күтәмә, Чирмешән лицее, Сосновка, Ульяновка, Лагерка, Иске Элмәле, Яңа Элмәле мәктәпләре укучылары һәм күрше районнардан килгән кунаклар чыкты. Гомумән, Порфирий Афанасьевның туган якка мәхәббәт хисләре белән сугарылган, әти-әнисенә, балаларына багышлап чуваш телендә язылган шигырьләре яңгырады. Якташыбызның әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән чыгышларны да бик җылы кабул иттеләр тамашачылар.
Яңа Элмәледә оештырылган конференциядә 123 катнашучы арасыннан иң-иңнәрне сайлап алу жюрига да бик җиңел булмады. Бик оста чыгыш ясаган унар укучыга I, II һәм III дәрәҗә Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар. Бер катнашучы да буш кул белән китмәде, чыгыш ясаган укучыларның барысына да сертификатлар бирделәр. Конкурсантлар арасында, дүртәү генә булсалар да, өлкәннәр дә катнашуы шулай ук куанычлы.
Порфирий Афанасьев - Чувашия республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, халык шагыйре, М.Сеспель исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, дөнья халыкларының халыкара академиясе академигы, дистәләгән китап авторы. Якташыбыз тәрҗемә, чуваш халкы арасында дөнья әдәбияты әсәрләрен пропагандалау юнәлешендә дә күп эшли. Шагыйрьнең үз әсәрләре дә итальянча, инглизчә, французча, болгарча һәм башка телләрдә яңгырый.