Түбән Камада «Җиңү вальсы»н башкардылар
Түбән Каманың күппрофильле көллияте студентлары 9 Май алдыннан инде күркәм гадәткә әверелгән биюне - «Җиңү вальсы»н башкарды.
Бу юлы флешмоб шәһәрдәге сәүдә үзәкләренең берсендә узды.
Фото: © Надежда Баһаветдинова тәкъдим итте
«Бу - искиткеч, ул безне бабайларыбыз, әбиләребез кичергән шатлыклы көннәр, мизгелләргә кире кайтара. Бу - безнең хәтеребез, бүгенгебез һәм киләчәгебез. Моны онытырга ярамый», - дип уртаклашты тамашачылар хис-кичерешләре белән.
Яшьләр бик дулкынланды, чөнки алар моңа бик озак әзерләнгән. Алар өчен бу – гадәти чыгыш кына түгел. Җиңү вальсы - хөрмәт, рәхмәт һәм буыннарның дәвамчанлыгы символы.
«Бүген яу кырында көрәшкән, тылда эшләгән, Җиңү өчен гомерен биргән кешеләргә рәхмәт әйтәсебез килә. Бу бию – безнең рәхмәтебез», - ди акциядә катнашучылар.
Фото: © Надежда Баһаветдинова тәкъдим итте
Флешмоб шул тирәдән үтеп баручыларны да битараф калдырмады – тамашачылар да егетләр һәм кызларга кушылып вальс әйләнә башлады. Ә соңыннан акциядә катнашучылар теләгән һәркемгә мастер-класс үткәрде.
Түбән Камада «Җиңү вальсы» беренче тапкыр 2022 елда узды. Шул вакыттан бирле бу - май бәйрәмнәре, гомуми хәтер һәм халык рәхмәтенең аерылгысыз өлеше.
Фото: © Надежда Баһаветдинова тәкъдим итте
Искәртеп үтәбез, быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге казанышларында аларның һәркайсының зур өлеше булуын билгеләп үтте.
Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде.