Татарстанда сәнәгать тармагы белгечлекләренә ихтыяҗ аеруча зур
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатлары нигезендә эшче һөнәрләре, хезмәткәр вазифалары буенча һөнәри белем бирүнең язгы этабы гамәлгә ашырыла. Быелгы язда республикада 3,3 меңнән артык кеше өстәмә белгечлек алачак. Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәгендә шулай дип белдерделәр.
Студент отрядларында катнашучылар Татарстанның 17 районындагы 36 югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениесендә укый. Яртысыннан артыгы республика башкаласында эшче һөнәрләрен үзләштерә. 54,9 проценты Казан мәгариф оешмаларына туры килә. Түбән Кама (7 процент), Чаллы (6,7 процент), Чистай (4,8 процент) һәм Әлмәт (4,5 процент) тә лидерлар бишлегенә керә.
Белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен гомуми белем бирү учреждениеләренә конкурс нигезендә субсидия бүленә. Студентлар бушлай укый, төп шарт – һөнәр үзләштерү һәм җәйге сезонда Россия Студент отрядлары составында эшләү.
Бүгенге көндә сәнәгать тармагы белгечлекләренә ихтыяҗ аеруча зур – 2146 кешене (гомуми санның 63,3 проценты) 46 һөнәргә өйрәтәләр. Студентларда электромонтер, төрле төрдәге слесарьлар, эретеп ябыштыручы һөнәрләре дә зур кызыксыну уята. Сәнәгатьтән тыш, яшьләр арасында вожатый, тракторчы, бармен, пешекче, арматурчы, пилотсыз очу аппаратлары операторы, нефть чыгару буенча оператор кебек һөнәрләр дә популяр. Сервис һәм кунакчыллык өлкәсе быел студентларның - 18,3 процентын, балалар ялын оештыру – 8,1 процентын, төзелеш – 5,2 процентын, авыл хуҗалыгы 5,1 процентын җәлеп итте.