Данил Салихов Туфан Миңнуллинның Дәүләт Советындагы соңгы чыгышын искә алды
Муса Җәлил музей-фатирында язучының 90 еллыгына багышланган кичәдә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Данил Салихов драматург, җәмәгать эшлеклесе, депутат Туфан Миңнуллин турында хатирәләрен сөйләде.
«Ул сеңдереп әйтә торган кеше иде. Анардан: «Туфан абый, нигә кирәк инде ул татар теле? Институтка кереп булмый, Татарстаннан бер-ике адым атладың да, ул тел кирәкми инде», – дип сорыйлар икән. Ул: «Менә сиңа «дурак» дип әйтер өчен кирәк ул», – дип әйтә. Ул шулкадәр төгәл итеп әйтә иде, аннан соң сөйләрлек сүз калмый, үзеңнең дурак икәнлегеңне аңлыйсың», – диде ул.
Данил Салихов Туфан Миңнуллинның Дәүләт Советындагы соңгы чыгышында әйткән сүзләре һәм аның шул көнге халәте турындагы хатирәләре белән дә уртаклашты.
«Туфан абый депутат буларак иң соңгы чыгышында (ул 2012 елның 26 апрелендә була – иск. «Татар-информ») мондый сүзләрне әйтә: «Стадионнарны тутырып, без футбол, хоккей уеннары үткәрәбез, анда миллионлаган акчаларны бирәбез. Аннан чыгып, урам буенча сугышып йөреп, без нәрсә алдык соң? Нишләп шундый игътибар әдәбиятка, театрга юк?» Шуннан ул күтәренке күңел белән, бик дулкынланып кайтып керә, ул вакытта «Сәхнә» журналының баш мөхәррире иде. Журналның бухгалтеры – минем хәләл җефетем. Ул: «Туфан абый ул көнне балкыды», – диде», – дип искә алды ул.
Үзенең чыгышында драматург Туфан Миңнуллинның китеп баруы көтелмәгән булуын да әйтте. «Минем хатынга: «Сеңлем, телефоныгызны ерак тотмагыз, мин Кече Битаман авылына (ул безнең ихатада йорт салды) ятаклар, өстәлләр кайтарам. Нагорный поселыгында чәчәкләр генә утыртам да аннары авылга кайтам, сез өйдә булырсыз», –ди. Беренче май көнне без аны көттек, ә Туфан абый кайтмады. 2се көнне инде аның безнең арадан китеп баруын хәбәр иттеләр. Аның белән аерылышу шулай булды», – диде ул.
-
Чарадан тулы репортажны «Интертат» сайтында укырга була: «Туфан Миңнуллин «Нигә кирәк ул татар теле?» дигән сорауга ничек җавап биргән?»