Юрист гөмбә җыйган өчен дүрт елга төрмә җәзасы турында кисәтте
Кайбер очракларда гөмбә җыю өчен җинаять җаваплылыгы яный. Бу хакта юрист Алла Георгиева сөйләде, дип хәбәр итә «Прайм» агентлыгы.
Белгеч сүзләренчә, РФ Җинаять кодексының 260.1 маддәсе буенча аеруча кыйммәтле категориягә кертелгән гөмбәне җыйган өчен җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр.
Ил Хөкүмәтенең 2013 елның 31 октябрендәге 978нче карары нигезендә иң кыйммәтлеләр рәтенә рядовка мацутакэ (Tricholoma matsutake) гөмбәсе кертелгән.
Россиядә бу япон, кытай һәм корея кухняларында нарат исе һәм затлы тәме өчен бәяләнә торган гөмбә Кавказда, Көнчыгыш Себердә һәм Ерак Көнчыгышта, шул исәптән Сахалинда үсә. Ул шактый сирәк очрый һәм бик кыйммәт.
«Андый гөмбәне җыйган өчен 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, ике елга кадәр төзәтү эшләре, 1 млн сумга кадәр штраф рәвешендәге өстәмә җәза белән дүрт елга кадәр мәҗбүри эшләр яки 1 млн сумга кадәр штраф белән дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итү билгеләнергә мөмкин», - дип аңлатты эксперт.
РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 8.35 маддәсе буенча Россиянең Кызыл китабына кертелгән яки РФ халыкара килешүләре белән саклана торган гөмбәне җыйган өчен административ җаваплылыкка җәлеп итәргә мөмкиннәр.
Аерым алганда, кызыл китапка решеточник красный, ежовик альпийский, грифола курчавая, мухомор шишкообразный, мокруха войлочная, шишкогриб хлопьеножковый һәм кайбер башка гөмбәләр кертелгән.
Бу гөмбәләрне җыю 2,5 меңнән 5 мең сумга кадәр штрафка, шулай ук җыелган уңышны һәм коралны конфискацияләүгә китерергә мөмкин, дип ачыклык кертте Георгиева.
Штраф түләмәс өчен урманга барыр алдыннан юрист сирәк очрый торган гөмбәләр исемлеге белән танышырга һәм аларның тышкы кыяфәтен өйрәнергә киңәш итте.