Татар җәмәгатьчелеге Калининградта шагыйрь Фатих Кәрим каберенә чәчәкләр салган
Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева ярдәме белән Калининград өлкәсе Багратионовск районы Садовое авылы янәшәсендә патриот-шагыйрь, кече лейтенант Фатих Кәрим һәлак булган урынга чәчәкләр салды.
Шулай ук Татарстанның Биектау районы Галимҗан Баруди исемендәге 4 нче гимназия директоры Фәридә Җамалиева да барган.
«Безне Калининград өлкәсе татар-башкорт оешмасы җитәкчесе Әмир Хәйруллин, хезмәт ветераны Оркыя Мәүлетова озатып йөрде. Хаҗия Оркыя Мирза кызы Фатих Кәрим һәлак булган урында Коръән сүрәләрен яңгыратты. Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина шагыйрьнең «Ватаным өчен» дигән шигырен сөйләде», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның әйтүенчә, 1945 елның 19 февралендә Фатих Кәрим үзенең көрәштәшләре белән бергә илбасарларга каршы көрәшкән вакытта һәлак була. Фронтташлары аның каберенә «биредә татар шагыйре Фатих Кәрим җирләнде» дип язу калдыра. «Бүгенге көндә бу урынга таш куелган. Соңыннан Фатих Кәрим кабере, аның көрәштәшләре белән бергә Багратионовск шәһәренә күчерелә», - диде Флюра Абдуллина.
«Биредә Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнарга мемориаль комплекс эшләнгән. Шунысы хак, Калининград өлкәсе юлларында имән агачлары утыртылган. Аларны заманында немецлар үзләренең танклары күренмәсен өчен, махсус утырткан, һәр агач номерлы булган», - диде Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.
Владимирово бистәсендә урнашкан авыл китапханәсенә дә тукталганнар. «Биредә Калининград өлкәсен өйрәнү музее урнашкан. Кече лейтенант Фатих Кәримгә багышланган почмак булдырылган. Картада хәрби-патриотик хәтер маршруты да эшләнгән. Багратионовск шәһәре китапханәсендә дә шагыйрьнең исемен мәңгеләштерүдә күп эшләр башкарыла дисәк бер дә ялгыш булмас», - диде ул.
Флюра Абдуллина Фатих Кәримнең иҗаты буенча чаралар еш узуын әйтте. «Багратионовск шәһәрендә Фатих Кәрим урамы да бар. Патриот-шагыйрь исемен мәңгеләштерүдә башлап йөрүчеләрнең берсе Багратионовск шәһәренең мактаулы гражданины, 90 яшен тутырган Гыйльфан ага Бәхтияров белән дә күрешеп сөйләштек. Ул өендә Фатих Кәрим почмагын эшләгән», - диде.
Рәсми саннарга килгәндә, бүгенге көндә Калининград өлкәсендә 3,5 мең татар халкы яши дигән мәгълүмат бар. «Калининград шәһәренең Хезмәттәшлек йортында татарлар белән очрашу булды. Чәй өстәле артында күңел хатирәләре яңартылды. Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримованың Калининград өлкәсенә килгән сәфәрләрен искә төшерделәр. Чаралар истәлеге булып калган фотосурәтләр, видеоязмалар күрсәтелде», - диде үзәк җитәкчесе.
Киләчәккә планнар турында да фикер алышканнар. «Татар халык җырларын башкардык. Барыбыз бергә Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын җырладык. Калининград өлкәсендә патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең исемен, иҗатын үз итәләр, яраталар икәнлеген сизеп, күреп, тоеп кайттык. Батырның исемен мәңгеләштерүчеләргә чиксез рәхмәтебезне җиткердек», - диде Флюра Абдуллина.