Татарстанда хәләл косметикага ихтыяҗ арта
Россиядә һәм аерым алганда, Татарстанда хәләл стандартларына туры килә торган косметикага ихтыяҗ арта. Бу хакта РБК-Татарстан хәбәр итә.
Ozon матбугат хезмәтендә басмага сөйләүләренчә, хәләл косметикага өстенлек бирүче клиентлар саны бер ел эчендә 26 процентка арткан – аны 362 меңнән артык кеше сатып алган. Мондый продукция сату күләме буенча республика илдә сигезенче урынны алган. Аны Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Ростов өлкәсе, Краснодар крае, Свердловск һәм Ленинград өлкәләре узып киткән.
2025 елның беренче кварталында бөтен косметиканы сату әйләнешендә хәләл товарлар өлеше Татарстанда 0,61 процентка җиткән, шуның аркасында республика Россиядә бу күрсәткеч буенча икенче урынны алган. Беренчедә Свердловск өлкәсе, аның өлеше 0,69 процент. Өченче-бишенче урыннарны Башкортстан (0,6 процент), Мәскәү һәм Санкт-Петербург (икесендә дә 0,48 процент) биләгән, диделәр маркетплейсның матбугат хезмәтендә.
Татарстанда Anubis Barcelona, Skintellectual Solutions һәм SkinBody брендларының рәсми дистрибьютеры Мила Рәхимова сүзләренчә, шәригать кануннарына туры килә торган косметикага ихтыяҗ күп еллар буена үсә, һәм бу мөселманнар халыкның күп өлешен алып торган төбәкләрдә генә түгел.
«Соңгы биш елда ихтыяҗ арта. Кайвакытта безнең төбәктәге косметологларга косметиканың «хәләл» сертификаты булу принципиаль мәсьәлә. Соңгы елларда ислам кануннарын үтәүче, ураза тотучы, ифтарлар уздыручы хатын-кызлар арта, бу да хәләл продукциягә, шул исәптән косметологиягә ихтыяҗ артуга булышадыр дип уйлыйм», – дигән белгеч.
Шуның белән беррәттән, ул хәләл косметикага ихтыяҗ арту дәвам итә дигән ышаныч белдерде. Чөнки аны мөселманнар гына алмый. «Хәләл сертификаты продукциянең сыйфатлы, тикшерелгән, куркынычсыз булуын аңлата. Хәләл косметика куркынычсыз составлар һәм этик производство турында кайгыртучы һәркемгә туры килә. Ә бу хәзер ким дигәндә трендта», – дип аңлатты Рәхимова.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты мәгълүматлары буенча, республикада хәләл сертификат бары тик алты компаниядә генә бар. 2022 елдан ул Reseda Odor, 2023 елдан «Мейтан» һәм «Мастерская Олеси Мустаевой», 2024 елдан Dr. Sadykova һәм Newel, ә 2025 елдан Lazurin компанияләренә бирелгән.
Хәләл стандартларына туры килүне чит ил фирмалары да терки. Испаниянең Anubis Barcelona һәм Италиянең Skintellectual Solutions брендлары сертификация узган, диде Мила Рәхимова.
Mordor Intelligence компаниясе тикшеренүләре мәгълүматлары буенча, 2024 елда хәләл косметика продукциясе базарының дөньядагы күләме 91,5 млрд доллар булган. Алдагы бишьеллыкта уртача еллык үсеш темпы 7,48 процент булыр һәм 2029 елга бу күрсәткеч 131,2 миллиардка җитәр дип фаразлана.
Ozon матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, маркетплейста хәләл косметика сатучылар бер елда 1,5 тапкырга арткан һәм якынча 3 меңгә җиткән. 2025 елның гыйнвар-март айларында аларның әйләнеше 2024 елның шушы вакыты белән чагыштырганда 19 процентка арткан.