Татарстанда агросәнәгатькә ярдәм итү өчен 15 млрд сум биреләчәк
2025 елда Татарстанның агросәнәгать комплексына ярдәм итү өчен 15,1 млрд сум бүлеп биреләчәк – бу узган елгыдан 1,4 млрд сумга күбрәк. Бу хакта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов сөйләде дип хәбәр итә РБК-Татарстан.
Федераль бюджет ярдәмендә 27 чара тормышка ашырылачак. Алар 6 млрд сумка төшә, аның 3,7 млрд сумы Россия бюджетыннан, 2,3 млрд сумы Татарстан бюджетыннан бүлеп бирелә. Республика бюджетыннан гына да 49 чара финансланачак, алар 9,1 млрд сумга төшә.
«Агросәнәгать комплексы өчен бүлеп бирелгән акчалар күләме буенча, республика һичшиксез илдә алдынгылар арасына керә, дип уйлыйм», – ди Марсель Мәхмүтов.
Аерым алганда, федераль бюджеттан Татарстанга «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проектының «Агросәнәгать комплексында кадрлар» яңа федераль проекты кысаларында 2025 елга Федерация субъектлары арасында иң зур сумма – 804 млн сум бүлеп бирелгән. 2027 елга кадәр финанслауның гомуми күләме 3,4 млрд сумны тәшкил итә.
Басма әңгәмәдәше сүзләренчә, Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре арасында барлык ярдәм чараларына да ихтыяҗ бар. Иң популярлар арасында – минераль ашламалар, техника һәм җиһазлар сатып алу, нәселле терлекчелеккә булышу, сөт җитештерү, бөртекле культуралар сату өчен субсидияләр. Субсидия һәм грантларны зур оешмалар да, фермерлар да, шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар да авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүчеләр алырга мөмкин.
Ташламалы кредит турында сөйләгәндә, министр урынбасары аны алу авырлашты диде. «Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ташламалы кредитның агымдагы ставкалары 8,3 проценттан 12,5 процентка кадәр. Бу программаны эшләтеп җибәргәндә булган иң югары 5 процент белән чагыштырырлык та түгел. Ставкалар үсүдән тыш, кредит алучы бер кешегә хуплана торган сумма 1,2 млрд сумнан 600 миллионга төште. Вазгыять үзгәрер һәм төп ставка озакламый төшәр дип өметләнәбез», – дип аңлаткан ул.
Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры урынбасары Валерия Кузнецова сөйләгәнчә, 2025 ел башыннан бүгенгә кадәр банк республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 7,4 млрд сумлык кредит биргән. Аларның 6,7 млрд сумы тармак вәкилләренә дәүләт ярдәме чаралары кысаларында ташламалы финанслауга туры килә (шул исәптән сезонлы язгы кыр эшләренә – 6 млрд).
Агросәнәгать комплексына ярдәм итү «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты максатларына туры килә.