Рәсим Баксиков «Батырлар» программасында катнашучылар белән аралашты
Бүген РАНХиГСның Казан филиалында «Батырлар. Татарстан геройлары» программасы катнашучылары өчен ахыргы сайлап алу этабы узды. Әңгәмә форматында үткәрелгән этапта Россия Герое, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков та катнашты.
Башта катнашучылар теркәлү пунктына килде, анда аларга истәлекле бүләк – программа логотибы төшерелгән папка тапшырдылар. Әгәр белгеч бу вакытта башка кунаклар белән аралашса, көтеп тору уңайлы ял зонасында узды, монда чәй яки көче эчү, капкалап алу мөмкинлеге булдырылган.
Аннары катнашучыларны чиратлап интервьюга чакырдылар, анда аларга теләгән эш урынын һәм эшчәнлек өлкәсен сайлаудан алып, җитәкче исеменнән уйлап чыгарылган ситуацияләрне хәл итүгә кадәр сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Белгечләр катнашучыларның максатларын, аларның ни өчен идарәче булырга теләүләрен ачыклады. Кандидатларга берничә сорауны Рәсим Баксиков та бирде.
«Март ахырында гариза бирү кампаниясе төгәлләнде, барлыгы 1,5 мең кеше гариза бирде. Аларның яртысы – хәрби бүләкләр алган, 40 яшькә кадәрге кешеләр. Без дүртенче этапка – әңгәмәгә килеп җиттек, шуннан соң һәм тест узгач төркем тупланачак һәм аларны программа буенча белем алуга кабул итәчәкләр. Уку 250 сәгать дәвам итә, башлыча бу практикага юнәлдерелгән дәресләр, җитәкчеләр белән очрашу һәм персонал белән эшләү. Махсус операциядә катнашучылары Сибур, Алабуга, КАМАЗ һзм Иннополиста булачак», – дип сөйләгән иде баштарак КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры, ветераннар һәм махсус операция катнашучылары өчен «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасын гамәлгә ашыруның база мәйданчыгы җитәкчесе Игорь Привалов.
Ул кандидатлар теориядә дәүләтчелек нигезләрен өйрәнәчәк, диде. Игорь Привалов сүзләренчә, гомуми күләмнән 120 кеше тест узуга чыккан, ә әңгәмәдән соң укуга 60ка якын катнашучы эләгәчәк.