Удмуртиядә «Татар кызчыгы һәм татар малае» бәйгесе алтынчы тапкыр узды
Удмуртиядә чыгучы «Яңарыш» газетасында Рилия Закированың «Озын гомерле бул, «Татар кызчыгы һәм татар малае» дигән язмасы чыкты.
«25 апрельдә Халыклар дуслыгы йортында республикакүләм «Татар кызчыгы һәм татар малае» конкурсы алтынчы тапкыр узды. Бу матур бәйрәмне Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министрлыгының матди ярдәме белән Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм аның канаты астында эшләүче «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы оештыра.
Конкурс балалар, әти-әниләр күңелендә туган телебезгә, гореф-гадәтләребезгә, мәдәниятебезгә мәхәббәт уятуда мөһим роль уйный. Чөнки ел саен бәйрәмнән балалар да, әти-әниләр дә сөенеп китәләр. Быел да бәйрәмне оештыручылар конкурста катнашкан дүрт кызның һәм дүрт малайның иңнәренә канат куйдылар.
Елдагыча бәйрәм конкурста катнашучы балалар белән таныштырудан башланып китте. Балаларның һәрберсенә иң матур теләкләр әйтелде, һәрберсенең күркәм сыйфатлары саналды. Ә җылы сүзләр катнашучыларга көч, дәрт өстәде. Беренче биремдә балалар сәләтләрен күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр. Быел балаларның татар телендә дөрес, ачык итеп сөйләшүләре күзгә ташланды. Гаиләләре, дүрт буынга кадәр нәсел шәҗәрәләре белән дә бик эчтәлекле итеп таныштырдылар. Соңыннан Муса Җәлилнең «Карак песи» әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Һәрберсе рольләрен җиренә җиткереп уйнады.
Конкурстан әниләр дә читтә калмый. Быел аларга беренче тапкыр «Бишек» җырларын башкарырга туры килде. «Мич ашларын тәкъдим итү биремен бишек җырларын җырлау белән алыштырдык. Әниләрнең күбесе: «Мин җырлый белмим», – дип каршы килеп карадылар. Әниләр җырлый беләме, юкмы, алар балаларына бишек җырын көйләп йоклатырга тиешләр. Бирем җиңелләрдән булмаса да, әниләр барысы да аны «5»ле билгесенә үтәделәр», – диде «Ак калфак» оешмасы рәисе Бриллиант Абдрахманова.
Әйе, булдырдылар әниләр. Кайберләре җырны гади генә итеп җырладылар, ә кайберләре сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бишек җырларын көйләгән әниләр бигрәк матур була икән. Аларның җыр аша балаларына бәхет, тәүфыйк теләүләре, сабыйларына «күз нурым», дип, ягымлы итеп эндәшүләре колакны иркәләде. Можгадан килгән Гүзәлия Вафина «Бишек» җырын бигрәк күңелгә үтәрлек итеп башкарды.
Балаларның, әниләрнең биремнәрне уңышлы үтүләрен Халыклар дуслыгы йорты директоры Юлия Шахтина да бәяләп китте. «Мин бүген сезнең белән бу чарада булуыма бик сөенәм. Балалар бәйрәме – ул үзе бер шатлык. Күренеп тора, балалар бик тырышып әзерләнгәннәр. Барысы да матур татар костюмнарында. Моның өчен иң элек оештыручыларга, әти-әниләргә, тәрбиячеләргә зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Милли эшне аны бары күңел кушканда гына җиренә җиткереп башкарып була. Сез моны шулай эшлисез дә. Сез татар телен саклаганга, Удмуртиядә татар телендә шигырьләр, җырлар яңгырый», – диде ул.
Бәйрәмнең иң дулкынландырган мизгелләре дә килеп җитте. Быел «Татар кызчыгы-2025» исеменә – Камилла Газизова (Ижау шәһәренең 107нче балалар бакчасы) һәм «Татар малае-2025» исеменә Азат Вафин (Можга шәһәре, 13нче балалар бакчасы) лаек булды. Калган катнашучылар «Иң сөйкемле», «Иң сәләтле», «Туган телне яхшы белүче» номинацияләрендә җиңделәр.
Мин җиңгән сабыйларның әниләренең конкурстан алган уй-хисләрен белергә ашыктым. «Бу чарага без ике айдан артык әзерләндек. Кызым белән җырлар, биюләр өйрәндек. Телевизордан балалар өчен оештырылган конкурсларны карадык. Тырышып әзерләнүебез юкка чыкмады. Без моңа бик шат. Без гаиләдә балалар белән татарча сөйләшәбез, гореф-гадәтләрне өйрәтәбез. Җәй көне авылга алып кайтабыз. Әби-бабайлар белән татарча сөйләшәләр. 107нче балалар бакчасына йөрүебез белән дә бик бәхетле, чөнки бакчада татар телен өйрәнәләр, милли чараларда катнашалар. Мин тәрбиячеләргә бик зур рәхмәтле. Барлык балалар да бик тырыштылар, ә шулай да кызымның чыгышын дулкынланып күзәттем», – диде Камилланың әнисе Таңсылу.
«Без Можга шәһәренең 13нче балалар бакчасына йөрибез. Безнең тәрбиячебез Раушания Шакирова татар теле түгәрәген алып бара. Ул «Татар кызчыгы һәм малае» конкурсына катнашырга тәкъдим итте. Улыбызның да бик нык катнашасы килде. Раушания Фәйзрахман кызы конкурска әзерләргә дә булышты: бергәләп презентация ясадык, баланың иҗади номерын әзерләдек. Улыбыз Азат татарча яхшы аңлый, чөнки өйдә татарча сөйләшәбез. Татар телен теләп өйрәнә. Мәчеткә йөрибез. Моннан тыш шигырь уку конкурсларында катнаша. Шушы көннәрдә узган «Туган телем – иркә гөлем» фестивалендә дә шигырь укып, беренче урынга лаек булды», – диде Азатның әнисе Гүзәлия Вафина.
Залда утыручы Руфат Әхмитовның да фикере белән кызыксынмый булдыра алмадым. Руфат – Ижау шәһәрендәге 55нче мәктәпнең татар сыйныфын тәмамлаган егет. Ул татар теле буенча олимпиадаларда һәрвакыт мактаулы урыннарны яулады, милли чараларның үзәгендә кайнады. Ә бүген улы Раян өчен җан атарга килгән.
«Бәйрәмгә әзерләнү җиңел генә булмады. Әмма бу чарада катнашкач, баланың күңеле булды. Оештыручыларга рәхмәт. Конкурста сынауларның берсе нәсел агачы белән таныштыру иде. Раян моңа кадәр карт бабаларының исемнәрен, кайда эшләгәннәрен белми иде. Без аны улыбыз белән бергә өйрәндек. Татар телен онытмыйбыз, өйдә татарча сөйләшәбез. 116нчы балалар бакчасына барганчы бары татар телендә генә сөйләшә иде. Хәзер телибезме-юкмы, бала русчага күчеп бара, чөнки бакчада татар теле өйрәтелми. Әгәр татар телен бакчада да, мәктәптә дә өйрәтсәләр, безгә гаиләдә татар телен сакларга җиңелрәк булыр иде», – диде Руфат.
«Улыбыз Раянның икенче елга да катнашырга мөмкинлеге бар, чөнки безгә бары алты яшь кенә тулды. Раян конкурстан бик канәгать калды, чөнки барлык балаларны да төрле номинациядә җиңүче итеп билгеләделәр. Ә бу бик мөһим. Бер генә бала да бәйрәмнән елап китмәде, ә киресенчә, бик нык сөенделәр», – дип, сүзгә кушылды Раянның әнисе Динара Әхмитова.
Дөрес, конкурста катнашу әти-әнидән чыгым да, вакыт та, сабырлык та сорый. Шуңа күрә, барлык әниләр дә балаларын мондый конкурсларда катнаштырырга ашкынып тормыйлар. Быел Сарапул шәһәреннән дә балалар катнашырга тиеш булганнар. Тик алар соңгы минутта баш тартканнар. Конкурста Удмуртиянең башка районнарыннан да катнашучылар булса, бәйрәм тагы да ямьләнеп китә. Ә балаларга биргән вакыт, көч беркайчан да эзсез югалмый ул.
Конкурста катнашкан сигез бала да бәйрәмнән рухи байлык, үзләре генә күтәрә алмастай зур бүләкләр алып кайтып киттеләр. Балаларның, әти-әниләрнең күңелендә дәрт уятучы бәйрәм алдагы елларда да энҗе бөртекләрен барлавын дәвам итсен иде. Озын гомерле бул, «Татар кызчыгы һәм татар малае».