Венера Макарова: Язучылар дөньяда барган сугышларның мәгънәсез икәнен исбатларга омтыла
«Бөек Ватан сугышы турында булган бүгенге татар хикәясе милләт яшәеше белән тыгыз бәйләнештә»
Татар прозасында Бөек Ватан сугышы темасы 1980 еллардан рәсми идеология контекстыннан чыгып, совет тоталитар узганына бәя бирүнең бер юлына әйләнде.Үзгәртеп корулар вакыты җиткәч кенә сугышка башкача, аны совет тоталитар режимының фаҗигале тарихы итеп карау фронт хакыйкатен әдәбиятта тулысынча яктырту мөмкинлеге туа.
Галимнәр бу юнәлештә татар әдәбиятында үзгәреш китереп чыгарган, татар әдәбиятында сугышны бизәмичә, объектив якын килеп сурәтләгән әсәрләр буларак Миргазиян Юныс, Нурихан Фәттах әсәрләрен атый. «Шәмдәлләрдә генә утлар яна (Биектә калу)» (1979) исемле повестьне Фәрваз Миңнуллин сугыш һәм тынычлык, яшәү, үлем турындагы фәлсәфә көчле бирелгән, сәнгатьчә югары тасвирланган әсәр дип бәяләгән иде.
Хәтерләсәгез, анда властька омтылучы, моның өчен бернинди пычрак алымнардан да чирканмаган, башка милләт кешеләренә «икенче сорт» итеп караган геройларны күрсәтеп, Кырым татарлары язмышын күтәреп, язучы ил җитәкчелегенең милләтләргә карата кылган җинаяте проблемасына кагыла. Билгеле, андый әсәрләр хикәя жанрында иҗат итүчеләргә йогынты ясамый калмагандыр.
Бөек Ватан сугышы турында булган бүгенге татар хикәясендәге иҗтимагый-сәяси барышка бәя тыл тормышы, сугыштан соңгы еллар, шәхес культы елларының ачы хакыйкате, милләт яшәеше белән тыгыз бәйләнештә бирелә.
Сугыш вакытында тылдагы авыр хезмәтнең сурәтләнеше белән безнең илебездә алып барылган сәясәтнең гаделсезлеге тасвирланган хикәяләр күп. Фашизмны җиңү көннәрендә рейхстаг түбәсенә беренче булып байрак кадаган милләттәшебез Гази Заһитов турындагы тарихи документаль роман кебек әсәрләр бүләк иткән Айдар Хәлим хикәяләре игътибарга лаек. Әйтик, аның «Трофей ашъяулык» хикәясендә әтиләре сугышта батырларча һәлак булган гаиләнең язмышына битарафлык оста табылган сурәт-детальләр аша ачыла. Җиңү көнендә тол хатынга бүләк ителгән тишек ашъяулык шул чордагы тормышны, дәүләтнең гади кешегә мөнәсәбәтен чагылдыра. Әлеге тема Илсөяр Иксанованың «Онытылган парад» хикәясендә дә үзенчәлекле яңгыраш ала.
Айдар Хәлим Миңсылу образы аша сугышта һәлак булган ирләренә тугры татар хатын-кызларының авыр язмышын күрсәтә. Туеннан соң икенче көнне сугышка киткән ирен гомере буе көтеп яшәгән Тәнзилә турындагы «Паравыз кычкыртты» 2014 хикәясендә дә әлеге тема дәвам иттерелә.
Марат Әмирхановның «Алман мордары», Рәмис Латыйповның «Салдат» хикәясе: «Халкыбызның бөтен үткәненә бәя бирелә»
Хәрби-патриотик теманы үзәккә алган хикәяләрдә традицион планда батырлыкка соклану икенче планга күчеп, алга батырлыкның чыганакларын эзләү, сугышның ачы фаҗигасын реалистик сурәтләрдә бирү дәвам итә. Күпчелек хикәяләр әнә шул ачы хакыйкать рухы белән сугарылган. Язучылар илебездә сугыш барган еллар хакында гына сөйләп калмый, ә халкыбызның бөтен үткәненә дә бәя бирергә, дөньяда барган сугышларның никадәр мәгънәсез, кирәксез икәнлекләрен исбатларга омтыла.
Марат Әмирхановның мистика кергән «Алман мордары» бәян-хикәясендә (2020) шундый юллар бар: «Тартар илен: Алтын Урда мәмләкәтен, соңыннан Казан, Әстерхан, Касыйм, Себер, Кырым ханлыкларын шул син телгә алган толерантлык харап иткән дә инде. Татар – беркатлы, ышанучан, гадел халык. Ул вакытлы дан белән мавыгып, үзенең үткәндәге җиңүләрен мәңгеләштерү турында уйламаган, толерантлык күрсәткән. Башкалар шуннан бик оста файдаланган...» Шул рәвешле, автор азатлык, милләтчелек, фашизм кебек төшенчәләр турында уйлануга чакыра. Вакыйгаларның Германиядə һəм бүгенге Россиядə баруы эчтəлекне бер ил чиклəреннəн алып чыга, аны кешелек, дөнья тарихы итеп аңлауга юл күрсəтə.
Галимҗан Гыйльмановның «Нихәл, яшьти», Рифә Рахманның «Вәиснең әтисе кайта» хикәяләрендә сугыш темасы күп кенә героик нарративлардан аермалы буларак, героик пафос белән түгел, ә явызлык-яхшылык, матурлык-ямьсезлек каршылыклары аша лирик, психологик һәм фәлсәфи агымның чиратлашуы формасында ачылган.
Тема яңалыгы җәһәтеннән Рәмис Латыйповның атлар турындагы «Салдат» хикәясе, Альберт Хәсәновның сугыш вакытында тугры хезмәт иткән этләр турындагы «Өстемдәге затлы җиләнем» хикәясе игътибарга лаек. Фәрит Яхинның сугышның кеше үтерү хакындагы ачы хакыйкатен яңача укыган, дөньяда кеше хакы турында хәтта дәһшәтле сугышта да онытырга ярамавы турында әтисе биргән беренчел дәрес турындагы «Әткәй сугышны сөйли» хикәясе, Илсөяр Иксанованың геройлары тормышын кешелəрнең иң кадерле нəрсəлəрдəн баш тарткан корбан китерү тарихы буларак аңлаткан «Сугыш корбаны», Ландыш Әбүдарованың «Йола» хикәяләре аерылып тора.
Сугыш турындагы әсәрләр рәтендә сәнгатьчә эшләнешләре ягыннан камил әсәрләр буларак Илсөяр Иксанованың «Шәрифулла» (2022) хикәясен билгеләп үтәргә кирәк. Шәрифулланың эчке кичерешләренең төгәл бирелеше, психологик тирәнлеге көчле эмоцияләр уята. Булдыксыз командир сугышчыларны кырның миналанган булу ихтималын белә торып аны үтәргә команда биргәч, Шәрифулла башкаларны коткарыр өчен, беренче булып үзе йөгерә һәм минага эләгә. Үлде дип туганнарына хәбәр итәләр. Сугыш беткәч тә госпитальдә дәваланып, ике аяксыз Шәрифулла гаиләсенә йөк булмас өчен туган ягын күреп кенә китмәкче була...әмма ул дигәнчә булмый.
«Яңа вазгыять үз коррективын кертә: махсус хәрби операцияне сурәтләгән хикәяләрдә бу аеруча сизелә»
Нәбирә Гыйматдинованың башкалар качканда яраланган иптәшен алып чыгарга омтылып пленга эләккән Латыйф һәм туган илен яратмаган, чит илдә яшәргә кызыгып, Германиягә чыгып киткән фронтташы турындагы «Сатлыкҗан» хикәясенең үзәгендә язучының башка әсәрләрендәге кебек шәхес һәм сайлау иреге бирелә.
Сугыш турында «Күңел нуры» (2020 №1) хикәясен язган Алинә Хәбибуллина кебек сәләтле яшь язучыларның мәйданга килүе куандыра.
Кайбер əсəрлəрдə документаль, публицистик башлангыч əдəбилеккə күпмедер зыян китерə. Әмма бу текстларда тəнкыйди, фəлсəфи, сəяси бəялəрнең автор хикəялəүче мөнəсəбəте белəн үрелүен, аерым чорларның мəдəни-этнографик атмосферасы, көнкүреше җентеклəп тергезелүне, фактографик материаллар файдаланылуны уңай яктан бəялəргə кирəк.
Вакыт дистанциясе тарихи вакыйгаларны ирекле интерпретацияләргә мөмкинлек бирә, шул ук вакытта, яңа вазгыять үз коррективын кертә. Бөек Ватан сугышы белән бәйләнешгтә бүгенге сугышларны, махсус хәрби операцияне сурәтләгән хикәяләрдә бу аеруча сизелә.
Алга таба Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына яңача карарга мөмкинлек бирә торган сәнгатьчә югары кимәлдә язылган хикәяләр әле иҗат ителер дигән өметтә калыйк, - диде Венера Макарова Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Бөек Ватан сугышы әдәбиятта һәм публицистикада» түгәрәк өстәл утырышында.