Фәрит Мөхәммәтшин Казанның Архангел зиратында сугышчылар һәйкәлләренә чәчәкләр салды
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм депутатлар бүген Казанның Архангел зиратында сугышчылар һәйкәлләренә чәчәкләр һәм веноклар салды. Чарада Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.
Архангел зиратының үзәк өлешендә узган тантаналы чара башланыр алдыннан Мөхәммәтшин махсус операция хәрбие – десантчы Николай Бондарев каберенә чәчәкләр салды. Ул узган елның декабрендә Курск өлкәсен саклаганда һәлак булган. Аңа 18 яшь иде. Бу зиратта барлыгы дүрт махсус хәрби операция катнашучысы җирләнгән.
«Геройге якты истәлек», – диде парламент җитәкчесе.
Аннары Дәүләт Советы Рәисе һәм чарада катнашучылар Азат итүче солдат һәйкәленә чәчәкләр салды. Почетлы каравыл һавага өч тапкыр залп бирде, Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады.
Шуннан соң парламентарийлар сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янына узды, аңа шулай ук чәчәкләр һәм веноклар салынды.
«Бүген бөтен илебез, шул исәптән Татарстан, билгеләп үткән Бөек Җиңүнең 80 еллыгы – ул бөек бәйрәм. Бу җиңү шатлыгы да, һәлак булганнарны искә алу кайгысы да. Бүген без Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны искә алабыз. Бик күп гомерләр өзелгән, сугыш бик авыр булган, әмма Советлар Союзының күпмилләтле халкының ныклыгы, бердәмлеге нәтиҗәсендә без җиңүгә ирешкәнбез», - диде парламент җитәкчесе журналистлар белән аралашканда.
Мөхәммәтшин ассызыклаганча, Бөек Җиңү өчен гомерен корбан иткән кешеләрнең истәлеген сакларга кирәк. «Без һәрвакыт үз халкыбызны – җиңүчеләребезне данлаячакбыз. Һәм без һәлак булган геройларыбыз турында истәлекне киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш», - дип белдерде ул.
ТР Дәүләт Советы Рәисе шулай ук барлык татарстанлыларны Җиңү көне белән котлады.
Видео: Надежда Гордеева / «Татар-информ»