Зиннур Мансуров: Польшада җирләнгән Гадел Кутуй каберен Татарстанга кайтарырга кирәк
«Күпме олуг әдипләребезне югалттык!»
Берара мин һәлак булган шагыйрьләребез эзеннән йөрдем. Польшада ятып калган Гадел Кутуй каберен зиярәт кылдым. Ул Згеж шәһәрендә хәрби госпитальдә 1945 елның 15 июнендә бакыйлыкка күчкән. Ул артык зур булмаган туганнар каберлеге, Кутуй сул якта унөченче сан белән җирләнгән. Гомәр Бәшир, Нәби Дәүли, улы Рөстәм Кутуйлар яшәгән Аккош күле буеннан туфрак алып барган идем, аннан да бер өч туфрак алып, Татарстан Милли музеена тапшырдым.
Мин барганда Гадел Кутуйның кабере урнашкан Туганнар каберлеге ташландык хәлдә иде. Анда башка биналар төземәделәр микән дип шикләнеп куям. Унбер җәлилченең кабере юк. Дәрдемәнд – Закир Рәмиевның кабере өстендә завод салынган. Күпме олуг әдипләребезне югалттык! Гадел Кутуйның кабере бөтенләй ташландык хәлдә икән, аны Татарстанга алып кайтырга кирәк, ул бина астында калырга тиеш түгел. Без моннан гыйбрәт алырга тиеш.
Фото: © «Татар-информ»
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Татарстан Язучылар берлеге исеменнән республика хөкүмәтенә шушы тәкъдим белән мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәм. Бу юнәлештә бергә эшләргә кирәк.
Зират капкасыннан чыкканда күзләремә яшьләр килде һәм колагымда Гадел Кутуйның «Сагыну» нәсере чыңлый башлады. «Ах, сагындым сине, туган илем, мин кайтачакмын», - дип ышанып язган ул.
Күз алдына китерегез, 1944 елда җәен Гадел Кутуй кыска гына вакытка Казанга кайтып килә. Аны республиканың сәнгать идарәсе башлыгы итеп кую мәсьәләсе күтәрелә. Әмма элеккедән килгән «күңел тарлыгы» аны бу вазифага йөкли алмый, Кутуебыз яңадан фронтка китеп бара. Казанда калган булса, бәлки озак еллар исән-сау яшәр иде. Сугыш ахырында танк асларында төн кичереп, салкын тидерә һәм госпитальдә йөрәге тибүдән туктый.
Фатих Кәрим Гиннесс рекордлар китабына керерме: «Бөек Ватан сугышында аның кебек эшләгән әдип юк»
Берлинда Моабит төрмәсендә булдым. Анда шактый уйланып утырырга туры килде. Тар гына камерада Муса Җәлилнең унөч яшендә язган шигырь юллары искә төште: «Юлыңнан кайтма син, кирәк егыл-үл!». Ул батырлыкка, каһарманлыкка әзер булган. Плетцензее төрмәсендә булдым һәм унбер татар улының башын кискән гильотина янында ярты сәгать сүзсез дәшмичә тордым.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Язучылар арасында иң нәтиҗәле, актив, алгы сызыкта каләмен туктатмаган бердәнбер шагыйрь – Фатих Кәрим. Йөздән артык шигырь, тугыз поэма, ике повесть, бер пьеса. Институт һәм Татарстан Язучылар берлеге исеменнән документлар тутырып, Гиннесс рекордлар китабына гариза җибәрсәк, бу үзенчәлекле рекорд булыр. Бөек Ватан сугышында Фатих Кәрим кебек эшләгән әдип юк.
«Процентлар белән исәпләп караганда безнең җиде генә язучы һәлак булырга тиеш иде»
Икенче Бөтендөнья сугышына барлыгы 72 ил тартылган. Бу сугышта илләрдән 1215 язучы катнашкан. Бөтенесе дә исемле һәм профессиональ язучы. Шуларның 460ы яу кырында һәлак булган. СССРдагы артык зур булмаган Татарстан Бөек Ватан сугышына 124 язучысын җибәргән. Процентлар белән бүлеп, исәпләп карасак, бу бик зур сан. Бездән бәлки 17 генә язучы киткән булыр иде... Шуларның 34е һәлак булган.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Процентлар белән исәпләп караганда безнең җиде генә язучы һәлак булырга тиеш иде. Сугыш темасын башка яклап та ачарга кирәк. Шагыйрьләребезнең батырлыгын дөнья контекстында һәркем белергә тиеш.
Сугышларда катнашкан әдипләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү, аларның батырлыгын ачу – зур мәсьәлә. Шуңа күрә без киләчәктә бу мәсьәләгә төрле яклап якын килергә тиеш.
«Татар шагыйрьләренең бөтенесе дә яугирләр буларак күз алдына килә»
Кешелек тарихына күз салсак, Җир шарында сугышлар беркайчан тынып тормаган. Ни гаҗәп, сугышлар турында сүз кузгатканда татар шагыйрьләренең бөтенесе дә яугирләр буларак күз алдына килә. Шигъриятебезнең чишмә башында торган мәгърур кыя – Кол Гали яугир булган.
Урта гасырларда да яугирлек вазифасын үз иңенә алган шагыйрьләребез булган. Казан ханлыгы чорында атаклы шагыйребез, югары дин әһеле Кол Шәриф турыдан-туры яугир буларак һәлак булган, - диде Зиннур Мансуров.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов