Казанда Җиңүнең 80 еллыгына парадта гаскәрләрнең тантаналы йөреше һәм хәрби техника узды
Бүген Казанның Меңъеллык мәйданында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган парадта Казан гарнизоны гаскәрләре тантаналы йөреше узды, аннары мәйдан буйлап хәрби техника үтте.
Иң элек, Казан гарнизоны җитәкчесе, генерал-майор Виталий Герасимов мәйдан үзәгенә чыгып, Казан гарнизоны гаскәрләренең тантаналы йөрешкә әзерлеге турында хисап кабул итеп алды. Аны парад белән җитәкчелек итүче полковник Виталий Совин каршы алды. Гаскәрләрне йөреп чыгып, Герасимов хәрбиләрне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады. Алга таба ул гаскәрләрнең парадка әзерлеге турында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка җиткерде.
Парадта 32 парад расчеты катнашты. Парадны Казан Суворов училищесының барабанчылар ротасы – иң яхшы 100 курсанты ачып җибәрде. Алга таба Казан югары танк команда училищесының мактаулы каравыл ротасы, Казан гарнизоны хәрбиләре, хәрби уку йортлары кадетлары, курсантлары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, көч структуралары вәкилләре марш белән атлады.
Хәрби техникадан беренче булып Татарстан хезмәтчәннәре ротага 1943 елда тапшырган Т-34-85 танкы, аннары ИС-3 танкы үтте. Шулай ук, танкка каршы совет артиллерия җайланмасы СУ-100, легендар «Катюша» һәм сугыш чорының башка техникасы узды. Алга таба заманча «Прорыв» хәрби танкы чыкты, бүген ул махсус хәрби операция зонасында кулланыла. Аның ышанычлы, куәтле техника булуы әйтелде. Мәйданга, шулай ук, ретроавтомобильләр чыкты.
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»
Аңа кадәр парад барышында Мәскәүдә Кызыл мәйданда уза торган хәрби парадтан күренешләр экраннан тәкъдим ителде. Оборона министры Андрей Белоусов хәрби парадта катнашкан гаскәрләрне йөреп чыгып, сәламләп, аларны Җиңү көне белән тәбрикләде. Россия Президенты Владимир Путин Җиңү көне белән котлап чыгыш ясады. Россия Федерациясе гимныннан соң, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүз алды. Путин белән Миңнеханов икесе дә 9нчы Майның ил өчен төп бәйрәм булуын ассызыклап үттеләр.
Парад кунаклары Татарстанның дәүләт гимнын Татарстанның халык җырчысы Эльмира Кәлимуллина башкаруында тыңлады, үзләре дә аңа кушылды.
Алга таба бәйрәмдә Татарстанның иҗат коллективлары чыгыш ясады. Татарстанның халык артистлары Миләүшә Таминдарова, Эльмира Кәлимуллина, Россия Федерациясе Герое, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков, хәрби катнаш оркестры, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Казан» бию ансамбле, башкаланың төрле бию коллективлары чыгыш ясады.
Рәсим Баксиков сугышка багышланган шигырь сөйләде.
«Солдаты войн не выбирают, они уходят просто на войну.
Отечеству на верность присягают, и верность эту в сердце берегут» – шигырьдә шундый юллар бар иде.
Бүген Казанда бәйрәм чаралары төнгә кадәр дәвам итәчәк. 15.00 сәгатьтә «Үлемсез полк» тантаналы йөреше башлана, ул өч ел узмый торган иде. Кичке 19.00 сәгатьтә Меңъеллык мәйданында казанлыларны һәм мәркәзебез кунакларын бәйрәм концертына чакыралар. 22.00 сәгатьтә тантаналы салют көтелә.