Ләйсән Гәрәева: Берлинда Совет гаскәриләренә куелган һәйкәлдә дүрт татар исеме бар
Германия башкаласының Тиргартен паркында һәлак булган Совет гаскәриләренә һәйкәлендә дүрт татар кешесенең исеме язылган.
«Кече лейтенант Ф.Ш. Зарипов (1924 – 01.05.1945), гвардия рядовойлары Х.К. Гыйләҗев (1926 – 29.04.1945), рядовой Я. Хәмидуллин (1899 – 30.04.1945), гвардия өлкән сержанты Ф. Насердинов (1914 – 28.04.1945). Дүрт татар исеме. Бер һәйкәл. Алар 80 ел инде чит илдә яталар, ләкин туган җирендә – мәңгегә хәтердә», – диде «Татар-информ»га милләттәшебез Ләйсән Гәрәева.
Аның әйтүенчә, Берлин шәһәрендә Икенче бөтендөнья сугышына һәм Совет солдатларына багышланган берничә истәлекле урын урнашкан. Аларның иң танылганнары – Тиргартен, Трептов-парк һәм Шенхольцер Хайдедагы һәйкәлләр.
«Берлинның Тиргартен паркында, Бранденбург капкасы янында, 1945 елда төзелгән Совет һәйкәле урнашкан. Бу мемориал Берлин өчен сугышта һәлак булган якынча 2 – 2,5 мең Совет солдатына багышланган. Һәйкәлнең үзәгендә биек бронза солдат сыны, ә якларында Т-34 танклары һәм артиллерия кораллары куелган. Ул – Берлинда иң иртә төзелгән Совет мемориалларының берсе», – диде Ләйсән Гәрәева.
Советлар союзы солдаты һәйкәленә «Советлар Союзының азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен сугышта һәлак булган немец-фашист илбасарларына мәңгелек дан. 1941-1945», «Берлин шәһәрен штурмлаганда һәлак булган Кызыл Армиянең Герой-пехотачыларына мәңгелек дан» һ.б. язылган. «Аның якын-тирәсендә ике меңнән артык Совет солдаты җирләнгән. Әлеге һәйкәлдә татар исемнәре дә бар», – диде Германиядә яшәүче татар кызы.
«Берлинның көньягында, Трептов-паркта урнашкан Совет мемориалы – шәһәрдәге иң зур комплексларның берсе. Ул 1949 елда ачылган, һәм анда җиде меңнән артык совет солдаты җирләнгән. Һәйкәлнең үзәгендәге танылган композиция – кулында кылыч һәм кечкенә немец кызы тоткан совет солдаты – тынычлык, батырлык һәм яклау символы булып тора», – дип аңлатты милләттәшебез.
Ләйсән Гәрәева Җиңү көнен ни өчен Германиядә – 8 май, Россиядә 9 майда бәйрәм итүләрен сөйләде. «Германиянең шартсыз капитуляция акты 1945 елның 8 мае төнендә 23:01 сәгатьтә имзалана. Бу вакытта Мәскәүдә инде 9 май булган. Шуңа күрә Россиядә һәм башка элекке Совет республикаларында Җиңү көне 9 майда билгеләп үтелә, ә Германиядә һәм Көнбатыш Европада – 8 майда. Германиядә бу көн «Азат итү көне» дип йөртелә», – диде ул.
-
Тиргартендагы Һәлак булган Совет гаскәриләренә һәйкәл – Берлиндагы Зур Тиргартенда, 17 июнь урамында урнашкан Совет гаскәриләренә һәйкәл. Ул 1945 елда Икенче Бөтендөнья сугышында һәлак булган Совет гаскәриләре истәлегенә төзелгән. Берлин өчен сугышта 75 мең Совет хәрбие һәлак булган. Берлиндагы өч Совет хәрби мемориалының берсе (тагын Азат итүче гаскәри һәм Совет хәрби мемориалы бар). Әлеге һәйкәл 1945 елның 11 ноябрендә ачылган. Һәйкәлнең скульпторлары: Лев Кербель, Владимир Цигаль.