«Изге Болгар җыены — 2025»: Программа үзгәрә, халык ихтыяҗы кәнәгатьләндерелә
Мөфти урынбасары Ришат Хәмидуллин: «Изге Болгар җыены-2025» — дини яктан көчлерәк булачак
«Ниһаять, янәдән шушы күренекле дата җитеп килә. Халык аны ел саен көтеп ала. Бүгенге заманда ялганлап язучы тарихчылар да бар. Ә бу чара — тарихи кыйммәтләрне сакларга да ярдәм итә. Быел без программага да үзгәрешләр керттек. «Изге Болгар җыены-2025» — дини яктан көчлерәк булачак. Вәгазьләр күп яңгыраячак, мөнәҗәтләр акапеллага башкарылачак, музыкасыз. Моны узган елларда халык та сораган иде. Танылган вәгазьчеләрне чакырдык», — диде Татарстан Республикасы мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары Ришат Хәмидуллин.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Быелгы «Изге Болгар җыены»нда дөньяви музыка яңгырамаячак
Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Айрат Фәйзрахманов ассызыклады.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Изге Болгар җыены»нда дөньяви музыка яңгырамаячак. Минем уйлавымча, бәйрәмгә килгән кешеләр моңа әхлакый һәм рухи яктан әзер. Бу күренеш — әлеге җыен үсешендә яңа этап. «Изге Болгар җыены» – «KazanForum»ның йомгаклау чарасы, шуңа күрә борынгы шәһәр мәйданчыгы бик күп чит ил кунакларын кабул итә ала. Шул исәптән байтак мөселман илләреннән дә. Бу берничә чараның кульминацион ноктасы: «KazanForum», Ислам илләре Мәдәният министрлары очрашуы һәм Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән дин әһелләре форумының», — ди ул.
Шулай ук Фәйзрахманов, Казан ислам мәдәнияте башкаласына әвереләчәген билгеләп үтте. «Бу дөньяда барысы да үзара бәйләнгән, әмма без моңа этаплап килдек. Халыкта да рухи ризыкка ихтыяҗ зур. Без бөтен мөселман дөньясына үзебезнең дөрес дини кыйммәтләребезне күрсәтергә тиеш», — дип сөйләде ул.
Хаҗ кылуга путёвка уйнату булмый
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел Хаҗ кылуга путёвка уйнату булмаячак. ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә шәрехләүләренчә, узган ел уйнату — Россиядә барган Гаилә елы белән бәйле булган.
Кульминацион чара - Хан мәчете җирлегендә җәмәгать белән намаз уку
Җыенның төп вакыйгасы булган тәүбә намазы Болгар шәһәрчегенең Кече манарасы янында оештырылачак. Оештыручылар ассызыклавынча, башлангычның күпьеллык илһамчысы — Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин дә биредә намаз укыячак.
Чарада шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөхтәсибләре һәм имамнары, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы, шәкертләр һәм барлык теләүчеләр катнашачак.
Изге Болгар җыенының кульминацион чарасы - Болгарның тарихи Хан мәчете җирлегендә җәмәгать белән намаз уку булачак. Намаздан соң мөселманнар дин һәм Ватан өчен гомерләрен биргән ата-бабалары рухына, шулай ук мөселман өммәте һәм Россия өчен иминлек сорап дога кылачак. Җыенда, моннан тыш, мәдәни программа, төрле интерактив һәм тематик мәйданчыклар эше каралган.
- Изге Болгар җыены Болгарда 1989 елдан бирле 922 елда Идел буе Болгарстанының Исламны кабул итү көне хөрмәтенә уза. Бу вакыйга Ибн Фадлан җитәкчелегендәге Багдад илчелегенең Болгарга килүе белән бәйле һәм Идел буе халыкларында ислам тарихына нигез сала.