«Татмедиа» хезмәткәре Алсу Хәкимова: «Ак калфак» халыкның үзешчән сәнгатен үстерә
Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Казан бүлекчәсе концертыннан соң «Татмедиа» хезмәткәре Алсу Хәкимова да үзенең фикерләрен әйтте.
«Ак калфак» оештырган концертта катнашуга шатмын. Бүген без «Мәгариф» журналының баш мөхәррир урынбасары Фәния Лотфуллина белән дуэт башкарабыз. Минем уйлавымча, мондый оешмаларның концертлар оештыруы бик яхшы. «Ак калфак» – халыкның үзешчән сәнгатен үстерә, үзешчән сәхнә әһелләренә үз талантларын күрсәтергә этәргеч бирә», – ди ул.
Алсу Хәкимова белән Фәния Лотфуллина «Яратыгыз» дигән җырны башкарды.
«Без үзебез «Ак калфак» берләшмәсендә күптән түгел, әмма биредә бик ошый. Мин үзем теләп катнашам, иҗади һәм оештыру эшләрен дә яратам. Шуңа күрә, бу күңел тәлабе. Бигрәк тә әлегедәй тамашалар үсеп килүче буын өчен мөһим. Кечкенәдән балаларга милли йолаларны, татарча җырларны өйрәтеп үстерергә кирәк дип саныйм. Алга таба да «Ак калфак» оешмасына кызыксыну тагы да ныграк артсын иде», – диде Фәния Лотфуллина.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Алсу Биктова «Ак калфак» белән хезмәттәшлек турында сөйләде.
«Чакыруыгыз өчен зур рәхмәт! Чынлап та чарада рәхәтләнеп ял итеп утырдык, үзебезчә! Монда күптөрле һөнәр ияләре тупланган. Аларның эшләре җиңел түгел, ләкин алар милләт киләчәге өчен җан атып йөриләр. Монда татар рухы, мәдәниятебез балкышы. Казан мәгариф идарәсе исеменнән олы рәхмәт белдерәм. Бик күп чараларны сезнең белән бергәләп үткәрәбез», – диде ул.
Шулай ук «Ак калфак» оешмасының Казан бүлекчәсенең актив әгъзасы, 235нче рус балалар бакчасында эшләүче Зөлфия Сираҗиева да үзенең фикерләрен ирештерде.
«Без бу концертка бик озак әзерләндек. Бер ел элек безнең бүлекчәдә ансамбль барлыкка килде һәм безнең тагын бер яңалыгыбыз бар: киләсе елга бию төркеме дә ясарга җыенабыз. Шуны әйтәсем килә, минем тәрбияләнүчем Алинә Фалҗанова – әлеге концертта «Солдатлар» җыры белән чыгыш ясады. Беренче мәртәбә сәхнәгә чыкты. Каушамыйча, матур итеп башкарып чыкты. Аның өчен бик нык сөенәбез. Казанның «Ак калфак»лылары – әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне оныттырмаска тырышып, элеккеге җыр-биюләрне искә төшерәбез. Безнең балалар бакчасында йөрүче рус балалары да татар халкының теле, матур йолалары белән кызыксына», – дип сөйләде ул.
«Ак калфак» оешмасының Казан бүлекчәсе 8 ел эшләп килә.