Ветераннар советы башлыгы «Батырлар» программасы турында: Кадрлар барысын да хәл итә
«Батырлар. Татарстан Геройлары» программасына хәрби хезмәткәрләр арасында ихтыяҗ зур. Программа кысаларында өстәмә белем алу хәрбиләрнең белемнәрен ныгытырга ярдәм итәчәк, шулай ук аларга үзләрен үстерү өчен яхшы этәргеч бирәчәк.
«Һичшиксез, Татарстан Рәисе «Геройлар вакыты» федераль программасының аналогын кертү турында дөрес карар кабул итте. «Кадрлар барысын да хәл итә» дигән канатлы фраза тере генә түгел, ул кирәкле. Президентыбыз Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов безгә кадрлар белән максатчан эшләргә юнәлеш бирә. Бу программа махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен. Аның төп мәгънәсе – тыныч тормышка кайтырга һәм системага, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль идарә системасына интеграцияләнергә ярдәм итү. Программа яхшы уйланылган: анкета, тест, әңгәмә, остазлык, стажировка», - дип сөйләде «Татар-информ»га ТР Рәисе администрациясенең Ветераннар советы рәисе Ирина Терентьева.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанны еш кына мөмкинлекләр республикасы дип атыйлар һәм бездә моны исбатлау өчен бар нәрсә дә бар.
«Мин әңгәмә этабында булдым һәм конкурсантлар белән аралаштым. Оештыру, вазгыять – анда идарә функцияләре элементлары кулланыла. Барысы да биредә үзләрен көткәннәрен тойды. Программада катнашучыларның берсе билгеләп үткәнчә, аның өчен тыныч тормышта үз эшен табу мөһим, һәм кайтканнан соң ул хәрби форманы костюмга алыштырырга тели. Икенче катнашучы рота командиры буларак тәҗрибәсе булса да, кешеләр белән идарә итү күнекмәләре җитәрлек түгеллеген әйтте. Тагын бер ир-ат бик зур теләге, тәҗрибәсе булу, әмма югары белеме булмау турында сөйләде. Аның белән җәен югары уку йортына керү мөмкинлеге турында фикер алыштык», – дип уртаклашты ул.
Хәрби белгечкә системалылык хас, һәм, идарәче күзлегеннән караганда, алгы сызыктагы теләсә кайсы кеше – тәүлек әйләнәсе кризис-менеджер дияргә була, дип белдерде Ирина Терентьева.
«Ул стресс, куркыныч кичерә, ә хата өчен бик зур бәя түләргә туры киләчәк. Теләсә кайсы хәрби хәрәкәтләр ветеранында булган стресска чыдамлык башка берәүдә дә юк. Димәк, «Батырлар» аша кешеләрнең язмышлары формалаша, ә әлеге язмышлардан республикабызның бүгенге тарихы үрелә», - дип йомгаклады ул.