Май аенда Казанда яңа йортлар, Мәскәү белән чагыштырганда, ныграк кыйммәтләнгән
2025 елның мае нәтиҗәләре буенча Казанда яңа йортларда кв.м бәясе 0,7 процентка, яки 234,3 мең сумга кадәр кыйммәтләнде. Бу «Мир квартир» порталы аналитикасыннан билгеле булды.
Шул ук вакытта экспертлар май аенда портал тикшергән 70 шәһәрнең 55ендә яңа йортларда кв.м кыйммәтләнде, 13 шәһәрдә арзанайды, икесендә үзгәрешсез калды, дип өстәделәр. Бәяләрнең иң зур үсешен Түбән Тагилда (+9,8 процент), Череповецта (+9 процент), Грозныйда (+9 процент), Владикавказда (+2,5 процент) һәм Курскта (+2,4 процент) теркәгәннәр. Шул ук вакытта кв.м бәясе яз аенда Махачкалада (-4,4 процент), Ивановта (-3,1 процент), Якутскида (-1,4 процент), Курганда (-1,3 процент) һәм Симферопольдә (-0,7 процент) төшкән.
Мәскәүдә яңа төзелгән йортларда кв. м 0,4 процентка кыйммәтләнде, ягъни 417 338 сумга кадәр, Мәскәү өлкәсендә 0,6 процентка арзанайды, 198 854 сумга кадәр, Санкт-Петербургта бәя 0,6 процентка артты, 263 214 сумга кадәр.
Барлык 70 шәһәр буенча кв.м уртача 0,7 процентка кыйммәтләнде, ягъни 146 868 сумга кадәр.
«Мир квартир» порталы генераль директоры Павел Луценко билгеләп үткәнчә, яңа төзелешләргә бәяләр сизелерлек артмый, әмма төшми дә.
«Динамика якынча бер ай элек һәм узган елның маенда булган кебек үк. Фатирлар мәйданы кими бара – бер ел эчендә беренчел базардагы уртача фатирның мәйданы якынча 2 кв.м кимегән һәм хәзер аның күләме 51,3 кв. м тәшкил итә», – дип шәрехләде ул.
Эксперт өстәп әйткәнчә, яңа йортларда фатирлар сату турындагы тәкъдимнәр саны соңгы айда 7,5 процентка кимегән. Базарда объектлар санының кимүе төзелә торган торакка бәяләрне саклап калырга ярдәм итә, дип йомгаклады Луценко.