Ләбиб Лерон «Яңа исем» проекты әһәмияте турында: Аралашулар, мохит ярдәм итә дип саныйм
«Безнең мирас» журналы һәм «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Ләбиб Лерон яшь язучылар өчен «Яңа исем» иҗат лабораториясе проектының әһәмиятен әйтте.
«Бу проект бик кирәк. Без үскәндә, андый чаралар юк иде. Моның файдасы булачак. Кешене язарга өйрәтеп булмый, ләкин аралашулар, мохит ярдәм итә дип саныйм. Мин үземне шул мохиттә тәрбияләнеп үскән дип саныйм, чөнки тулай торакта укыганда, яшьтәш, өлкән шагыйрьләр белән аралашу барыбер нәрсәдер бирә, үзеңә бер нәтиҗә ясыйсың. Ничегрәк камил әсәрләр иҗат итәргә тырышырга, кыюрак булырга, каләмдәшләр белән әңгәмәләр корырга – бик күп нәрсәләргә өйрәтә дип саныйм», – диде Ләбиб Лерон.
Ул шагыйрь, язучыларның туган якларына бару да иҗатка этәргеч бирә дип саный. «Шагыйрь, тарихчы, произаик булсаң да, кешенең күңеленә бер үсенте, орлык сала дип уйлыйм», – ди Ләбиб Лерон.
Быел аның кул астында егетләр иҗади әсәрләр тудырачак. Проектның җитәкчесе Рөстәм Галиуллин әйтүенчә, ир-ат остазларга егетләрне бирергә тырышканнар.
Искәртеп үтик, быелгы сезонда дүрт остаз эшләячәк: Ләбиб Лерон, Галимҗан Гыйльманов, Ландыш Әбударова, Гөлүсә Батталова. Шәкертләрне остазларга беркеткәндә, прозаикларга – проза язучыларны, шагыйрьләргә шигырь язучыларны бирү бүленеше дә истә тотылган. «Дүрт остаз үзләренеке белән генә эшләмәячәк. Остазлар һәр шәкерт белән эшләп чыгар дип уйлап торабыз. Шәкерт икенче, өченче ел катнашса, башка остазга бирергә тырышабыз, башка төрле карашны да күрсен өчен», – дип ачыклык кертте Рөстәм Галиуллин.