Добавить новость
ru24.net
«Туганайлар»
Июль
2016
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Җем-җем Аннук (чын хикәя)

0

Сентябрьнең кояшлы матур бер көнендә, безне – педучилищеның икенче курс студентларын колхозга эшкә җибәрделәр.

Бу үзе бер романтика, үзе бер җан рәхәте. Авылын сагынып шәһәрдә “интегеп” укып йөргән, безнең ише авыл баласына шул гына кирәк тә. Автобуска төялеп килеп төшкән студент егет-кызларны бик кирәкле кешеләргә санап, колхоз идарәсе янында каршы алдылар. Юктан да көләргә генә торган безне идарә йортына кертеп торуны кирәк санамадылар күрәсең.

– Иван дәдәй, син боларны бишәр-алтышар кеше итеп, сөйләшкән кешеләргә квартирга таратып чык инде, – диде безне каршы алган урта яшьләрдәге ханым, ниндидер кәгазьләр тотып чыккан эшләпәле абзыйга.

Сөйләшүләреннән аңлашылганча, без биш егетне Җем-җем исемле әбигә урнаштырырга җыеналар иде. Федотовканың үзәк урамыннан аска төшеп, азрак уңга борылгач, безне утыртып килгән УАЗик туктады. Озата килүче Иван дәдәй белән ихатага килеп кергәндә, әбиебез чиләгенә вак бәрәңге тутырып бакча яктан кереп килә иде.

– Синнән башка булмый, Аннук түти, - диде Иван дәдәй. – Хәлеңне дә аңлыйм, ну синнән башка кешем юк. Каршы килмә инде, иптәш тә булырлар үзеңә. Арада татар малайлары да бар. Шулаймы, җегетләр, – дип безгә карап куйды.

Эш киемнәрен, сабын, теш пастасы ише вак-төяк кирәк-яракларны салган пакет-сумкаларыбызны тоткан килеш, әбинең ишек алдын күзәтеп, үзара төрткәләшә башлаган идек инде.

– Әйе, әйе, менә дигән татар малайлары, әби. Тик безне Җем-җем әбигә кертәбез дигәннәр иде, – диде төптән нык, кара чутыр кебек Керкәле малае Җәдит. Иван дәдәй белән әби карашып алдылар.

– Ярар инде, бер килгәч үземдә генә калыгыз. Җем-җем карчык жыламас әле, – дип, әби кеткелдәп көлеп җибәрде.

– Җем-җем әби шушы Аннук түти инде ул, җегетләр. Андый түти бөтен авылына бер генә. Җегетләрне бик әбижәйт итмә инде син, түти, күршегә кача күрмәсеннәр. Азык-төлекне кичкә таба Начтый китереп китәр, берәрсе белән. Әйдәгез, җегетләр, сез мине дә, укытучыларыгызны да уңайсыз хәлгә куймагыз. Мин киттем.

Курсның старостасы, шәһәр малае, Рустик җаваплылыкны үз өстенә алып:

– Яхшы, без әйбәт булырбыз, – диде, бик тырышып.

Чыннан да, Рустик бик акыллы, тәртипле-тәрбияле егет. “Мин кем?!” – дип һаваланып борын чөеп йөрми. Үз яшеннән акыллырак, зурлар кебек фикер йөртә, бөтен нәрсәгә бик җаваплы карый торган егет. Әни әйткәндәй, безнең ише “авыл томаналарына” да үз итеп, якын итеп карый белә. Монда да, Иван дәдәй артыннан капка ябылуга, Рустик дилбегәне үз кулына алды.

– Җәгез, өйгә узыгыз, – дип, Аннук түти вак бәрәңге тутырган чиләген абзар янына илтеп куйды да, өстендәге халаты белән башындагы сарылы зәңгәрле шакмак шәлен келәт стенасына беркетеп куйган агач ыргакка элде. Аннан соң, шәл астындагы бизәкле яулыгын салып, ак чәчләрен сыпырып җыйды һәм янәдән чатлап бәйләп куйды. Без баскыч төбенә килеп җиткәч, команда белән туктаткандай, бишебез дә аңа карап тора башладык. Аннук түти безнең яннан үтеп баскыч төбенә килде. Эчендәге йомшак кызыл чүперәгенең эзе дә калмаган галушын салып, баскыч төбендәге ташка бәреп какканнан соң, кырыйга алып куйды. Оекбашына ябышкан эт эчәгесен, алабута чүпләрен алып кырыйдагы иске буш чиләккә ташлагач, оекбашын салып тузанын какты һәм галошы эченә тыгып куйды. Аннары, безнең шаярудан туктап тын да алмыйча үзенә карап торганын күреп:

– Менә улларым, әби булгач шулай буласын икән ул. Әйдәгез инде, узыгыз, – дип безне үз артыннан өйгә чакырды.

Өй эчендә күзләрне рәхәтләндерә торган яктылык иде. Ап-ак итеп буяган тәрәз төпләрендә йодрык-йодрык чәчәкләре белән песи гөлләре утыра. Идән яңа гына буяп чыккан кебек ялтырап тора. Ялгыз әби яши дип уйламыйсың да. Мине иң гаҗәпләндергәне шул булды: әбинең мич алдында бер чүп, күмер төшеп көйгән, буявы кырылган бер урын юк иде.

– Шушында бер ялгызы яшәп ята инде Җем-җем әбиегез. Бабаем да бит әле яңарак кына калдырып китте, – дип сөйләнә-сөйләнә, ул эчке якка узды. – Кайларга яткырыйм икән сезне, ә? Өч карават менә, үзегез карагыз, кайсыларыгыз кайда ята, – дип, әби безне түр якка дәште.

Без, түр өйнең уң як почмагына куелган иконага карап, авызларыны ачып катып калдык. Мондый иконаларның рәсемнәрен Сәнгать тарихы дәресләрендә укытучыбыз Нина Михайловнаның слайдлардан гына күрсәткәне бар иде. Без генә түгел, урыс егете Юра белән чуваш малае Олег та, беренче тапкыр икона күргәндәй, телсез-өнсез булып аңа карап катканнар. Иңе буе бер метрга якын алагаем зур, эре-эре ясалма чәчәкләр белән бизәлгән рамлы пыяла эченнән озын чәчен уртадан аерып ачкан, зур күзләре белән аптыраган, сәерсенгән кыяфәттә берәү безгә карап тора. Без, сихерләнгән кебек, селкенми дә торабыз.

– Ну и икона у бабули-и, – диде тынлыкны бозып, Юра.

– Ә? – диде шулвакыт әби, безгә таба борылып. – И, Ходаем, сез татар малайлары түгелме соң?! Әтиемнең әтисе – бабамның истәлеге итеп тотам. Китегез аннан, сезгә килешмәс ул, – дип Җем-җем әби авыз эченнән генә нәрсәдер укынып куйды. – Бер-икегез менә монда ятар, – дип әби тагын бер караватны каплап куйган чаршауны күтәрде.

– Кая, чәй куеп җибәрим әле. Ипиләрем дә суынмагандыр. Сез килер алдыннан гына алып бакчага чыккан идем. Кайнар ипи белән чәй эчерим үзегезне.

Әби күздән югалуга без тизрәк үзебезгә караватлар сайлый башладык. Ишек янындагы бер кешелек диванны Рустик-староста эләктерде. Мин тизрәк артымны тәрәзә буендагы караватка төрттем. Шул вакыт минем өскә шапылдап Җәдитнең сумкасы килеп төште. Аның да чаршау артына керәсе килмәде. Шулай итеп, чаршау арты Юра белән Олегка калды.

– Ла-а-дно, – дип сузды Юра, – мне все равно, где спать.

Бишебез арасында иң тынычы, сабыры Юра. Күпме бергә укып, берәүгә дә тавыш күтәреп, холыксызланып дәшкәнен күргән, ишеткән булмады. Укытучыбыз Галина Леонтьевна ачулана башласа да, бәхет кошының аягына ябышкан Иванушка кебек авызын ерып, аны да елмаерга мәҗбүр итә иде. Юкка-барга көенә торган урыс түгел.

– Ну да, тебе только спать, – диде Рустик, дусларча елмаеп.

Олегка чаршау арты бик ошап бетмәсә дә, аның сүзенә игътибар итүче булмады. Без пакет-сумкаларыбызны карават, урындык асларына урнаштырып, киемнәрнебезне элеп маташканда Аннук түтинең тавышы ишетелде.

– Урнашып беттегезме? Кысанрак булса да, түзәсез инде. Бабаем ята торган карават иде монысы, шушында җан бирде, – диде дә, “Господи помилуй!” дип чукынып алды. Аннан, без сайлаган караватның җәймәсен сыпырып, тигезләп куйды. Җәдит белән бер-беребезгә карашып куйдык. Аның кара күзләре орбитасыннан чыгардай булып ачылган, керпе энәләредәй каты чәчләре тагын да тырпаебрак киткән төсле тоелды.

– Анаңны гына икән малай, бетте баш, – диде ул шыпырт кына.

– Әйдәгез, чәйләп алыйк. Ашыйсыгыз да килеп беткәндер инде. Сезнең кебек чакта гел ашыйсы килеп тора ул, – дип, Аннук түти безгә дәште дә, алгы якка чыгып чәй көйли башлады.

Егетләр әби артыннан чыгып киттеләр.

– Малай, нишлибез инде хәзер, ничек йоклыйбыз? – дидем мин, Җәдитнең җиңеннән тартып.

– Ничек булсын, ятып, – диде ул эшлекле кыяфәт белән. Тик аның да шикләнүе күзләренә чыккан иде.

Инде ашарга сорап эчләр кычкыра башлады. Әби шактый юмарт “кыланган”. Өстәлгә авыл каймагы, карлыган кайнатмасы һәм алдан вәгъдә ителгән, кайнарлыгы бетсә дә җылысын саклаган авыл ипие куелган иде. Әби чәйләр ясады да, почмак якта кайнаша башлады. Без башта уңайсызланып торсак та, бераздан көлә-шаяра, каймаклап ике-өч чынаяк чәйне каплап куйдык.

– Әби, сезнең исем ничек булды соң инде, Җем-җемме, әллә Аннукмы? – диде Җәдит, авыз кырыен сөртеп.

– Икесе дә минеке, – диде дә әби, кеткелдәп көлеп җибәрде. Дукумитта Аннук – Анна инде. Авылда – Җем-җем. Мин кечкенә чакта әтием ярминкәгә барган җиреннән миңа бик тә матур бер күлмәк алып кайткан иде. Шуны кигәч, “Минем кызым җем-җем итеп тора” дигән. Вәт, шул исем тагылып калды миңа. Инде әтинең дә, күлмәкнең дә духы да юк, ә “җем-җем” бар. Әле миннән соң да яшәр, Алла боерса! Матур бит?! Аның йөзенә моңсу елмаю чыкты.

Өстәл яныннан кузгалырга өлгермәдек.

– Аннук түти, кайда җегетләрең? – дип, ишектән иртән безне каршы алган яшь ханым килеп керде. – Әле болар һаман сыйланып утыралар икән?! Әйдәгез, мин алып килгән әйберләрне алып керегез әле.

Бишәүләп урамга атылдык. Капка төбендә колхоз УАЗигы тора иде. Шофер егет безнең белән, олы кешегә санап, кул биреп исәнләште дә, машинадан кәгазь тартмаларны бирә башлады. Ит, ярма, макорон, шикәр комы тутырган пакетлар иде анда.

– Ай-яй, минем җегетләремнең аяклары җиңел булды. Приданнары нык булган боларның, – дип, елмаеп каршы алды безне әби.

– Җегетләр, иртәгә җиденче яртыда кантор янында көтәм үзегезне. Соңга калмагыз. Ярый, Аннук түти, исән булып тор. Үзең дә җегетләрне тик тотма!

Әби “күчтәнәчләр” алып килүче апаны озата чыгып китте. Без үзебез алып кергән тартмаларны актаргалап карый башладык. Рустик-старостага бу бик ошап җитмәде. Ул арада әби дә әйләнеп керде.

– Бигрәк нык сыйларга уйлаганнар үзегезне. “Ашаган малда өмет бар” дип әйтә торган иде минем әти. Менә кичкә итле аш пешерербез. Ир җегеткә ит ашарга кирәк ул. Ит ашасаң гына тәнгә ит куна, – дип, әби Начтый китергән азык-төлекне урнаштырырга тотынды. Без исә авыл белән танышып кайтырга дип чыгып киттек. 

(Дәвамы бар.)




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Рилсмейкер. Услуги Рилсмейкера. Рилсмейкер в Москве. Стоимость работы Рилсмейкера.

Проазербайджанский агент Сергей Марков в оккупированном Шуши восхищается Алиевым, пока тот унижает Россию: намечается новый «иноагент»?

Секреты прошлого загородного комплекса «Тропикана Парк»

Подводный праздник в Dhawa Ihuru: погружение за скидками


OpenAI warns that its new ChatGPT Agent has the ability to aid dangerous bioweapon development

The anti-DEI movement has a new ally: The FCC

At Last We Know Why Shemar Turner Fell To The 2nd Round

Jerome Powell is gaining some key backing on Capitol Hill from GOP senators


В России создадут дыхательный тест для ранней диагностики рака лёгких

Новый американский полноприводный внедорожник уже в продаже в России

Камышница.

Муром ...


The origin of 'AI Appreciation Day' isn't what you think: It was started by an Elon Musk admirer who camped outside of SpaceX Starbase for a year hoping to talk to the billionaire about AI regulation

В Pokémon TCG Pocket обновится система торговли карточками

Настройки GameHub и Winlator для игры в Prey (2017) на Android

Destiny 2 Phoneutria Fera god roll guide: Best perks, barrels, and magazines



Интересные каналы в Telegram. Лучшие каналы в Telegram.

Собянин: противовоздушная оборона сбила еще один беспилотник, летевший к столице

Roblox запускает AI-проверку возраста: шаг к безопасности или угроза приватности?

Собянин: еще один беспилотник, летевший к Москве, ликвидирован силами ПВО




Генерал Попов сказал, кто стоит за запуском беспилотников в сторону Москвы

В Республике Алтай расследуют дело по факту очередного крушения вертолета у Телецкого озера

Московское «Динамо» потеряло очки в первом матче сезона с новичком РПЛ

В Шереметьево, Внуково, Домодедово и Жуковском отменили ограничения на полеты


Тюрьма грозит дачникам за выращивание некоторых видов мака

Холода и ливни. Синоптики раскрыли, каким будет остаток лета 2025

Юрист Рыбченко: дачникам грозит штраф и арест за выращивание мака рода Papaver

Генерал Попов сказал, кто стоит за запуском беспилотников в сторону Москвы


Пройдёт ли россиянка в полуфинал турнира в Гамбурге? Александрова — Бондарь: прогноз и ставка

Штаты и расписание: что ждет наших ведущих теннисистов в США

Шаповалов одержал победу на теннисном турнире в Лос-Кабосе.

Александрова покинула турнир в Гамбурге, не дойдя до полуфинала.


День Казанской иконы Божией Матери – 2025: история, традиции, что можно и что нельзя делать в праздник

Как винтом отрезали. Россия перевела Пекину вертолёты вместо долларов

Десятки поездов задерживаются из-за атаки БПЛА на Ростовскую область

Генерал Попов сказал, кто стоит за запуском беспилотников в сторону Москвы


Музыкальные новости

Элджей во время выступления на VK Fest поцеловал свою девушку: видео Super

Саксофонист Бутман предложил написать джазовый гимн Петербурга

«Национальная Лотерея» и РОЛЬФ разыграют на VK Fest автомобиль в честь запуска новинки «Автомобильная лотерея «РОЛЬФ»

В "Лужниках" завершился VK Fest 2025



Собянин: еще один беспилотник, летевший к Москве, ликвидирован силами ПВО

Roblox запускает AI-проверку возраста: шаг к безопасности или угроза приватности?

Собянин: противовоздушная оборона сбила еще один беспилотник, летевший к столице

Методы стеганографии становятся популярнее: когда картинка может стать угрозой ИБ


«Я о слове “тарелочница” только в Москве узнал»: Камиль Зулфугаров расскажет о новых правилах свиданий в новом сезоне шоу Stand Up на ТНТ

Московское «Динамо» потеряло очки в первом матче сезона с новичком РПЛ

Овечкин раздал автографы на "коробке" своего детства в Москве

Росавиация отменила ограничения в аэропортах Домодедово, Внуково и Жуковский


У Крымского моста скопилась очередь из 720 машин

Алексей Тузов для китайские-автомобили.рф: Китайская рулетка – выбери авто, потеряющее в первый год эксплуатации 20%, а не 40%

В Крыму три человека погибли в ДТП

Перед Крымским мостом образовалась рекордная пробка длиной 22 км из 1700 машин


Путин заявил, что восстановление автомобильной промышленности свидетельствует о жизнеспособности экономики.

Такер Карлсон высказался о Владимире Путине.

Обсудили ситуацию вокруг ядерной программы: Путин встретился с советником верховного лидера Ирана

Путин встретился с главным советником иранского верховного руководителя в Кремле.





Работодатели в шоке: почему молодые сотрудники не соблюдают правила этикета и гигиены

Guardian сообщила о вреде, причиняемом бактериями, стойкими к антибиотикам.

Медики обогнали IT-шников: зарплаты в медицине выросли на 5,7 тысячи рублей за полгода

МЧС сообщило о здоровье поврежденных в аварии в Якутии.


Зеленский назвал сумму, которую планирует взыскать с России

Зеленский предложил встретиться в Стамбуле на следующей неделе


Собянин: Более 2,3 тысячи шахматных кружков работают в Москве

Собянин: в Москве работает более 2,3 тысячи шахматных кружков

Сотни москвичей отметили День шахмат вместе с Музеем Победы

Овечкин раздал автографы на "коробке" своего детства в Москве




ПВО пресекла попытку атаки еще двух БПЛА, летевших к Москве — Собянин  

Собянин: в Москве работает более 2,3 тысячи шахматных кружков

Собянин: еще один беспилотник, летевший к Москве, ликвидирован силами ПВО

Собянин: еще два беспилотника, летевших на Москву, были ликвидированы


Воронежская бегунья выиграла второй автомобиль в этом году

В Республике Алтай расследуют дело по факту очередного крушения вертолета у Телецкого озера

Согласно сообщениям СМИ, площадь самого крупного пожара в США достигла более 38 тысяч гектаров.

Эксперт объяснил последствия проглатывания осы.


ПВО отразила попытку атаки беспилотников на Москву

ЛДПР предлагает варианты решения проблемы нехватки медиков в Астраханской области

Холода и ливни. Синоптики раскрыли, каким будет остаток лета 2025

Тюрьма грозит дачникам за выращивание некоторых видов мака


Архангельская область - не самое перспективное место для трудоустройства

Прокуратура подсчитала риски нацпроектов в Архангельской области

Центр подготовки личного состава Северо-Западного округа Росгвардии пополнили призывники

Собянин: Первый участок Рублево-Архангельской линии метро полностью пройден


Информация о задержке поездов в Крым и обратно

"Гранд сервис экспресс" сообщил о задержках 16 поездов в Крым и из Крыма

Уважаемые пассажиры!. Сегодня в пути следования задерживаются поезда

В пути следования задерживаются поезда в Крым и обратно


Юрист Рыбченко: дачникам грозит штраф и арест за выращивание мака рода Papaver

ЛДПР предлагает варианты решения проблемы нехватки медиков в Астраханской области

В Республике Алтай расследуют дело по факту очередного крушения вертолета у Телецкого озера

Десятки поездов задерживаются из-за атаки БПЛА на Ростовскую область












Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Раис Татарстана встретился с чемпионкой Уимблдона Вероникой Кудерметовой






Генерал Попов сказал, кто стоит за запуском беспилотников в сторону Москвы

Холода и ливни. Синоптики раскрыли, каким будет остаток лета 2025

Внутри конверта шанс на жизнь: как проект Почты России и Национального РДКМ помогает онкобольным

День Казанской иконы Божией Матери – 2025: история, традиции, что можно и что нельзя делать в праздник