Добавить новость
ru24.net
«Туганайлар»
Июль
2016
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Җем-җем Аннук (чын хикәя)

0

(Дәвамы. )

Федотовка – шактый гына таралып утырган керәшен авылы икән. Һәр йорт каршындагы бакчада әле көзге кырау көйдермәгән, нык өлгергән чия төсендәге тубал-тубал дәлияләр (георгиннар) балкып утыра. Коймаларга сарылып, авыл урамына әкрен генә әчкелтем-куе бәрәңге сабагы исе җәелә. Урам тын, кеше-кара күренми. Акыллы, сәламәт кеше мондый көнне урамда селкенеп тә йөрми инде. Бөтенесе бакчада кайнаша. “Илле кешегә эш бар, тиле кешегә генә эш юк”,- дип әйтә минем әни. Урам башына кадәр бардык та, тыкрык буйлап үзәккә күтәрелгәч, кибеткә кереп өч кило виноград сатып алдык.

– Әйдәгез, тиле кеше кебек урамда селкенеп йөрмик, кайтыйк, – дидем мин малайларга.

– Ну, – дип минем сүзне җөпләде Җәдит. – Бездән башка урамда берәү дә юк.

– Че, запряг? – диде Юра, Җәдитнең “ну” дигәненә авызын ерып.

– Аха, давай садись, – диде Җәдит тә, сер бирергә теләмичә.

Без кайтып кергәндә өйгә тәмле аш исе таралган иде. Кулларны юып табын янына утырдык. Өстәл уртасына зур коштабакка салынган ит килеп кунаклады. Аның өстенә урталай ярып пешерелгән бәрәңге, кулчалап суган турап салган. Зур гына касә белән катык куйган. Әби бишебезгә дә токмачлы аш салып китерде дә, үзе дә безнең янга килеп утырды. Өй ашын тансыклаган булганбыз икән. Бер кеше дә авыз ачып сүз әйтмәде. Катыклап, борыч сибеп “эһ” дигәнче ялтыраттык.

– Итен ашагыз, сез эшкә барасы кешеләр. Сөякле ит тәмле була ул, – дип, Аннук түти итне безнең алгарак этеп куйды.

– Син үзең дә аша инде, әби, – дидем мин, иткә үрелеп. Ит чыннан да тәмле иде. Үзебез ит ашыйбыз, үзебез шул арада шаярышып алырга да вакыт табабыз. Сөйләшә-көлешә яхшы гына сугып куйдык. Итен ашадык, ә сөякләрен сыдырып Олег алдына өеп куйдык. Без ярый инде, бу юлы безгә Рустик-староста да кушылды.

– Ну ты Олег жрешь, – диде Юра. – Совесть надо иметь, не успели поработать, а ты уже столько мясо сожрал.

Без, эшебездән канәгать булып, дүртәүләп, ат кешнәгән тавышлар чыгарып, ыржаештык. Булдырдык, янәсе.

Олег та сер бирмәде.

– Уметь надо, - диде, елмаеп. Нәрсә дисен инде.

Без Аннук түтигә ияләнеп, аңа игътибар да итми башлаганбыз.

– Ну, ашап та карыйсыз, җегетләр... Күрми дә калдым, сез сөякләре белән ашап бетергәнсез икән. Әнә иптәшегез сөякләрен булса да калдырган. Сез инде икенче юлы хет сөякләрен ашамагыз, алдыгызда калсын. Җыеп песигә бирермен, – дип, әби Олегка карап елмайды да, күзен кысып куйды. Ә чуваш малаена “ике дөнья, бер морҗа” иде әбиеңнең сүзләре. Ул аңламады, ә безгә оят иде. Беренче көн шулай узып китте.

Җәдит белән икебез тиң төне буе саташып чыктык. Тик бу хакта, икебезнең беребез, теш агартып, берәүгә бер сүз әйтмәдек.

Иртәнге салкынча һавада йомышларыбызны йомышлап өйгә кергәндә, тәмле булып кызган таба, май исе чыккан иде. Юынып өстәл янына утыруга, Аннук түти безнең алдыбызга өеп, ачыга изеп пешергән коймак китереп куйды.

– Кунак егетләрен сыйлыйм әле. Әниләрегезнеке кебек  булмаса да, тәмле итеп ашагыз. Тәмле дип ашаганны ризык белә ул, тагын да тәмлерәк булырга тырыша, – дип, ул читтән генә безнең чәй эчкәнне карап торды да, – И-и-и туктагыз әле, бүген бит иртәнге сөтне Марҗыйга бирмәдем, сезгә дип калдырган идем. Хәзер алып керәм, – дип, өйалдына чыгып китте.

– Мммм, – дип ырылдый Юра, – вкусно то как, еще варенья бы сюда.

Ул арада әбиебез өч литрлы банка белән сөтен күтәреп тә керде. Без чүмәләп өйгән коймакның яртысына төшкән идек. Аннук түти безнең чынаякларга сөт салып:

– Әйдәгез, коймак ул сөт белән тәмле, - диде.

– Бабуль, а можно варенье? – диде Юра, әрсезләнеп.

– Мужны, мужны. И башсыз, хәзер, – дип, әби шкафтан кайнатма алып өстәлгә куйды. Ә Юра, безгә карап “менә ничек кирәк ул”, дигәнне аңлатып, күзен кысып куйды.

Рустик-староста Юрага төртеп:

– Ты что, совсем что ли? – дип, шелтәле караш ташлады.

– Все нормально, начальник, – диде Юра, авызын ерып, һәм өстенә кайнатма сылаган коймакны төпсез чүлмәгенә озатты.

Рустик-староста кичтән үк кизү тору графигын төзеп куйган иде инде. Исемлекне алфавитның азагыннан башларга килештек. Шуңа да, ашаган савыт-сабаны юу миңа калды. Эшне бетереп урамга чыкканда, малайлар капка төбендә мине көтеп торалар иде.

Сентябрь кояшы яхшы җылыта. Безнең эшебез пакоска салынмаган, тәртипсез рәвештә өем-өем калган саламнарны җыеп, тюклый торган техникага биреп торудан гыйбарәт. Трактор килеп туктауга, эшлекле кыяфәт белән, “убыр авызына” салам ташлый башладык. Бер-ике сәнәк алып кына ыргыткан идек:

– Смотри, смотри, – дип,  “нәчәлнигебез” бөтен көзге басуны яңгыратып акырып җибәрде. Аның шулай кисәк кычкыруыннан без куркып киттек. Аңышырга да өлгермәдек, Рустик сәнәген атып бәрде дә, басу буйлап чаба башлады. Без, берни аңламый, аңа карап торганда, Олег:

– Вот придурок, нашел за кем гоняться, – дип куйды. Карасак, салам астында бер оя алсу төстәге тычкан балалары ята иде. Олег тычкан оясын сәнәгенә алды да, читкә атып бәрде. Ул арада таза гына тагын бер тычкан пәйдә булды. Тик монысы әллә куркудан, әллә артык батыраеп, селкенми дә безгә карап тора иде. Җәдит белән Юра, алдан сөйләшеп куйгандай, тешләрен кысып бөтен көчләренә тычкан өстенә сикерделәр. Тик... тычкан да булсын, өстенә дә бастырып торсын, юләр ди ул.

Шул чак, ау эте кебек телен салындырып, көчкә тын ала-ала “нәчәлник” әйләнеп килде. Ә йөзе-е-е, Берлинны алган солдатныкыннан ким түгел. Рустик учлап тоткан кулын безгә таба сузды. Аннан күзләре акаеп ачылган тычкан башы күренеп тора иде.

– Нәрсә, тычкан күргәнегез юкмы әллә? А ну-ка хәзер үк эшкә тотыныгыз, - диде абзый, тракторының ишегеннән үрелеп. Үзе авызын җыя алмыйча көлә иде.

– Әйдәгез тычканны да тюковать итәбез. Нәрсә булыр икән, – диде дә Рустик, тычканны салам “ашый” торган авызга ташлады. Һәм тычкан кереп киткән салам төргәге төшкәнне, тычканга ташланырга торган ата мәче кебек көтеп торды да, тюк төшүгә аны сүтеп ташлап, тычкан эзләргә тотынды.

– Менә бит шәһәр баласына тычкан белән уйнау ничек рәхәт! – диде Җәдит, үзалдына сөйләнгәндәй итеп. – Их, әзрәк авылга кайтарып яшәтергә боларны.

Җәдит гаиләләрендә бердәнбер ир. Әтиләре ул кечкенә чагында үлгән. Шуңа да ул авылдагы эш-мәшәкатьне яхшы белә. Безнең эш әлләни авырдан түгел. Ә шәһәр малайларына җиңел генә түгел, үзенә күрә бер кызык та иде бу. Әле кайчан шулай тычкан артыннан йөгергән булырлар иде.

Эштән кайткач әбинең бәрәңгесен казыйбыз, ул җыеп куйганны ташыйбыз. Кайтып әбигә булышкач, өстәл артына утырып ашавы да рәхәт була. Рәхәт дип, дөресрәге, кыен түгел, “бушка ашамыйбыз” дигән кебегрәк.

Төштән соң яңгыр явып китте дә, беркөнне иртәрәк кайттык. Тузанлы өс-башны ишек төбендә чишенеп верандада өсләрне алыштырып өйгә кергәндә, әби калайга салган ипиләрен мичкә тыгарга әзерләнә иде.

– И-и-и... улларым кайтуга өлгертә дә алмадым инде, – диде ул, һәм таба майлый торган канатны чынаяктагы суга тыгып алды да, шуның белән ипиләрен кач сызып, бер-бер артлы мичкә тыкты. Моның ише нәрсәне күрмәгән миңа бу гаҗәп иде. Мин аптырап аңа карап торганны күреп, әби елмаеп куйды.

– Әзрәк көтәбез дисәгез, ипи пешкәч салкын сөт белән кайнар ипи ашарсыз. Көтмәсәгез,  хәзер чәйне кайнарлатам, – диде Аннук түти.

– Көтәбез, көтәбез, – дидек әбине аңлаганнар.

Шул арада әбинең ипие пешеп тә чыкты.

– Чыгыгыз. Әйдәгез кайнар ипи белән сыйлыйм әле үзегезне, – дип, әби безне табынга дәште. Өстәлгә банкасы белән сөтне китереп утыртты да:

– Әйдә, кунакка килмәдегез, чынаякларны алып сөтне бүлә торыгыз, – дип елмайды, үзе парлары чыгып торган ипине сындыргалап уртага куйды. Малайлар кайнар ипине карлыган кайнатмасына манып-манып, сөт эчәргә тотындылар. Минем аптырап торганны сизенеп булса кирәк, әби миңа “Бисмиллаңны әйтеп аша, улым” диде. Ипиләренә кач сызганны карап торганны күргән иде бит ул.

Ипиләр искиткеч тәмле иде, әнинеке кебек. Мин дә, башкалар кебек, дөньямны онытып, ипине кайнатмага манып, сөт ашарга тотындым. Өч литр сөт “чәп итәргә” дә җитмәде. Рәхмәт әйтеп торырга җыенганда, Аннук түти безгә:

– Сез бит татар малайлары, ашап туйгач “бит сыпырырга” кирәк. Сезнең “бит сыпырган”ны күрми дә калалар. Ә менә безнекеләр кул күтәреп кач кылырга оялалар, – диде, өстәл өстендәге ипи валчыкларын бушаган савытына сыпырып. Бу сүзләрне ул ничектер күңелгә үтә торган итеп әйтте. Ниндидер бер тантана белән, олылап, сүзнең дә, үзенең дә дәрәҗәсен белеп. Беребез дә әбигә кайтарып сүз дәшмәдек, рәхмәт әйттек тә, торып киттек.

Бер ай вакыт тиз үтте. Авылга да, Җем-җем әбигә дә ияләшеп беткән идек инде. Иртәгә китәбез дигән кичне әби камыр куйды. Кайчан салган да, кайчан өлгерткәндер. Иртән китәргә дип әйберләребезне җыйнап бетергәч, әби безне алгы өйгә дәште.

– Ияләнеп тә беттем үзегезгә, инде китәсез дә. Менә һәркайсыгызга дип атап ипи салдым. Әле суынмаган, өтереп сумкаларыгызга салыгыз. Башка күчтәнәчем юк, – дип, ашъяулыкны ачып, безгә берәр ипи бирде.

– Кирәкми инде әби. Үзеңә рәхмәт. Безне кунак егетләре урынына сыйлап, карап тордың. Тагын нинди күчтәнәч ул?! – дидек без, бер тавыштан. Тик әби безнең сүзне ишетми иде.

– Әйдәгез, хәзер юл алдыннан утырып алыйк. Шулай тиеш.

Тора башлаган җирдән без кире утырдык. Аңа карата хөрмәтебез шул кадәр зур иде, без өйрәтелгән этләр кебек, әби нәрсә әйтсә, шуны тыңларга әзер идек. Капка төбендә безнең арттан килгән автобусның сигнал биргәне ишетелде. Без, торып китәргә кыенсынып, кымшанмый торабыз.

– Хәерле сәгатьтә. Исән-сау укып, зур кешеләр булыгыз. Бәлки әле мине дә искә алырсыз. Алмасагыз да үпкәм юк. Әйдәгез чыгыйк, – дип урыныннан торды. Без дә ишеккә юнәлдек.

Малайлар-кызлар, шау-гөр килеп, безне автобуста каршы алдылар. Сумкаларны утыргыч асларына урнаштырып бетерүгә, автобус кузгалып китте. Мин тәрәзәгә карадым. Капка төбендә басып торучы Җем-җем – Аннук әби кач кылды да, шакмаклы шәл яулыгының очы белән күзләрен сөртеп алды. Инде автобус тыкрыктан борылды, ә ул һаман да баскан урыныннан кузгалмаган иде әле.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




От мечты до признания: владелец Yasmin Bodrum Resort получил премию Fashion Summer Awards 2025

Джим Керри избавился от особняка в США c многомиллионной скидкой

«Каждый выбирает сам»: Светлана Бондарчук встала на защиту взрослых женщин, носящих короткие платья

Как мусульмане Карабаха хотели креститься по обряду Армянской церкви


At Last We Know Why Shemar Turner Fell To The 2nd Round

Jerome Powell is gaining some key backing on Capitol Hill from GOP senators

American firms in China report record-low new investment plans for 2025, and doubts about their profitability

OpenAI warns that its new ChatGPT Agent has the ability to aid dangerous bioweapon development


Муром ...

Человек против нейросети — суд впервые вернул работу уволенной сотруднице

Объявлена стоимость проезда по новой дороге от Москвы до Екатеринбурга

Российские учёные научились находить «пропущенные» формы молекул с помощью ИИ


В демоверсию Silver Palace можно будет поиграть 3 августа в Китае

Destiny 2 Phoneutria Fera god roll guide: Best perks, barrels, and magazines

В Pokémon TCG Pocket обновится система торговли карточками

The origin of 'AI Appreciation Day' isn't what you think: It was started by an Elon Musk admirer who camped outside of SpaceX Starbase for a year hoping to talk to the billionaire about AI regulation



Овечкин раздал автографы на "коробке" своего детства в Москве

В Москве пенсионер засудил юристов на полмиллиона рублей

Один человек погиб и несколько пострадали в аварии с BMW и "Газелью" в Москве

Аэропорт Пулково будет принимать авиарейсы из Москвы на фоне ограничений




Подводный праздник в Dhawa Ihuru: погружение за скидками

Отдых на Черном море знатно подешевел: россияне дерутся за билеты — сколько теперь стоят туры на шикарные курорты

Надежда Бабкина высказалась о «вражде» с Надеждой Кадышевой

Правительство разъяснило порядок выплат утильсбора.


В Минводах задерживаются рейсы из-за ограничений в московских аэропортах

Анатолий Гарбузов: 260 предприятий подали заявки на ...

Россия значительно уменьшила закупки картофеля из Китая.

Симуляторы стройтехники покажут на выставке «Та самая Москва»


Вероника Кудерметова: Уимблдон — особенный турнир

Рублев прокомментировал вылет с турнира в Лос-Кабосе

Уимблдон-2025 принёс брендам рекордные медийные дивиденды, особенно Ralph Lauren и Кейт Миддлтон

Александрова проиграла Бондарь и не смогла выйти в полуфинал турнира WTA в Гамбурге


ТАСС: суд Москвы восстановил на работе замененную на ИИ женщину

Глава IT-компании покинул пост, попавшись на измене на концерте Coldplay

Шеремет призвал Обаму извиниться за попытки сделать из России врага

Не война - абсурд: Как Исландия смогла унизить Лондон


Музыкальные новости

Сергей Шнуров удивил поклонников своим поведением в Костроме

Юбилейный 10-й VK Fest проходит в Москве

Самойлов сравнил Европу и Россию: «С волками жить — по-волчьи выть»

Анастасия Волочкова улетела на Мальдивы с новым молодым человеком



Аэропорт Пулково сообщил о приеме перенаправленных из Москвы рейсов

В Москве пенсионер засудил юристов на полмиллиона рублей

Аэропорт Пулково будет принимать авиарейсы из Москвы на фоне ограничений

Температура морской воды на крымских пляжах, 20 июля


Юбилейный 10-й VK Fest проходит в Москве

Слуцкий высказался о новых санкциях, введённых против России.

"Локомотив" обыграл "Сочи" в первом туре чемпионата России

«Путь к вершинам»: вдохновляющий проект для детей и подростков с ограниченными возможностями здоровья в Приэльбрусье


Алексей Тузов для китайские-автомобили.рф: Китайская рулетка – выбери авто, потеряющее в первый год эксплуатации 20%, а не 40%

Один человек погиб и несколько пострадали в аварии с BMW и "Газелью" в Москве

Один человек погиб и четверо пострадали в результате ДТП в Москве

Один человек погиб и четверо пострадали в ДТП с «Газелью» и BMW в Москве


На следующей неделе Путин сосредоточится на развитии военно-морского флота.

Путин поделился новостями о развитии производства на "АвтоВАЗе"

Политолог Рар: при встрече Путина и Трампа в КНР США откажутся от ультиматумов

Путин заявил, что восстановление автомобильной промышленности свидетельствует о жизнеспособности экономики.





"Сапсан" отрезал ногу: зацепер стал инвалидом из-за опасного хобби

За жизнь пострадавшего при атаке ВСУ 17-летнего воронежца врачи боролись 10 часов

Медик предупреждает о рисках солнечных ожогов для детей.

В московской клинике нашли камеру у гинекологического кресла


НОВОСТИ РЕН ТВ в 8:30 — Выпуск от 19 июля 2025 года

Зеленский предложил встретиться в Стамбуле на следующей неделе

Кличко заявил о неприязни к разговорам о Зеленском

"Неприятно об этом говорить": Кличко сделал заявление о Зеленском


Спартак" с Мартинсом против "Динамо" Махачкала: стартовые составы дерби РПЛ на "Лукойл Арене

Ветеран "Динамо" Дьяков не верит в конкурентоспособность ЦСКА в РПЛ

Овечкин раздал автографы на "коробке" своего детства в Москве

Овечкин рассказал об открытии в Москве музея в честь своего рекорда в НХЛ




Собянин: пресечена пятая за вечер попытка атаки беспилотника на Москву

Собянин сообщил о сбитых силами ПВО 15 летевших на Москву дронах ВСУ

Собянин: силами ПВО Минобороны уничтожен еще один БПЛА, летевший на Москву

Собянин: уничтожен еще один беспилотник, атаковавший


Эксперт объяснил последствия проглатывания осы.

Вильфанд раскрыл причины тропических ливней в столице

Вильфанд связал приход тропических ливней в Москву с изменением климата

Воронежская бегунья выиграла второй автомобиль в этом году


Надежда Бабкина высказалась о «вражде» с Надеждой Кадышевой

На месте площади перед вестибюлем «Парка Победы» организовали стройплощадку

Ефимов: в Москве для возведения частных домов приобрели более 9,3 га земли

Карельские оружейники вышли в финал первой лиги чемпионата России


Владимир Ефимов: На станции «Рублево-Архангельское» стартовали монолитные работы

Архангельская область - не самое перспективное место для трудоустройства

Органами прокуратуры в сфере надзора за исполнением законодательства при реализации национальных проектов в первом полугодии 2025 года выявлено более тысячи нарушений

Собянин: Первый участок Рублево-Архангельской линии метро полностью пройден


Гранд Сервис Экспресс: задерживаются пять поездов в Крым и семь из Крыма

Информация о задержке поездов в Крым и обратно

Уважаемые пассажиры!. Сегодня в пути следования задерживаются поезда

"Гранд сервис экспресс" сообщил о задержках 16 поездов в Крым и из Крыма


Диагноз смертельный. Или нет? Ошибки врачей едва не доконали звёзд

На месте площади перед вестибюлем «Парка Победы» организовали стройплощадку

Посол заявил о искусственном характере румынизации Молдавии.

Введены временные ограничения в "Шереметьево"












Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Екатерина Александрова

Пройдёт ли россиянка в полуфинал турнира в Гамбурге? Александрова — Бондарь: прогноз и ставка






Интересные каналы в Telegram. Лучшие каналы в Telegram.

Карельские оружейники вышли в финал первой лиги чемпионата России

Что известно о задержках рейсов в аэропортах РФ 20 июля 2025 года

20 июля отменяли и переносили ульяновские рейсы