Добавить новость
ru24.net
«Заман сулышы»
Июль
2016
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Таһир Шәмсуаровтан өр-яңа шигырь

0
Җыелмаган җиләкләрне җыям,
Июлнең дә инде яртысы.
Шушы мәлдә менә  өзү кирәк
Җиләкләрнең иң-иң татлысын.
 
Саклык белән аерам тәркәченнән
Кабатланмас үзгә тәме бар.
Сусыл җиләк менә әйтерсең лә
Үбелмичә калган  иреннәр...
 
Җиләкчеләр сугылмаган монда,
Кызлар кулы монда тимәгән.
Бу җәйдә дә оныттылар диеп,
Тәлгәшләрен юкка имәгән.
 
Ә байтагы сагышларга түзми,
Җир ягалый ятып тапталган.
Тапталса да күңел күзем күрә,
Җәйләр яме һаман сакланган.
 
Җыелмаган җиләк аланында
Каршы ала талгын моңсулык.
Һәрбер җиләк аңа кагылуга
Күңелләргә күчә моң булып.
 
Җиләк чоры, җиләккә тиң чаклар
Мизгел генә бары бу ара.
Колач җәеп, сары күлмәк киеп,
Янәшәдән безнең көз бара.
 
Шушы мәлдә татып карау кирәк
Җиләкләрнең иң-иң татлысын
Җыелмаган җиләк җыеп йөрим,
Июлнең дә  җиткән яртысы.
 
Таһир Шәмсуаров



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Елена Рыбакина раскрыла подробности о проблемах со здоровьем в прошлом году






Хуснуллин сообщил об улучшениях в Крыму за 10 лет госпрограммы

Президент ЦАР вылетел в Москву с официальным визитом

Производитель масла зашел в «Аркус» // ГК «Эфко» купила бизнес-центр в Москве под штаб-квартиру

Скидка 20% и кешбэк 15% на январские покупки в магазине «Эиком»