«Теләмисең икән тапма, тик башкаларга комачаулама»: Россиядә чайлдфрины тыярга телиләр
«Төрле сәбәпләр аркасында бала тапмаган баласыз парларны җәзаларга җыенмыйбыз»
Россиядә чайлдфри идеяләрен таратуны тыю мөмкинлеге (инглизчәдән – балалардан азат кеше) һәм аңлы рәвештә бала табарга теләмәүчеләр хәрәкәтен экстремистик дип тану Россиядә беренче ел гына каралмый. РФ Юстиция министрлыгы башлыгы урынбасары Всеволод Вуколов, Петербург халыкара юридик форумы кысаларында тиешле закон проекты әзерләнә, дип белдергәннән соң, аның турында янәдән сөйли башладылар, дип яза «Республика Татарстан» газетасы порталыннан Егор Никитин.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
– Бу законнар безнең кыйммәтләрне яклау өчен бер корал булырга тиеш, – дип ассызыклады Вуколов.
Юстиция министрлыгы Дәүләт Думасы депутатлары белән бергә чайлдфри идеологиясен тыю турында закон әзерли. Мәсәлән, Башкортстаннан депутат Бийсолтан Хәмзаев «балалардан азатлык» идеологиясен генә түгел, ә аның артында торган хәрәкәтне дә тыю кирәклеген белдерә. Парламентарий фикеренчә, чайлдфри бердәм оешма буларак булмаса да, хәрәкәтнең символикасы, штаб-фатирлары булмаса да, ул юридик яктан теркәлмәгән, чынлыкта аңлы рәвештә бала табарга теләмәүчеләр идеологлары даими рәвештә җәмгыятькә карата тискәре йогынты ясаган эшчәнлекләрен алып баралар: «Алар кешене, шәхси ирек өчен бала табарга кирәкми дип, агрессив рәвештә ышандыра. Бу – ирек түгел, ә деградация. Бу – безнең кыйммәтләребезгә каршы килә һәм чын экстремизм булып тора», – ди ул.
Чайлдфри тарафдарларын ничек ачыкларга һәм нәрсә өчен җәзаларга кирәклеге әлегә бик үк аңлашылмый. Ләкин законны әзерләүчеләр «кысалардан чыкмаска» вәгъдә итә. Аларның сүзләренчә, беркем дә төрле сәбәпләр аркасында бала тапмаган баласыз парларны җәзаларга җыенмый. Сүз җәмгыятьтә зарарлы идеология тараткан өчен җәза бирү турында бара, имеш, балалардан фәкать проблемалар гына килеп чыга һәм балалардан башка яшәү җиңелрәк һәм яхшырак.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Беркемне дә көчләп бала табарга мәҗбүр итеп булмый»
Татарстанның Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец фикеренчә, беркемне дә көчләп бала табарга мәҗбүр итеп булмый, әмма баласыз яшәү рәвешен пропагандалауны тыярга кирәк. Аның сүзләренчә, демографик кризис – Россиянең кискен проблемаларының берсе (Татарстанда 1 хатын-кызга бүген 1,45 бала туры килә, Россия буенча уртача – 1,41, ә халык кимемәсен өчен, һәр хатын-кызның балалары, ким дигәндә, 2 булырга тиеш), ә чайлдфри пропагандасы хәлне тагын да катлауландыра гына.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
– Көнбатыштан безгә килгән бу идеологияне милләтнең «бәрхет» суициды дип атарга мөмкин. Сугышсыз һәм хәрби хәрәкәтләрсез ил территориясен ирекле рәвештә халык санын кыскарту юлы белән азат итүгә ирешү өчен бик җайлы ысул.
Чайлдфри идеологиясе тарафдарлары булмаган хатын-кызлар еш кына бала табуны «соңракка» кичектереп торалар, чөнки башта белем алырга, карьера төзергә, торак проблемаларын хәл итәргә омтылалар.
Еш кына нәкъ менә матди кыенлыклардан курку, үз-үзеңә ышанмау яки эш белән баланы ничек берләштерергә икәнлекне белмәү бала табудан баш тартуга сәбәп була. Шәхси омтылышлар һәм традицион гаилә кыйммәтләре арасында баланс таба белү мөһим.
Минемчә, дәүләт хатын-кызларга карьера һәм «әни ролен» бергә алып барырга мөмкинлек бирә торган шартлар тудырырга тиеш. Мәсәлән: арзан балалар бакчалары, җайлы эш графигы, дистанцион эшләргә рөхсәт бирү, шулай ук лаеклы декрет ялы түләүләре, – дип саный үзе дә 4 бала анасы булган Ирина Волынец.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Аңлы рәвештә бала табарга теләмәүчеләр хәрәкәте – демографиядәге барлык проблемаларның сәбәпчесе түгел»
Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, педагогика фәннәре докторы Ольга Павлова әйтүенчә, демографик ситуацияне яхшырту чаралары булуга карамастан, туучылар саны кими һәм, фаразлар буенча, алдагы елларда да кимиячәк:
– Мондый очракта чайлдфри темасының ни өчен җәмәгатьчелек арасында шау-шулы резонанс тудыруы аңлашыла, әмма ул демографиядәге барлык проблемаларның сәбәпчесе түгел. Элек чайлдфри күренеше тирәсендә андый шау-шу булмаган. Минем уйлавымча, бәлки, бу турыда җитди төстә сөйләшергә кирәк түгелдер. Чөнки еш кына, чайлдфри тарафдарлары булып, чынлыкта, бала таба алмаган кешеләр тора. Бу хәлне алар протест формасына белдерәләр, имеш, мин бала табарга теләмим, дип. Бу – идеология түгел, ә чын фаҗига.
Минемчә, дәүләт халыкның репродуктив сәламәтлеге турында кайгыртырга, киләчәктә бала тапмау белән бәйле проблемаларны ачыклау һәм вакытында чаралар күрү өчен, кечкенә вакыттан ук балаларга сыйфатлы медицина тикшерүләре үткәрергә тиеш.
Ә демографик «чокырдан» чыгу өчен ашыгыч чара буларак, балалары булган гаиләләргә өмет багларга кирәк. Өстәмә ярдәм чаралары белән белән аларга икенче, өченче бала табарга күндерергә була. Әлбәттә, балалар бакчалары һәм яслеләр күбрәк булырга тиеш, бүген без аларның җитмәвен күрәбез. Моннан тыш, яшьләр киләчәккә ышанып яшәргә, лаеклы керемгә ия булырга тиеш, шул чакта алар гаилә булдыру белән генә чикләнмәячәк, гаиләдә әгъзалар санын арттырачак, – дип саный ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Проблеманы тыюлар белән генә хәл итеп булмый»
Аңлы рәвештә бала табудан баш тарту хәрәкәтенең нәселне дәвам итәр өчен табигый омтылышны кире кагучы идеологиясе кешелекнең асылына каршы килә, дип саный Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты, медицина фәннәре докторы Айрат Фәррахов.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
– Бу проблеманы тыюлар белән генә хәл итәчәкбез, дигән фикерне әйтәсем килми. Чайлдфри темасына фикер алышулар бу күренешне популярлаштыра гына, аның турында берни дә белмәгән кешеләрнең игътибарын җәлеп итә. Чайлдфриның агрессив пропагандасы интернетта очрый, әмма мондый мәйданчыкларны оператив рәвештә блоклап куялар.
Бүген без гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү турында күбрәк сөйләргә тиеш. Хатын-кыз алдында «карьерамы, әллә баламы» дигән сорау туарга тиеш түгел. Икесен дә бергә алып барып була, нәкъ менә шундый алым турында элегрәк Россия Президенты Владимир Путин сөйләгән иде. Хәрәкәт векторы шундый булырга тиеш: балаларны яшьрәк чакта табу, әниләр өчен төрле ташламалар, хатын-кызлар карьера баскычында үсеш кичереп, ир-атлар белән беррәттән акча эшли алсын өчен, тиз арада эшкә чыгу мөмкинлеге. Бу очракта алар әни булуны соңрак вакытка кичектермәсләр яки әни булудан баш тартмаслар, дип уйлыйм, – диде депутат.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали