Главные новости Санкт-Петербурга
Санкт-Петербург
Август
2024

Артур Шабакаев белән Иркәнең сынаулы язмышы турында: «Тормыш дәвам итә»

0

Җырчы Иркә бик борчулы көннәр кичерә. Аның махсус операциядәге тормыш иптәше Артур, җитди яраланып, госпитальгә эләкте. Иркә исә ирен госпитальгә кайтарган көнне үк аның янәшәсендә булу өчен, Санкт-Петербург шәһәренә очты. Хәзерге вакытта хәрбине операциягә әзерлиләр.

Бу көннәрдә җырчы үзе һәм гаиләсе өчен борчылып торучы кешеләрнең искиткеч күп булуына да инангандыр. Иркәгә җылы сүзләр язып, рухи яктан терәк булырга тырышучылар саны исәпсез-хисапсыз булды, Шабакаевлар гаиләсенә игътибар да көчәйде.

Артур белән Иркәнең 12 еллык мәхәббәт тарихы һәм махсус операция башланган сынаулы еллары турында, Иркәнең социаль челтәрләрдәге постларын һәм әңгәмәләрдә сөйләгән фикерләрен бергә туплап, «Интертат» язма әзерләде.

Кем ул Артур Шабакаев?

Артур Шабакаев – Казан егете. Аның белән өйләнешкәч тә биргән әңгәмәләрендә, Иркә иренең һөнәре буенча дизайнер-архитектор булуын, үзенең шәхси фирмасында эшләвен сөйләгән булган.

Шәһәрдә үскән егет буларак, Артур татарча иркен сөйләшми. Шулай да, Иркәнең тырышлыгы нәтиҗәсендә, өйләнешкәндә бер татарча сүз дә белмәгән Артур бүгенге көндә бөтен әйткәнне дә аңлый, ватып-сындырып булса да, татарча аралаша ала икән.

Хәрби операциягә киткәнче, Артур өйдән дә эшләгән булса кирәк. «Башкорт хуҗабикәсе»нең «Йолдыз белән бер көн» проектында Иркә иренең фатирларындагы зур гына эш кабинеты белән таныштырган иде. Видеокадрларда Артурның хатынын ничек яратканы күренә: хәтта аның кабинетында да тормыш иптәшенең зур-зур фотосурәтләре эленеп тора.

Фото: © социаль челтәрләр

Махсус операция башланып, повестка килгәч, Артур Шабакаев үзенең курку белмәс ир-егет икәнен дәлилләде: танышлыкларын кулланмыйча, чит илгә качучылар рәтенә кушылмыйча, китеп барды.

«Танышларың аша мине калдырырга тырышсаң, мин түбәнсенәчәкмен. Егетләр сугышта була торып, монда тыныч күңел белән яши алмыйм. Кызларым да миңа: «Башка балаларның әтиләре сугышта, ә син ник бармадың?» диячәк. Шуңа күрә минем карар белән килеш, зинһар. Мин һичшиксез өйгә әйләнеп кайтачакмын, диде», – дип сөйләгән иде Иркә иренең сугышка китәргә карар итүе турында.

Фото: © социаль челтәрләр

Артурның дин юлында булуы да билгеле. Иркәгә концертларда спиртлы эчемлекләр бүләк итсәләр, алар кайту белән чүп чиләгенә китә икән. «Ирем спиртлы эчемлекләрне, гомумән, өйгә кертми. Тамашачы бүләк итә икән, ул аны ача да раковинага түгә, шешәсен чүп чиләгенә ташлый», – дип сөйләгән иде җырчы ире турында.

Махсус операциядән ялга кайтуының берсендә, хәрби Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән дә күреште.

Иркә белән Артурның танышу-кавышу тарихы: «Бу минем балаларымның әтисе булса, дип уйлап куйдым»

Артур Иркәдән 4 яшькә кечерәк. Шуңадырмы, җырчы баштарак булачак иренә җитди карамый, очрашып йөргәндә, сүзгә дә еш килешәләр. Бер әңгәмәсендә Иркә Артур белән 8 тапкыр аерылышып-кавышулары хакында әйткән. Ләкин Артурның яратуы көчле, ниятләре җитди булып чыга.

Яшьләр уртак танышларының туенда таныша. Артур туйда шаһит егет була.

«Артурга шунда ук күзем төште. Дус кызыма: «Карале, шаһит егет ничек чибәр», дидем. Тик шаһит кыз да елмаеп карап утыра моңа. Болар пар түгелме икән, бергә түгелме икән, дип тә уйлыйм. Берзаман елмаеп җибәрде, ул тешләре энҗе сыман ап-ак, тип-тигез. «Ай, матур, бу минем балаларымның әтисе булса», дип уйлап куйдым.

Килде бит бу яныма, мине биергә чакыра. Биемәдем. «О чем вы, я же Иркә», минәйтәм. Ә үземнең шундый биисем килә. Ахырдан тагын килгән бу минем янга. «Ичмасам, фотога булса да төшәргә мөмкинме?» ди. Мин җырларга чыккач, дусты белән «подтанцовкага» чыкты. Соңрак мине интернеттан тапты. Дуслары аңа кызым барлыгын әйткән булганнар инде. «Мин үзем генә түгел», дим. «Мин барысын да беләм, әйдә, паркта йөреп кайтабыз», дип чакырды. Икебезгә дә берәр роза алып килгән иде. Шуннан китте инде. Сентябрьдә беренче тапкыр күрештек, декабрьнең бишләрендә әнисе безгә минем кулны сорарга кайтты», – дип сөйли Иркә үзе ире белән танышу тарихы турында.

Фото: © «Тамаша.ру»

2012 елның язында Иркә белән Артур шау-шу куптармыйча, тыныч кына никах укыталар. Төрле матбугат чараларында чыккан язмаларга караганда, яшьләрнең бәйрәм тантанасында Иркәнең әти-әнисе, гаиләләре белән 3 абыйсы, кияүнең әнисе (әтисе мәрхүм) һәм якын туганнары гына булган.

Фото: © «Тамаша.ру»

Туй мәҗлесе исә «Корстон» күңел ачу үзәгендә шул ук елның җәй аенда узган. Яшьләр бәйрәм тантанасына 70тән артык кунак чакырганнар. Бәйрәмне Иркәнең җыр-моңга гашыйк әти-әнисенең чыгышлары да бизәгән.

Фото: © «Татафиша.ру»

2014 елда Иркә тормыш иптәшенә кыз бала бүләк итте. Аңа Әминә дип исем куштылар. Артур белән Иркәнең икенче кызлары Сөембикә 2015 елда дөньяга килде. Иркәнең беренче никахыннан туган кызы Айсылуны да Артур үз баласыдай күреп тәрбияләде. Билгеле булганча, Айсылу Артурга «әти» дип дәшә.

Артур социаль челтәрләрне, интернет дөньясын, гомумән, гаиләләрен чит кешегә күрсәтүләрне бер дә яратмый. Иренең кызларының фотоларын интернетка куярга рөхсәт итмәве, үзенең дә бик тыйнак кеше булуы хакында Иркәнең күп тапкырлар әйткәне бар.

Мобилизация: «Армиядә хезмәт иткән, таза-сау булган егетләр кача, диләр. Алар өчен оят булып китә»

2022 елда, бик күп гаиләләр белән беррәттән, Шабакаевлар гаиләсенә дә сынау килде. Махсус операция башланганның беренче көннәрендә үк мобилизациягә эләгеп, Артур хәрби операциягә китеп барды. Артурны якыннары озаткан көнне хәрби комиссариат янында «Интертат» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина да бар иде.

«Повестка 2 көн элек килгән, бу турыда Артур 1 көн узгач кына хәбәр итте. Аллаһы Тәгаләдән «бу хәл безнең белән булмасын иде» дип сораган идем. Балаларга әтисенең төгәл кая киткәнен әйтмәдек, Артур: «Армиядәге кешеләр тегендәрәк китәләр, ә алар урынына кешеләр кирәк. Булышырга кирәк», – дип, матур итеп аңлатты. Артур армиядә диңгез пехотасында хезмәт иткән. «Әйләнеп кайтам», – дип вәгъдә бирде. «Кайтам», – дигәч, ышанып торабыз инде.

Артур белән 10 елдан артык бергә без. Тәмле әйберләр пешердем. Үземнең әни, Артурның әнисе дә килде. «Бәлки, китмәскә берәр җаен табарбыз?» – дигәч тә: «Ир-ат сүзе бер була, хатын, кысылма инде», – диде. Мин дәшмәскә булдым. Безгә көчне Аллаһы Тәгалә бирә. Артур үзе дә намаз укый. Ир кешенең тыныч, көчле булуы менә шундый вакытларда сынала.

Артур безгә борчылырга да, еларга да вакыт бирмәде. Һәрвакыт күңелне күтәрде. Моңсуланмадык. Белгән догаларымны укыйм, балаларыбыз да белгән догаларын укый, хәзрәт тә безне тынычландырды, аның белән дә сөйләштек. Иң үтә торган догалар – хатынныкы һәм балаларыныкы икән. Шуңа күрә без бөтенебез догаларыбызны укып, позитив нотада Артурны көтеп торачакбыз», – дип сөйләгән иде Иркә сайтыбыз хәбәрчесенә военкомат янында

Артур Шабакаев үзе исә китәргә тулысынча әзер булуын сөйләде.

«Сәламәтлегем нык. 1 ел диңгез пехотасында хезмәт иткән идем. Хәрби хезмәткә китү куркыныч түгел. Башым эшли. Ничек җиңел китәсең, шулай ук җиңел әйләнеп кайтасың. Иң мөһиме – артыгы белән геройланмаска, командирны тыңларга кирәк. Акыллы, зирәк командирлар булыр, дип өметләнәм. Аларның әмерен тыңларга, үтәргә кирәк.

Үзем белән медикаментлар, эчке кием, термокиемнәр, төймәле кесә телефоны алдым. Качып китүчеләр турында да ишетәбез. Армиядә хезмәт иткән, таза-сау булган егетләр кача, диләр. Алар өчен оят булып китә. Сәер күренеш», – дип сөйләгән иде.

Хәрби өйрәнүләр төгәлләнгән соң Артурның кайнар ноктага киткән вакытын, үзенең иң борчулы мизгелләрен Иркә сәхифәсендә күрсәтте. Хәрби киемдәге Артур Иркә, туганнары, дуслары белән кочаклашып саубуллаша. Өстән явып торган кар астында, кулын болгап, «Экспо»га таба китеп бара.

«Китте... Монысында инде еракка китте... Артык сүз кирәкмәс бу урында... Исән-имин кайт, Артур. Кызларыбыз белән без сине көн дә көтәчәкбез. Йә Раббым, кайтар егетләребезне» – дип язды Иркә.

Иркә инде 2 елга якын ирен көтә

Иркә ирен өзелеп сагынуы һәм аны ничек көтүе хакында социаль челтәрләрдә бик еш сөйли. Үзе рөхсәт иткән вакытларда махсус операциядәге ире җибәргән видеоларны да күрсәтә. Иркә сүзләренчә, Артур – көчле рухлы кеше. Ул беркайчан да кәефен төшерми, кызларының да шат күңелле булуларын, борчылмауларын тели, тормыш иптәшенә кыр чәчәкләре җыеп, аларны фотога төшереп җибәрә.

«Кайттымы әле?» – дип сорыйсыз. Юк! Әлегә шунда, хәбәре бар. Әнә миңа чәчкәләр җыйган. Кулында чәчәк бәйләме, һәрвакыттагыча елмайган. Рәхмәт, шундый булганың өчен. Без сине бик яратабыз, көтәбез».

Фото: © социаль челтәрләр

«Менә 1 ел да 2 ай вакыт үтеп китте Артурның анда киткәненә. Күнегеп беттек, дисәм – алдармын… Сагынабыз. Без өйдә 4 кыз бер-беребезне тотып торабыз. Мин моңсулансам, алар, бөтен көчләрен куеп, мине ул халәттән чыгарырга тырышалар. Алар кәефсезләнсәләр, мин бөтен игътибарымны аларга юнәлтәм. Без аны нык көтәбез. Нык…

Төрле кызык видеолар төшереп җибәрәбез. Кыскасы, ул – безгә, без аңа бер күңелсезләнергә бирмибез. Тормыш, туктамас елга булып, ага да ага. Минем бер секундка да уйлап караганым булмады, менә шулай булыр да, гомеребездә шундый борылыш булыр, дип. Бу – зарлану түгел, бәлки, үз-үзем белән сөйләшүдер. Күптән язганым юк икән бит.

Сорыйсыз бит «ничек син» дип. Мин әйбәт! Балаларым Аллаһка шөкер. Ирем анда, аның да ярыйсы», – дип язды ул, мәсәлән, түбәндәге видео янында.

Җырчы махсус хәрби операция зонасында булган тормыш иптәшенә булган хисләрен җырга да салды. Артурга багышланган «Өзелмәгән өмет» җыры музыкаль мәйданнарга чыкты, тиздән аның катнашында клип та дөнья күрәчәк.«Сагынуымны җырга салдым. Көтәм… Бик көтәм...» – дип язган җырчы.

Җырда:

Сиңа булган хисләремне җуймам,

Гомер буе яратсам да, туймам.

Өзелмәгән әле соңгы өмет,

Яшим һаман, яшим сине көтеп», – дигән юллар бар.

Артурның ялга кайтуы һәм гаиләнең сагынышып күрешү мизгелләре

Инде 2 ел диярлек хезмәт итү дәверендә Артур берничә тапкыр кыска вакытлы ялга кайтып килде. Артурның ялга кайтуын Иркә тамашачысы, сәхифәсен карап баручыларга да сөенеп хәбәр итеп бара. Иркәнең Артурны кызлары белән бергәләп вокзалдан каршы алган мизгелләре дә, иренең беркемгә әйтмичә сюрприз ясап кайтып кергән вакытлары да булды. Алар барысы да – түбәндәге видеоларда. Аеруча, Артурның мобилизацияләнгәч тә иң беренче тапкыр кайтуы хис-кичерешләргә бай булган иде.

«Ниһаять, бу көн килеп җитте. Ул кайтты! Мин бу көнне ярты ел тилмереп көттем. Иң зур бәхет менә шул инде», – дип язды ул вакытта Иркә.

Фото: © социаль челтәрләр

Артур махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан вакытларда гаилә мөмкин кадәр бергә булырга тырыша. Парның репетиция вакытында бергәләп сәхнәдә биегән видеосын халык бик ошаткан иде.

Артур әле быел җәй башында гына да отпускка кайтып килде, кечкенә кызлары Әминә һәм Сөембикәне алып, Сочида ял итеп кайтты. «Кечкенә кызларыбыз ялда. Әтиләре интернетка чыгаруны яратмый. Кайтуын әйтергә, куярга кушмады. Анда мин генә түгел бит, күп кеше шунда, ди. Зинһар өчен, кирәк түгел, ди. Шуңа күрә аерылып торасы килми. Яратмый андый әйберләрне. Артур кайтты.

Балаларны алып, бүгенге көндә алар өчәүләп, рәхәтләнеп, Сочида ял итәләр. Балалар бик канәгать, әтиләре үзе дә бик бәхетле, әмма һәр видео астында шәхси тормышыбызны дөньяга чыгаруны тыярга кушты Артур. Аңлыйм, беләсе килгән кешеләр дә бардыр, шуңа күрә генә әйтеп алдым. Безнең барысы да әйбәт, Аллаһка шөкер», – дип сөйләде җырчы бу хакта социаль челтәрдә.

«Артурдан күңелсез хәбәр бар»

Кызганыч, моңа кадәр ире турында бары тик позитив нотада гына сөйләргә тырышкан Иркәгә бу көннәрдә язылучыларына Артур турында күңелсез хәбәр җиткерергә туры килде. Артур яраланып, Санкт-Петербург шәһәрендәге хәрби госпитальдә дәвалана. Иркә, авыр хәбәрне алу белән үк, ире янына юл тотты. Хәзерге вакытта Артурны җитди операциягә әзерлиләр.

«Җиңел үк дип әйтеп булмый, җитди яра. Иң мөһиме: Артур исән-сау, сөйләшә. Ашады-эчте, аз гына шаярып та алды. Бик көчле рухлы кеше икәнен беләсез. Җиңел булмаган операциягә әзерләнәчәкбез. Аз-маз хәбәргә чыгып торырбыз. Иң мөһиме – ирем исән-сау. Безнең белән булганыгыз өчен бик зур рәхмәт. Тормыш дәвам итә, без алга барабыз. Барысы да искиткеч булачак, амин. Аллаһы Тәгәләгә тапшырдык. Барысы да Ходай кулында», – дип элемтәгә чыкты госпитальдән Иркә.

Артурның тизрәк савыгып, тормыш иптәше һәм балалары янына исән-имин әйләнеп кайтуын телибез.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



Сотрудники Росгвардии задержали нетрезвого водителя в подмосковных Люберцах

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: 2,5 млн жителей Москвы и Московской области получили пособия по временной нетрудоспособности с начала 2024 года

Росгвардейцы принимают участие в обеспечении правопорядка в период проведения Единого дня голосования в Подмосковье

Выставка «Я ты мы другое» в музее-квартире И.Д. Сытина


В Екатеринбурге стартует международный фестиваль театров кукол

Гастроэнтеролог Садыков объяснил, для чего нужна бесшлаковая диета

Продвижение Стихов. Раскрутка Стихов. Продвижение Песни. Раскрутка Песни.

Travel-гид по России от «Авторадио»


Married At First in chaos as scores of women accuse contestant of abuse – just one year after arrest of another groom

The £14,000,000 space-age tower left to rot next to UK motorway

Watch Real Madrid star Tchouameni’s bizarre ‘Fifa glitch’ tackle as optical illusion leaves fans completely baffled

Los Gatos jumps on Liberty early, shuts down ground game and forces visitors to the air


Портативный ТСД корпоративного класса Saotron RT-T70

Открыто рабочее движение по съезду строящейся развязки на трассе М-7 «Волга» в Татарстане

В Тамбове женщины за счёт несуществующих детей получали выплаты

МОШЕННИЧЕСТВО «ПОД ПРИКРЫТИЕМ»?


Methods 4: The Best Detective выйдет в декабре на iOS и Android

Полный гайд по Муалани из Genshin Impact: скиллы, билды, артефакты и команды

Risk of Rain 2's creators, along with 'many other' devs from Hopoo, have been snapped up by Valve—which means the end of the studio's unannounced game

Court locks in Bungie's $4.4 million win against Destiny 2 cheat maker, refuses request for a new trial



В Петербурге возбудили дело по факту отравления граждан на избирательных участках

В Петербурге больше 27% жителей проголосовали на выборах губернатора

Старовойт: реализуются работы по нескольким ВСМ, параллельно с Москва-Петербург

СК возбудил дело после отравлений на избирательных участках в Петербурге




МИД Узбекистана: из РФ вернули 14 детей, оставшихся без присмотра родителей

Встроенный шкаф на заказ от производителя в Санкт-Петербурге

Дорогой дальнею: как изменился спрос на туры по России

Единый день голосования – 2024: кого избирают


Эта песня отражение семейной трагедии: Александр Иванов о «Песне про любовь»

СК возбудил дело после отравлений на избирательных участках в Петербурге

WP: эколог Хауг рассказала о пуле в теле «русского кита-шпиона» Хвальдимира

Жители Санкт-Петербурга отравились на избирательных участках, возбуждено уголовное дело


Соболенко обыграла шестую ракетку в финале Открытого чемпионата США по теннису

Теннисистка Калинская посетила матч первой ракетки мира Синнера на US Open

Арина Соболенко квалифицировалась на Итоговый турнир WTA

Первая ракетка мира Синнер впервые вышел в финал Открытого чемпионата США


МИД Узбекистана: из РФ вернули 14 детей, оставшихся без присмотра родителей

Жители Санкт-Петербурга отравились на избирательных участках, возбуждено уголовное дело

Дорогой дальнею: как изменился спрос на туры по России

Эта песня отражение семейной трагедии: Александр Иванов о «Песне про любовь»


Музыкальные новости

Волочкова опубликовала фото с тяжелобольным отцом

Певица Алла Рид выступила на вечере в честь юбилея комедии "В джазе только девушки»

Алсу, Сергей Лазарев, Лариса Долина и другие звезды на концерте «День знаний в кругу семьи»

Баста, Ваня Дмитриенко и «Три дня дождя» появятся в продолжении сериала «Плакса»



В Петербурге возбудили дело по факту отравления граждан на избирательных участках

СК возбудил дело после отравлений на избирательных участках в Петербурге

Старовойт: реализуются работы по нескольким ВСМ, параллельно с Москва-Петербург

В Петербурге больше 27% жителей проголосовали на выборах губернатора


Питчинг Релиза. Питчинг релиза Яндекс музыка. Питчинг релиза ВК.

Общество: Путин открыл первую очередь кинопарка «Москино», готового соревноваться с Голливудом

Бауманка, Москино, метро: Путин и Собянин открыли новые объекты в Москве

Михаил Мишустин проголосовал на выборах в Москве в онлайн-формате


В Петербурге на Маршала Жукова произошло ДТП

В Санкт-Петербурге женщина на "Пежо" сбила ребёнка на самокате

"Фонтанка": в Петербурге пассажир троллейбуса оголился перед школьницей

В Петербурге на Ворошилова автомобили получили повреждения из-за пожара


Идем в город изумрудный. В Москве открыли Троицкую линию метро

Минтранс работает над сокращением времени в пути на юг по поручению Путина

Символ славы: в Петербурге похоронили конструктора подлодок Игоря Спасского

Разгромный ответ американского журналиста на вопрос: «Почему Путин не хочет улучшить ужасную жизнь людей за пределами Москвы и СПб?» (ФОТО)


Пассажирский поезд Бишкек-Москва может начать курсировать в 2025 году

Пассажирский поезд Бишкек-Москва может начать курсировать в 2025 году




Ветераны и инвалиды ВОВ проедут 8 сентября в транспорте Петербурга бесплатно

Врачи из Санкт-Петербурга проведут отбор на операции по ОМС

Пьянка в Муринском парке Петербурга закончилась реанимацией

Борющийся с лишним весом сын Сафронова кардинально изменился после жуткой травли


Фронтовая сводка 6 сентября

Страны Запада отклонили просьбу Зеленского разрешить удары вглубь России


Петербургский СКА обыграл "Ладу" со счетом 3:1

Звездный нападающий дебютирует в Алматы? "Зенит" отправился на матч с "Кайратом"

Ротенберг после 3:1 с «Ладой»: «Всех с почином! Огромная благодарность болельщикам! ❤️»

Семак привлек пять футболистов молодежной команды «Зенита»




Путин и Собянин открыли новые корпуса Бауманки

Сергей Собянин. Главное за день

Путин и Собянин открыли первый участок новой Троицкой линии метро

Собянин назвал Москву городом великих свершений


Экологичное прогулочное судно «Мойка 2.0» пройдет по рекам и каналам Петербурга

В Петербурге протестировали новое электросудно для речных прогулок

В Петербурге на прогулочные маршруты выпустят электрическое судно «Мойка 2.0»

Вода в Финском заливе опять позеленела из-за цветения водорослей


WP: эколог Хауг рассказала о пуле в теле «русского кита-шпиона» Хвальдимира

Мерный атом: на Дальнем Востоке появится несколько АЭС

СК возбудил дело после отравлений на избирательных участках в Петербурге

Эта песня отражение семейной трагедии: Александр Иванов о «Песне про любовь»


Беспроводной сканер штрих-кодов SAOTRON P05i промышленного класса

Жители Архангельска жалуются на запах гари в воздухе

Полиция остановила грузовой автобус с нелегалами, направляющийся из Москвы в Архангельск

Путин: Россия намерена развивать университеты в Арктике и на Дальнем Востоке


На фестивале «Серебряная ладья» в Костроме победила команда из Казахстана

Оперативный штаб в Симферополе будет отвечать за борьбу с терроризмом в акватории Азовского моря

Севастополь — в топ-5, Симферополь в аутсайдерах. IQ крымских городов

В Симферополе загорелась многоэтажка, эвакуируют людей


МИД Узбекистана: из РФ вернули 14 детей, оставшихся без присмотра родителей

Матерей лишили почти половины маткапитала, а он купил себе частный самолёт: Полиция вскрыла многолетнюю схему мошенничества

НОМ заподозрил проведение намеренной кампании по очернению выборов в Петербурге

WP: эколог Хауг рассказала о пуле в теле «русского кита-шпиона» Хвальдимира












Спорт в Санкт-Петербурге

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Соболенко выиграла второй «Большой шлем» в сезоне и третий в карьере






Дорогой дальнею: как изменился спрос на туры по России

Жительница Петербурга: тренер по плаванию защипал моего сына до синяков на теле

Матерей лишили почти половины маткапитала, а он купил себе частный самолёт: Полиция вскрыла многолетнюю схему мошенничества

Эта песня отражение семейной трагедии: Александр Иванов о «Песне про любовь»