Главные новости Санкт-Петербурга
Санкт-Петербург
Ноябрь
2024

Күрше төбәктә авариядә әни-кызлы ике кеше үлгән, әтиләре һәм ике нәни малай имгәнгән

0

Киров өлкәсендә 2 ноябрьдә авариядә 2 кеше үлгән, 3 кеше имгәнгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы телеграм-каналында хәбәр ителә.

Фаҗига Р-243 федераль трассасының 825нче километрында була. Биредә җиңел автомобиль йөк машинасына бәрелә. Җиңел машинада ир-ат, хатын-кыз һәм 2 бала була.

Җиңел машина йөртүчесе салонда кысылып кала, аны коткаручылар чыгара.

Кызганычка, хатын-кыз һәм 8 яшьлек кыз бала һәлак була. Ир-ат, 2 һәм 5 яшьлек балалар имгәнә, алар авыр хәлдә хастаханәгә озатылган, диелә ведомство хәбәрендә.

Фото: © https://t.me/mchs_official

Киров шәһәре басмасы белешмәсе буенча, фаҗига Афанасьев районында килеп чыга. Басманың үз чыганагы хәбәр иткәнчә, авариягә очраган «Chevrolet Cruze» машинасында Таҗикстаннан килгән гаилә була. 2 ноябрьдә иртән-иртүк алар Кострома – Шарья – Киров – Пермь трассасы буйлап Ленинград өлкәсенә бара. Машинада ир белән хатын, аларның 1 кызы һәм 2 улы була.

Шаһитлар сүзләренчә, һава шартлары бик начар була, кар күп ява, юл өслеге тайгаклана. Соңрак ачыкланганча, машинада җәйге резиналар тора. Йөртүче идарәсен югалта һәм каршы як полосага чыга. Шунда ук күп тонналы «Scania» йөк машинасына бәрелә. 8 яшьлек кыз алгы пассажир урынында, иминлек каешы белән эләктерелгән булса да, үлә. Аның 30 яшьлек анасы арткы утыргычта иминлек каешларын эләктермәгән. Ул алгы тәрәзәдән очып чыга һәм табиблар килгәнче үлә.

Әти кеше һәм 2 нәни малай бик җитди имгәнә, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Санкт-Петербурге

Новости спорта


Новости тенниса
Александр Зверев

Australian Open. 12 января. Турнир начнут Котов, Зверев, Рууд, Мирра Андреева, Павлюченкова, Потапова, Блинкова, Соболенко






Газпром подтвердил массовые сокращения в центральном аппарате

Писательница Арбатова оценила идею отдать государству контроль за ценами на книги

РЕН ТВ: москвич нашел мумию отца, которого считал пропавшим, в его же квартире

Отделение поликлиники № 107 в Красногвардейском районе открыли после ремонта