Главные новости Таганрога
Таганрог
Ноябрь
2024

Алты айлык малай үлгән, аның игезәге реанимациядә ята

0

Таганрог шәһәрендә 6 айлык малай үлемен тикшерәләр. Табиблар анда һәм аның игезәге булган малайда травмалар булуын ачыклаган. Балаларның берсе исән, берсе үлгән. Хәзер тикшерүчеләр төрле версияләрне карый, шул исәптән балаларның ата-аналарын да тикшерәләр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

24 ноябрьдә сыра сата торган кибеткә хатын-кыз килә. Ул игезәк балалар йөртә торган арба белән килә, анда сабыйлар ята.

Сатучы сүзләренчә, хатын аякларында көчкә басып тора, аннан хәмер исе килә, авырлык белән генә сөйләшә.

Хатын балалар белән нидер булганын көч-хәл белән генә аңлата. Сатучы исә шул чакта балаларда травма булуын абайлап алгандыр, мөгаен. Ул шунда ук «ашыгыч ярдәм» чакыра.

Табиблар килгәндә малайларның берсе үлгән була инде. Икенче баланы хастаханәгә алып китәләр.

Сайт чыганагы белешмәсе буенча, икенче бала да авыр хәлдә, ул реанимациядә.

Балалар үскән гаилә турында белешмә күп түгел. Күршеләре сүзләренчә, аналары да, аталары да салгаларга ярата.

Табиблар бала гәүдәсендә гематомалар булуын ачыклый.

Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Ростовской области

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Курникова

“Курникова в инвалидном кресле больше не нужна?”, – поклонники Иглесиаса нашли ему новую пассию






Жители Таганрога стали массово выходить на лёд

Руководство и сотрудников Таганрогского морга обвиняют в получении взятки

В Воронежской области нашли «похищенную» студентку из Таганрога

На руководителя и сотрудников Таганрогского морга завели уголовное дело