Главные новости Тольятти
Тольятти
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

Ире белән кайнанасы кыйнаган хатын: «Көрәк белән суктылар, баланы урларга маташалар»

0

Тольяттида яшәүче ир, анасы белән бергәләп, элеккеге хатынына һөҗүм иткән. Хатын суд аша кызын үзе янына алган булган. Кайнана киленен көрәк белән кыйнаган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Наталья исемле хатын 6 яшьлек кызы Настя белән бергә була алмаган. Атасы баланы 1 ел буена анасына каршы котырта. «Право на счастье» оешмасы бу хатынга кызын кайтарырга ярдәм итешә. Хәзер оешма җитәкчесе куркыныч хәбәрләр җиткерә. Натальяны кыйнаганнар, Настяның атасы – элек бергә яшәгән ире Владимир – анасы белән килеп, баланы алып китәргә маташа, алар сөйләшеп тә тормый.

Ир белән хатын 1 ел элек талаша, алар рәсми рәвештә язылышмаган, Настя исемле кызлары бар. Владимир гел көнли, хатынын гел кыйный, шуңа күрә хатын китә, кызын да алып китә. Ул балага атасы белән очрашырга рөхсәт итә, алып китеп йөрүгә дә каршы булмый. Бер ял көнне Владимир баланы үзенә алып китә һәм кире китерми.

Владимир сүзләренчә, Настя әбисе белән әтисенә анасының яңа егете үзенә «бәйләнүен» әйткән. Владимир полициягә гариза яза, ләкин экспертиза баланы көчләүне расламый. Наталья барыбер яңа сөйгәне белән аерылыша, юкса Владимир баланы бирмәү белән куркыта.

Шулай берничә ай уза, Наталья көн саен кызы янына килеп йөри, баланы аңа каршы котыртуларын күрә. Аннары аңа ишек ачмый башлыйлар. Наталья судка бирә. Психологик экспертиза баланы анасына каршы котыртуларын билгели. Тольятти суды баланы анасына кайтару карарын чыгара. Владимир ризалашмый, баланы тагын алып китә. Ул да судка бирә, тик аның гаризасын канәгатьләндермиләр. Настяны атасы суд залыннан урлап алып китә. Аннары баланы суд приставлары белән анасына кайтаралар.

Бала тынычлангач, әтисе белән әбисенең әнисен хурлавын сөйли. «Әнисе килеп, аны авылга алып барып үтерәчәк, дигәннәр. Имеш, әнисе эчә, агуланган ризыклар ашата», – дип әйткәннәр.

Психологлар белән эшләгәннән соң, бала белән ана арасы җайлана. Тик бу озакка бармый, Владимир һәм аның анасы тагын эшкә керешә. «Настяның атасы, аның анасы, анасының дус хатыны Наташаның кайда яшәгәнен белгән, сөйләшеп тә тормыйча, аны кыйнаганнар, Настяны урларга маташканнар. Сабый анасыннан китәргә теләмәгән», – ди волонтерлар.

Бәхеткә, кайнана баланы урлый алмый. Бу вакытта якында гына Настяның анасы ягыннан бабасы була, тавышка күрше килеп җитә – шулай итеп, элеккеге кайнанадан, аның дустыннан коткаралар. Алар көрәк белән коралланган булган. Наталья бик җитди имгәнгән – аның бөтен тәне күгәргән, күз төбендә дә зур урын күгәреп чыккан.

Хәзер Наталья полициягә гариза язган. Кайнана да полициягә гариза язган – ул сөякләре сынуын, баш мие селкенүен әйтә, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Самарской области

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Джессика Пегула снялась с турнира WTA-500 в Брисбене из-за травмы






Михаил Мишустин и Максим Соколов обсудили перспективы развития "АвтоВАЗ"

"КуйбышевАзот" подвел итоги стипендиального конкурса

Директор Самарского филиала «Т Плюс» поздравил победительницу корпоративной Олимпиады по математике

7 причин, почему вам нужна Lada Aura