Главные новости Тулы
Тула
Март
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Татар җыры»на 25: «Һәр йортка кер безнең татар җыры»

0

«Татар җыры» фестиваленә барыр алдыннан никтер күңелемне бераз борчылу биләп алды. Шоу-бизнес, сәнгать һәм мәдәният яңалыкларыннан йөз процентка хәбәрдар булмаганга, татар эстрадасы дөньясында төп вакыйга булып саналган бу концертка барып, тиешле дәрәҗәдәге материал яза алырмынмы икән, дидем. Үземне 16 яшьләрдә беренче тапкыр күрше авыл егете янына капка төбенә кич утырырга чыккан кыз кебек хис иттем. «Татар җыры»на барачагымны белгән социаль челтәрләрдәге бер язылучым: «Иркәне җырлаталар микән? Ни булып бетте микән?» – дип сорагач та, аптырап калдым башта. Аннан исемә төште: нәкъ менә мин декрет ялына киткәндә Иркә белән «Барс медиа»га катнашы булганнар арасында гауга булып алган иде. Төшеп калганмын... Мин инде дүртенче ел декрет ялында. Бу дүрт ел эчендә ике малай алып кайттым. Хәлләр алга таба бара, шөкер. Кечкенәсенә әле сигез генә ай. Балалар үстерү белән бәйле бераз мәшәкатьле көннәремнән төшеп калып, «Татар җыры» концертын карарга килеп утырдым. Синең хәл-әхвәлләрең ничек соң, дускаем?..

Камил Гәрәевка – Дуслык Ордены

Концерт «Татар җыры» гимныннан башланып китте. Аны Иркә, Марат Галимов, Айдар Галимов, Эльмира Кәлимуллина, Шәкүр «Казан нуры» ансамбле белән бергә башкарды. «Михнәтләрдән саклап калыр, тугры юлдаш безнең татар җыры», - дип суздылар. Күңелләр тагы да канатланып куйды, чөнки сәхнә нурга күмелде.

«Татар җыры» фестиваленең дәрәҗәсенең югары булуын дәлилләп, залда оешма җитәкчеләре, район башлыклары, затлы күлмәкләр кигән ханымнар, ыспай кәчтүмнәрдән булган ир-атлар күренде. Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы үзе дә килергә тиеш, дигәннәр иде, кызганыч, килмәде. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да килгән иде. Ул, тамашачыларны татар җыры бәйрәме белән котлап, «Барс рекордс» ширкәте җитәкчесе Камил Гәрәевка «Дуслык» Орденын бирде. Котлыйбыз! Камил Мәүлет улы үз чиратында шулай ук халыкны сәламләде һәм «Татар җыры» фестиваленең әле киләчәге барлыгын ассызыклап үтте. Зал «уптым илаһи» Амин, дип куйды.

Алып баручылар, гадәттәгечә, Гөлназ Сәфәрова, Рамил Шәрәфиев һәм Айрат Ильясов иделәр. Коллегам Гөлүзә Ибраһимова әйтмешли, син тагын бер-ике малай алып кайтсаң да, алып баручылар үзгәрмәс. Гөлназ – ул «Татар җыры»ның бер гадәте кебек инде. Шулай да яңа тавышлар да кирәк.

Галимов, Салават һәм Төхвәтуллин

Җырчыларга күчик. Дүрт ел дәвамында, бәлки, берәр яңа тавыш барлыкка килгәндер, дигән идем. Яшь, чатнап торган берәр егет яки кыз бардыр дигән идем. Юк икән! Наилә Славина премиягә ия булды, ул яшь, тик тавышы яңа түгел. Белмим, сәбәп нидәдер, әмма соңгы елларда яңа тавышлар ишетелми. Телевидениеда күренгәли инде алар, ләкин шау-шу белән килеп кергән артист юк. Продюсерлар кытлыгымы бу, әллә инде талантлы яшьләребез зур сәхнәгә менәргә омтылмыймы?!

Альберт Вәлиуллин популярлашып киткән. Концертында булганым юк. Хатын-кызлар мәхәббәте дип ишетеп беләм. Хәтта фестиваль алып баручысы Гөлназ Сәфәрова фикеренчә, нәкъ менә Вәлиуллин типажындагы ир-егетләргә насыйп ярың көнләшергә дә мөмкин. Альберт биимичә җырлый торган артист икән. Сәхнәнең бер ягыннан икенче ягына да йөрмәде. Җитди ир-ат, күрәсең. Шәхси концертын күреп кайтырга теләк барлыкка килде инде хәзер. Ник моңа кадәр күтәрелмәде икән? Интервьюга чакырам әле, сорап карармын. Альберт «Алтын барс» сынын беренче тапкыр алса, Айдар Галимовның сыннары нәкъ 25кә тиң. Ул – абсолют батыр кебек. Галимов хит җырларыннан төзелгән поппури җырлады да үзенең шәхси концертына йөгерде. Кайчан карама, бер дә картаймый кебек Айдар абый. Гомергә шулай булсын, сәламәтлек телибез!

Айдар Галимов белән беррәттән Салават та сыннар алу буенча җиңүче була алыр иде, ләкин, Төмән якларында гастрольләре булу сәбәпле, ул концертка килә алмады. Хәтерләсәгез, «Татар җыры» 2024нче елның 21 декабрендә булырга тиеш иде. Кызганчка каршы, Казанда дроннар һөҗүме булып, оештыручыларга фестиваль датасын үзгәртергә туры килде. Шушы үзгәрешләр булу сәбәпле, Ришат Төхвәтуллин һәм Салават фестивальдә була алмадылар. Ришат экраннардан гына Уфадан сәлам юллды, аңа нәкъ менә Уфа сәхнәсеннән «барс» сынын тапшырдылар.

«Туган як» җыры – халыкныкы

Эльмира Кәлимуллинага Резедә Гөбәева белән Эльмир Низамов матур җыр язып биргәннәр. «Әнкәй көтә» дип атала ул. Халык җыры дәрәҗәсенә күтәрелгән «Без биш бала үстек» яки «Чыгарсыңмы каршы алырга?» җырлары рәтендә тора алырлык материал бу. Ләйлә Фазлыева да аның иҗатын хөрмәт итә кебек. Динә Гарипова, Виктория Барс һәм Эльмира «Туган як»ны җырлагач, ул Эльмирага хәтта француз үбүен дә юллады. Кәлимуллинага фестивальнең иганәчесе булган «ТАТНЕФТЬ» компаниясе яңа җырга аранжировка ясату өчен 100 мең сум акча бирде. Димәк, кабат шедевр көтәбез!

«Туган як» җыры турында сүз кузгалтылгач, бер теманы телгә алып үтмичә булдыра алмыйм. «Барс медиа» белән Элвин Грей арасында гауга булып алган иде, ул әле дә дәвам итә. «Туган як» җырының авторлык хокуклары «Барс» компаниясендә булса да, Элвин Грей аны җырлавын дәвам итә. Мәсьәлә аның бу җырны башкаруында да түгел, ул авторларны дөрес әйтми икән. Радик көй һәм сүз авторы дип Урал Рәшитовны атый. Әйе, көе Уралныкы, әмма сүзләре Гөлнара Рәшитованыкы. Билгеле булганча, Радик башкаруындагы бу җыр һәм клип Интернет киңлекләреннән алып куелган.

«Туган як» җыры сүзләренең авторы Гөлнара Рәшитова үзе дә «Татар җыры»нда бар иде. Аңа 2003 елда шушы җыр яздырылган пластинканы бүләк иттеләр. Бу җыр Вәсилә Фәттахованың рухына дога булып ирешсен. Автор сүзләренчә, ул җырны башкаруларына бер дә каршы түгел. «Барысы да җырласын, җыр халыкныкы бит ул», – диде автор.

Сәнгатьнең югары дәрәҗәсе

Филүс Каһиров концертта иң көтеп алынган җырчыларның берсе иде. Ул икене җырлады. Без хәзер горурлык белән Бигичев, Шакиров, Авзалова турында еш кына искә алабыз. Аларны данлыклы җырчылар рәтенә кертеп, үсеп килүче буынга нәкъ менә аларның иҗаты аша татар халкының мәдәниятенең һәм сәнгатенең моңлылыгын һәм зәвыгын күрсәтәбез. Еллар үтәр, безнең балалар үсәр...Аллаһ сәламәтлектән аермыйча, Филүс әле озак еллар иҗат итсә, безнең оныкларыбыз да татар моңының нечкәлеген һәм тирәнлеген аңлый алачак. Чын профессионал һәм талант! Шакировларга – менә дигән алмаш! Филүс рэпер Шәкүр белән бергә Илһам ага репертуарыннан «Бик ерак идек без» җырын башкарды. Күзләр мөлдерәмә яшь белән булды!..Илһам Шакировның да тавышын ишеттерделәр. Ул җырлаган өзек яңгыраганда, басасым килгән иде. Динә Гәрәева да каршы түгел иде кебек, ләкин без утырып калдык. Кичерсен олуг шәхес.

Идрис Газиев та бар иде. Ул «Яңа рәхәтлек» җырын башкарды. Соңгы 3-5 елда кешеләр психология белән ешрак кызыксына башлады, килешәсезме? Психологиянең төрле якларын өйрәнәләр, консультантлар да артып китте. Менә Идрис абыйның җыры да медитация өчен менә дигән фон була алыр иде. Барлык борчулар онытыла, күзләр йомыла, яшәү – рәхәт һәм бәхет.

Илгиз Мөхетдинов та «Татар җыры» сәхнәсендә, шөкер. Аны да күреп, ишетеп алганнар. Гадәттә, Илгиз кебекләргә «неформат», диләр бит. Илгиз җырлаган материалны да «Татар җыры» сәхнәсеннән ишетү бераз аптырашта калдырды. Җырчы Муса Җәлил сүзләренә язылган «Төрмәдә төш» җырын башкарды. Тулы бер спектакль күрсәттеләр! Менә сәнгатьнең югарысы. Даими «Барс» концертларына йөргән тамашачы үзе дә озак шушы кичерешләрдән арына алмады. Браво! «Татар җыры»ның артистлар составын контрольдә тотучыга, режиссерларга рәхмәт. Бу чыгышның тагын бер асылы бар иде: Муса Җәлилнең оныкчыгы Екатерина скрипкада уйнады. Нинди зур эш башкарган оештыручылар. Әйтик, танылган скрипкачы Динә Закированы чакырмаганнар бит, ә нәкъ Екатеринаны эзләп тапканнар. Залда Җәлилнең оныгы Татьяна да бар иде. Сез дә карап алыгыз әле…

Сафин, Асадуллин, Гарипова, Сәидә

Илгиздән соң Илшат Сафин чыкты. Ииих, авыррак булды бугай аңа. Чөнки лирик геройның, төрмәдә иза чигеп, газиз кызын сагынуы белән сугарылган җырдан соң Илшатның тиз ритмлы җырына күчү җиңелләрдән булмады. Ул да алкышлар сорый да соң, елап беткән тамашачы тиз генә айный алмады. Шуңа күрә Илшатның бу җыры сизелмәде дә кебек. Оештыручыларга Илшат белән Рөстәм Асадуллинны урыннары белән алмаштырасылары калган. Рөстәмнең җыры салмаграк бит. Искә төште: Рөстәм популяр «Яшьлегем» җырын ике тапкыр башкарды. Кирәкмәс иде. Җыр тәмамлангач, ул кулына баян алды. Ура, баянга кушылып татар халык җырын башкарабыз, дигән идем… Их, кабат шул «яшьлек». Концерт программасы болай да 5,5 сәгатьлек! Ник оештыручылар Рөстәмгә ике тапкыр берүк җырны башкарырга рөхсәт иткәннәр икән?

Динә Гарипова һәм Сәидә Мөхәммәтҗанова да булды. Алар татар милләтен бар дөньяга танытучылар, шуңа күрә без аларга бары тик рәхмәтле генә. Динә Зөлфәт Хәким белән дуэт та башкарды. Зөлфәт абый бу җырны үзе язган. Чыгыш тәмамлангач, ул Динәне рәхмәт йөзеннән кочаклап алды. Автор өчен җырның тиешле дәрәҗәдә башкарылуыннан да кадерлерәк нәрсә юктыр ул.

Яшьләргә юл!

Икенче бүлекне, алып баручылар әйтмешли, яшьләр ачып җибәрде. Рафис Кәлимулин, Чулпан Йосыпова, Гөлназ Асаева, Марат Яруллин, Нәгыймова һәм башкалар. Болар әле дә эстрадада үз урыннарын булдырып йөрүчеләр. Әйе, алар популяр, сүз юк. Ләкин шушы популярлыкны тотып калу да кирәк бит әле.

Рифат Зарипов та бар иде. Аның турында популярлыгын югалта бара, дип ишеткәлим соңгы вакытта. Ул популярлыкның бер йөз процент туры киләчәк алтын ачкычы да юк шул. Рифат төркемен бераз алыштырган, бэк-вокалист булып яшь кызны алган. Шуңа күрә бетте-сүнде, димәгез әле.

Асаева «Нигә ялгыз соң син, әйт, аккошым» башкарды. Башкортстанның атказанган артисты исеме икәнен бик матур итеп әйтте Ильясов бу юлы. Алар берәр ай элек сүзгә килеп алганнар иде, хәтерләсәгез. Йосыпова «боевая» инде. Йодрык тотып җырлый ул. Ул Хәния Фәрхинең «Син дөньяда яши» җырын башкарды. Мәңгелек җырлар бар инде. Дога булып ирешсен! Шулай да заман авторлары да нәкъ менә гомере озын була алырдай, истә калдырылдай җырлар иҗат итсеннәр иде.

Данир Сабиров «Әкълимә» җырын яңарткан. Сүз артыннан кесәгә кермәгән артист урынлы шаярулар белән тамашачыга дәште. Ул хатын-кызларны бәйрәм белән котлап: «Ирегез психланганда, тынычландыра белегез. Ә тыныч булганда, психландырыгыз», – диде.

Марат Галимов бу арада популяр булган «Кошлар» җырын башкарды. Бу җыр Маратның барлык сәләтен ачып бирә. Бераз булса да вокалда нәрсәдер аңлаган кеше буларак әйтә алам, җырчы төрле катлаулы алымнар белән җырлады. Марат хаҗ кылган, биш вакыт намазын укый. Ул соңгы елларда җырчы Марсель Вәгыйзов белән дуэт буларак эшли. Алар мөнәҗәтләр, дин белән бәйле җырлар башкара. Аллаһ кабуллардан кылсын.

Илнат Фәрхуллин Татарстанның атказанган артисты исеменә лаеклы булды. Ихлас котлыйбыз! Илнат үзе ябык һәм бәләкәй генә булса да, зуур сәхнәне биләп алу сәләте бар. Бөтен сәхнә аның белән тула. Илнат кәләше Регина белән туйларына әзерләнеп йөри. Туй җәйгә планлаштырыла.

Алсу белән Азат Фазлыевлар чыгыш ясаганда, үземнең яшь парның туенда кебек хис иттем. Азат тормыш юлдашына шундый наз һәм хөрмәт белән карый! Аларның хәрәкәтләре дә кәләш белән кияүнекенә охшаган иде. Тиздән бу парның бергә гомер итүенә егерме ел була икән, алар 2007 елда өйләнешкәннәр. Еллар үтсә дә, шушы назлы карашны саклап кала алу – үзе бер бәхет инде Алдагы тормышлары да тигезлек белән үтсен.

Марат Яруллин белән Ильмира Нәгыймова бүген иң популяр җырчылар рәтендә. Яхшы тандем! Аларның сәхнәдә селкенүләре дә, биюләре дә бер-берсенә килешеп тора. Нәгыймова күз явын алырлык чибәр, Марат бераз «плохишь». Ильмира татар эстрадасында минем белән исәнләшмәгән бердән-бер артист!

Вадим Захаров өчне җырлады. Аңа гына өчне җырлаттылар. Халыкныкы инде, ләкин халык үзе генә арып беткән иде инде. Вадимның саксафонистыннан яшь кызлар күзләрен алмады. Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров белән Люция Мусинаның улы Айрат ул. Җыр ритмын үзенчә отып алып хәрәкәтләнүе һәркемнең игътибарын җәлеп итә. Красавчик!

5 сәгать куп инде ул! Бәлки, киләсе елда программаны бераз кыскартырлар. Вадим тагын берне җырлыйм, дигәч, хуплап алкышламадылар. Озакка сузылды. Матур, сүз юк. Әмма, утыра-утыра, йомшак урыннар талып китте.

«Әллүки» белән тәмамладылар. Җырчы Илнат Фәрхуллин, Азат Фазлыев, Идрис Газиев һәм Альберт Вәлиуллин башкарды Афәрин, егетләр-абыйлар. Концертны нәкъ шушы татар халык җыры белән тәмамлау кемнең идеясе булды микән? Рәхмәт. Бик акыллы, зәвыклы һәм милли җанлы кешедер ул.

Бишле түгел, алтылы!

Аерым сәхнә бизәлешен язып үтәсем килә. Күпме эш башкарылган. Бер мәлне үземне чит ил артисты концертына кебек тойдым. Безнекеләр дә булдыра бит. Һәр чыгышта аерым бер бизәлеш, аерым бер спектакль кебек. Биюләр дә кабатланмый. Хәтта биючеләр дә артистлар кебек җыр эчендә бер этюд күрсәтәләр. Браво, шәп! Ярый, артык мактап, күз тидермик...

Алып баручыларга бераз репетиция җитеп бетмәгән кебек булды. Айрат нәрсәдер әйтергә оныткач, Гөлназ «шалт» берне кулы белән ботына. Рамил дә сүзләрен онытып китте. Кабат Сәфәрова ярдәмгә килде. Әмма җырчылар турындагы мәгълүматның экранда күренүе, ягъни алып баручыларның сүзләре аз булуы ошады. Хәтерлисезме, алып баручылар һәр чыгыштан соң сәхнәгә чыга иде. Әле һәр җырчыга аерым бер чакырылган кунак «Алтын барс» сынын тапшыра иде. Болар булмады, артистлар сыннарны сәхнә артында гына алды.

Озак булуны исәпкә алмасаң, концерт югары дәрәҗәдә үтте. «Татар җыры»н шелтәлиләр иде, мин дә язгалый идем. Менә бит, ә, теләк булганда! Самими итеп сөендем. «Барс медиа» белән бәйле бу гаугалардан соң ни булып бетәр дигән идек. Бу «Барс»ның бер адым артка, җиде адым алга күренеше булган инде. Әйе, «Татар радиосы»ның, «ТМТВ» каналының белән «Барс рекордс» продюсерлык үзәгенең юллары аерылуы күпләргә охшап бетмәсә дә, иң мөһиме – эш дәвам итә. Фирдус Тямаев «Интертат»ка ник «Татар җыры»нда катнашмавын аңлатканда: «Әле бәлки без дә катнашырбыз», – дигән иде. Бәдретдинова, Тямаев, Зәйнәб апа кебек татар эстрадасының топлар рәтенә кергән җырчылар да «Татар җыры» программасында булса, тагы да күңеллерәк булыр иде. Концертлар залыннан чыкканда, бер ханым: «Илсөяне күрермен, дип килгән идем», – диде. Тямаевны да күрергә килүчеләр булгандыр. Шуңа күрә, бәлки, бераз тәкәбберлекне алып куеп, халык өчен барлыкка килгән бәхәсләрне чишәргә кирәктер. Иҗат итәргә! Татар сәнгатен һәм мәдәниятен алга таба үстерергә! Үсеп килүче буыннарга үзебезнең милли кодыбызны тукми-чәчми тапшырырга! 25 яшь – кешенең әле чын-чынлап яши башлаган мәле генә. Тәҗрибә һәм акыл тупланган чак, килешәсезме?! Димәк, бу фестивальнең дә әле киләчәге бар. 30-40-50-60 еллык юбилейларыңда очрашырга язсын, «Татар җыры»!




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Тульской области

Новости спорта


Новости тенниса
Екатерина Александрова

Александрова не смогла пройти в третий круг турнира в Индиан-Уэллсе






SHAMAN и Екатерина Мизулина подтвердили, что встречаются

«Академия Михайлова» победила «Академию Михайлова — Юниор»

«Сочи» победил «Урал», «Торпедо» не смогло обыграть «Уфу»

Врач-сомнолог Завалко рассказала, почему храп может быть свидетельством тяжелых заболеваний