Главные новости Туймазы
Туймазы
Март
2020
1
2 3 4 5 6 7
8
9 10 11
12
13
14
15 16 17
18
19 20
21
22 23
24
25
26 27
28
29
30 31

Махсус режим: репетицияләрдә үбешергә ярамый, җырчылар онлайн җырлый

0
Махсус режим: репетицияләрдә үбешергә ярамый, җырчылар онлайн җырлый

«Исәнләшмибез, үбешмибез. Репетициядә артистлар бер-берсеннән өч метр ераклыкта эшли. Әсәрдә кочаклашу булган урынны сүз белән генә әйтәбез, соңрак кочаклаша башларбыз», — диде Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов короновирус чорындагы репетицияләрне тасвирлап.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының санитария-эпидемияләргә каршы комиссиясенең 2020 елның 13 мартында имзалаган 19нчы санлы карары нигезендә, 2020 елның 19 мартыннан 15 апреленә кадәр мәдәни чаралар кичектерелә. Театрлар спектакльләр чыгару белән шөгыльләнә. Артистлар концертларын күчерү белән мәшгуль.

Театрлар

Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов: «Хәзерге вакытта нишлибезме? Дезинфекция эшләре белән шөгыльләнәбез». Театрның фестивальләре, гастрольләре тукталмады. Чөнки алар юк та иде. Репертуарда фестивальлек спектакль булмагач, мин планлаштырылганнарын да туктаткан идем. Яңалары куелачак».

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев: «Карантинның бер файдалы ягы — җыелып килгән эшләрне эшләргә вакыт була. Алга таба онлайн күрсәтүләр өчен аппаратура турында да уйларга кирәктер».

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: «1 апрельдән сәхнәбез ремонтка ябыла иде. Бүген генә төзүчеләр белән киңәшмә үткәрдек. Шундый хәл килеп чыккан икән, иртәрәк башлауны сорадык — 25 марттан ремонт башлана».

Түбән Кама татар дәүләт театры директоры Рөстәм Галиев: «Спектакльләр туктатылды. Репетицияләр бара. Театрлар яшәр ул. Илгә килгән каза куркыныч. Театрлар спектакль күрсәтмәгәч, ай буе ничек яшәрбез дип борчылалар. Иң кыйммәтлесе — кешеләр бит. Кешеләрнең исәнлеге кадерлерәк. Әйе, кайбер республикаларда театрлар тамашачыны кабул итә. Әмма Татарстан, гадәттә, дөресрәк булып чыга торган иде. Бу юлы да саклануыбыз дөресрәктер дим».

Буа дәүләт театры директоры Раил Садриев: «Безнең артистлар Сербия театр фестиваленнән гран-при белән кайтып, карантинда утыра. Мин дистанцион идарәгә күчтем. Безнең районнарда гастрольләр башланырга тиеш иде, барысы да соңракка күчерелде. Казан гастрольләре карантин беткәч 15 апрельдән башлана. Май аенда буласы халыкара театр фестивален дә сентябрьгә күчердек. Әле ярый, өлешчә генә булса да, табигатьне чистарта торган, кешеләрне гаиләләренә кайтарта торган, китап укыта торган әйбер килеп чыкты. Кешене бераз селкетеп алырга кирәк. „Кризис ул кемгәдер киртә, кемгәдер мөмкинлекләр“, — ди кытайлар».

Кыскасы, Татарстан дәүләт театрлары труппалары барысы да репетицияләрдә. Шушы араларда Әлмәт театры — өч, ТЮЗ — өч, Кариев театры — бер, Качалов театры — ике спектакль чыгарачак.

Иң алдан күрүчән директор Илфир Якупов бу сезон башында спектакльләрне онлайн күрсәтүне җайга салган иде. Камал театры хәзерге вакытта тамашачысына онлайн хезмәт күрсәтү тәртипләрен җайга сала. 6 апрельдән Камал театры сайтында спектакльләрне онлайн форматта һәм видеоязма рәвешендә күрсәтү сезоны башлана. 1 апрельдә онлайн-трансляция репертуары игълан ителәчәк һәм онлайн-спектакльләргә билетлар сатуга чыгачак. Моңа кадәр ойнлан-билет алган тамашачыларга якын арада спектакльләрнең онлайн-трансляциясе тәкъдим ителәчәк. Театрның kamalteatr.ru интернет-кибет тә эшли.

Шулай да ике татар дәүләт театры тамашачылар кабул итә булып чыкты. Алар — Башкортстанда. Биредә Мәдәният министрлыгы тамашаларны туктатмаска карар иткән. Бары тик саклык чаралары күрелә. Бу хакта «Башинформ» яза.

«Нур» Уфа татар дәүләт театры эшләвен дәвам итә. тамашачы санын 250дән арттырмаска киңәш ителгән. Республика эчендәге районнарга чыгулар да үз көчендә калган.

Туймазы татар дәүләт театры ничек эшләгән — шулай эшли. Чөнки зал 200 урынлы, тамашачы санын киметү проблемасы юк. Гастроль спектакльләре генә күчерелгән.

Альтернатив мәдәни чаралар буларак Татарстан театрларына «Современник» үрнәген тәкъдим итәм:

«Современник» вируска каршы «Доктор Чехов» онлайн проектын башлый. Көн саен 19.00 сәгатьтә — спектакль башланасы вакытта театр тамашачысы белән интернет аша очраша: театр артистлары әдәби әсәрләр укыйлар. Кичә Владислав Ветров Антон Чеховның «Студент» хикәясен укыды. Бүген экраннарда — Сергей Гармаш.

Эстрада концертлары

21 мартта «Казан ярминкәсе»ндә «Нәүрүз» республика бәйрәме узар дип ниятләнгән иде. Әмма язгы бәйрәм чарасы 15 апрельгә кадәр гамәлдә булган махсус санитар-эпидемиологик режим аркасында гамәлдән чыгарылган.

Без күп мәдәни чаралар турында күчерелде һәм чигерелде дип сөйләсәк, «Нәүрүз» республика бәйрәме турында гамәлдән чыгарылды дип кенә әйтә алабыз, ул чигерелә алмый.

Казан шәһәр филармониясе тарафыннан оештырылган, 9, 15 апрель көннәренә билгеләнгән концертлар булмаячак. 26 мартка билгеләнгән концерт исә 28 октябрьгә планлаштырыла. «Әлеге концертларга сатып алынган барлык билетларның акчасы кире кайтарыла», — дип хәбәр итә филармониянең матбугат хезмәте.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин: «Эшкә әллә ни зыян килә димәс идем. Шушы арага билгеләнгән концертлар югалтуга дучар булалар. Чөнки рекламалар эшләнгән бит инде. Кайбер аренда чараларын гына югалттык инде, кайберләре күчерде, кайсы бөтенләй баш тартты. Филармония күп концертларны җәй көне эшләячәк: июнь–июль айларында эшләргә уйлыйбыз. Артистлар да шулай эшләячәк: май, июнь айларына көннәр сорап киләләр.

Алдагысын белеп булмый бит, әйләнеп килмәсен. Кытайга карап фикер йөртсәк, тенденция бетүгә бара. Киләсе елга Кытайга гастрольләребез көтелә. Быел булса, чыгымнар чыгар иде. Киләсе елга гөрләп эшләрбез дип уйлыйлар. Филармониядә эш тукталмый. Бу безнең өчен сулыш ала торган вакыт инде. Ә эстрада өчен беренче чиратта бу стресс дип саныйм. Бу — кешенең үзкыйммәте сынала торган вакыт. Кешенең булуы чарадан да, икътисадтан да кыйммәтрәк. Шуны аңласак иде».

Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдиновның 28 мартта Илһам Шакиров исемендәге «Экспо» концертлар залында буласы юбилей концерты май аена күчерелә. Шушы көннәрдә төгәл датасы ачыкланачак. Җырчының Башкортстандагы гастрольләр туры да туктатылган. Мәгълүматны аның директоры Вадим Фәтхенуров бирде.

Ләйлә Дәүләтова: Минем гастрольләрем юк иде. «Адәм һәм Һава» концерты 18 апрельдә «Пирамида»га билгеләнгән. Ул булачак, Алла боерса.

Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин Казан, Чаллы, Алабуга, Әгерҗе концертларының вакыты үзгәрүен хәбәр итә. УНИКСта 28 мартта буласы концерт 7 майга күчерелгән.

Җырчы Инстаграмда онлайн концертлар алып бара.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев язылучыларына шулай ук концерт кичектерелүе турында хәбәр итә. Әлегә яңа даталар билгеле түгел. Билет алучылар көтә дә алалар, сабырлыклары җитмәгәннәр билетне тапшырырга да мөмкин. Язылучылар: «Билетларны кире тапшырмыйбыз», — дип комментарийлар язганнар Фирдүскә.

Илсөя Бәдретдинова да язылучыларына озын гастрольләр турын тәмамлап Казанга кайтуын хәбәр иткән. Тагын бер мәгълүмат: Түбән Кама концерты 19 марттан 7 майга күчерелгән, Бөгелмә концерты 27 марттан — 6 майга.

Рифат Зарипов Сургутта бүленеп калган булып чыкты. «Уйлап барам, карантин диләр, ел да була торган вирус инде ул, уйлап карасаң. Коронасы бармы икән? Хәзер концертларны күчерәчәкләр инде. Тегендә концерт куярга ярамый, монда ярамый. Хөрмәтле җитәкчеләр, конкрет әйтегез әле — кайчан бетәр икән ул? Бәлки мине монда помбур итеп берәр нефть компаниясенә эшкә алырлар. Кредитларым бар бит. Кайтып торыйммы Казанга, әллә Себердә генә калыйммы?» — дип аптыраган ул.

Юмор остасының апрель башында УНИКСта дүрт көнлек концертлары билгеләнгән иде. Алар 26 — 29 майларга күчерелә.

Динар Сабиров Мәскәүдә концертын куеп өлгерде. Ул «Космос» концертлар залында 14 мартта иде.

Кино

«Татаркино» оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова: «Без МИР кинотеатрында кино күрсәтүне туктаттык. Районнардагы кинотеатрлар муниципалитетлар карамагында. Россия мәдәният министрының боерыгы коммерцияле кинотеатрларының эшен чикләми, киңәш рәвешендә генә ул. Белүемчә, күп кенә муниципалитетлар да эшне туктатты дип беләм».

КАРО кинотеатрның эшләве турында хәбәр иттеләр.

Мәскәү, Баку һәм башкалар

«Алтын битлек» театр премиясе номинанты булган спектакльләрнең күрсәтү вакыты чигерелүгә бәйле рәвештә «Әллүки» спектакле Мәскәүдә 4 апрельдә күрсәтелмәячәк.

«Алтын битлек» җыены Мәскәүдә 2020 елның 17 мартыннан 10 апреленә чаклы уздырылырга тиешле бөтен тамашаларны да башка вакытка күчерә. Димәк ки, «Әллүки» тамашасы тарих ядкәрханәсенең күргәзмә залында 4 апрельгә билгеләнгән булса да, тамаша күрсәтелмәячәк. Кызганыч ки, шулай килеп чыкты», — дип яза спектакльнең авторлары.

Мәскәүдә 20 мартта «Россия 1» телеканалы «Подари жизнь» хәйрия фонды белән берлектә «Зөләйха күзләрен ача» фильмы премьерасын хәйрия чарасы буларак күрсәтергә тиеш иде. Ике сәгатьлек фильмнан соң матбугат конференциясе планлаштырылган иде. Билет алган тамашачыларга компенсация буларак, Гүзәл Яхина һәм Чулпан Хаматова имза куйган «Зөләйха күзләрен ача» китабы тәкъдим ителә. Билет бәясен акчалата кайтару варианты да бар. Оештыручылар һәм сериал актерлары белән пресс-конференция онлайн-режимда оештырылачак. Баштарак оештыручылар «Татар-информ» хәбәрчесенә җавап итеп, очрашуның онлайн режим булмавын әйткәннәр иде.

28 мартта Бакуда Ваһапов фестивале лауреатлары концерты булырга тиеш иде. Рифат Фәттахов концертның көзгә күчерелүен әйтте.

Китапханә

Бүгеннән башлап, Татарстан Милли китапханәсе дә китап укучыларны кабул итүдән туктады. Бөтен билгеләнгән чараларның да вакыты чигерелүе турында хәбәр ителә. Китапханә рәсми сайт, социаль челтәрләрдәге аккаунтлар һәм телефон аша читтән торып хезмәт күрсәтә.

Китапханә үз укучыларына электрон каталог, белешмә-мәгълүмат ресурсы, «китапханәчедән сора» белешмә хезмәте, электрон китапханә, документларны электрон рәвештә бирү хезмәтләрен тәкъдим итә.

Музейлар

Яңа коронавирус инфекциясе таралуны чикләү максатыннан 2020 елның 19 мартыннан 15 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиаллары музейга килүчеләр өчен ябыла. Әлеге вакытка планлаштырылган барлык чаралар үткәрелмәячәк яки башка вакытка күчереләчәк. Гомуми ситуация музейга керү өчен куркынычсыз дип игълан ителү белән музейның элекке эш вакыты яңадан торгызылачак.

Музей вакыйгалары һәм тупланмалары турында яңа мәгълүмат белән tatmuseum.ru рәсми музей сайтында танышырга мөмкин.

ТР Милли музее тупланмалары белән шулай ук түбәндәге сайтларда да танышырга мөмкин: museum.tatar.ru, goskatalog.ru, ARTEFACT — Россия музейлары буенча өстәмә чынбарлык технологияле гид. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган тупланмалар белән tatfrontu.ru сайтында танышырга була.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Башкортостане

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Потапова и Павлюченкова вышли в полуфинал турнира WTA в Мадриде в парном разряде






В Башкирии поймали педофила, подозреваемого в изнасиловании 7-летней девочки

Мужчина изнасиловал семилетнюю девочку в Башкирии, предложив ей посмотреть на котят

Парламент Казахстана одобрил увеличение стоимости транзита российской нефти в Китай

В Башкирии достроят шесть объектов водоснабжения в 2024 году