Главные новости Туймазы
Туймазы
Июль
2015
1
2 3
4
5 6 7
8
9
10
11 12 13 14 15 16 17
18
19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29 30 31

Гали Гыйззәттән ал гыйбрәт...

0
Гали Гыйззәттән ал гыйбрәт...

Гали Гыйззәт – 88 яшьлек сәхнә ветераны. Тугыз яшендә беренче тапкыр милли сәхнәгә менеп җырлаган Дәрдемәндне менә сиксән ел инде шул милли сәхнәдән «куып та» төшереп булмый. Бу шаяруда дөреслек тә бар. Баулы районының Шауты авылында туып-үскән бу искиткеч талантлы, дәртле-дәрманлы, һәр сүзеннән шаянлык бөркелеп торган татар баласы әле илленче елларда Казан күчмә театрында, аннан Ташкент, Караганда, Таҗикстан, Нижневартовски, Октябрьски, Туймазы татар яшьләре концерт төркемендә (биредә атаклы үзешчән композитор, легендар «Әниемә хат» авторы Әкрәм Даутов белән бергә) эшләгән сәхнә ветераны Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сәләт-кабилиятен әдәби иҗатта да сынап, унга якын шигырь һәм чәчмә әсәр китаплары чыгарды. Сөекле караш иясе алар, бигрәк тә «Киселгән манаралар авазы» дигән проза әсәре турында фәнни хезмәт яза алган булыр иде. Ул Көнбатыш Башкортстан татар милли хәрәкәтен оештыручыларның берсе буларак, иҗтимагый тормышта актив катнашты. Әле дә булса катнаша. Тарихи дөреслеккә, җирле халык мәнфәгатьләренә якын китереп, ул Октябрьски каласындагы Маяковский урамын Хәлфә Муллаян, Лев Толстой урамын Бөек Ватан сугышы Герое шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй исеменә үзгәрттерүгә иреште.

Хәзер ул Башкортстанның Октябрьски каласында гомер кичерә. Шәһәр зыялылары, каләм тибрәтүчеләре аны ташламыйлар. Аның янына килеп, әдәби очрашулар үткәрәләр. Ул үзе дә безне ташламый. Шушы көннәрдә туксан яшенә җитеп барган ветеран Чаллы тарафларына, атап әйткәндә, Тукай районына кайнар сәламнәр җиткерергә кушып, үзенең соңгы шигъри үрнәкләрен җибәргән. Без шуларны укучыларыбызга түкми-чәчми җиткерәбез. 

Айдар Хәлим, шагыйрь.

АХЫРЫ БУ СОҢГЫ ШИГЫРЕМ

Җылы җилләр сөя маңгаемнан,
Анам кулы кебек иркәли.
Ми хыянәт итә фикеремә,
Йөрәк сирәк кенә типкәли.
 
Матур үттем мин гомерем юлын,
Сикәлтәле, авыр булса да.
Курыкмыйм үлемнән, бусагамда,
Газраилем көтеп торса да.
 
Үткәннәргә кире кайтып булмый,
Мөгаллим энемнән алган яралар.
Юллардагы кара маяк булып,
Артларымнан озата баралар.
 
Мин барыбер яктылыкта калдым,
Күңелем калды актин-ак сөттәй.
Актин-ак сөтләрдин очып чыгып,
Канатын киергән бөркеттәй.

ТУГАН ТУФРАК – АВЫЛЫМ ЕРАК

Яңа Шауты – туган авылым
Яңа түгел – иске ул.
Искеләрдән гел яңарып 
Чәчкә аткан төсле ул.
 
Иске Шаутыдан Мәсәллим
Нигез салган «Яңа»га.
Дүрт гасырлык тарихы өчен
Рәхмәт инде аңарга.
 
Кендек каным тамган синдә,
Тирем басуда тамган.
Кояшың нуры битемдә 
Алсулык булып янган.
Ялан тәпи салган эзем
Эзләсәм дә табалмам.
Ничек кенә янсам да мин
Элеккечә яналмам.
 
Оныта алмам Иске Кандыз,
«Арыш Үре» болынын.
Әнә кигәвеннәр талый
Колхоз аты колынын.
 
Оныта алмам куна ятып,
Кырда сабан сөргәнем.
Үзәгемне ачлык өзсә,
Үлән ашап йөргәнем...

СЕБЕР ЙОТА БАЛАЛАРНЫ

Себер йота безнең балаларны,
Аера-ерагайта араларны.
Алар бәхет эзләп баралармы?
Кем дәвалар җанда яраларны?
 
Карап калдым китеп баруын.
Тиз-тиз каптым йөрәк даруын.
Насыйп булсын каршы алуым,
Гомергәме ялгыз калуым?
 
Ничә еллар тибеп арыган йөрәк,
Гәүдәм авырлыгын сизәмен.
Йә илаһым, ялгыз улымны
Соңгы тапкыр мәллә күрәмен?
 
Илаһым, бир аңа якты юл,
Бәхетле бул, улым, гадел бул!
Динең, милләтеңә тугры бул!
Күрешә алмасак, зинһар бәхил бул!

Июнь-июль, 2015. Октябрьски.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Башкортостане

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Первая ракетка мира расплакалась после финала турнира с участием Рыбакиной






В Башкирии после рейда выявили восьмерых мигрантов, незаконно находящихся на территории России

Мужчина изнасиловал семилетнюю девочку в Башкирии, предложив ей посмотреть на котят

Янгыннан малларын коткарганда фермер үзе дә пешкән: «Сарыклар яктылыкка дип утка йөгерде»

В водохранилищах Башкирии понизили уровень воды в рамках подготовки к паводку