Главные новости Туймазы
Туймазы
Июнь
2021
1 2 3
4
5
6 7 8 9 10 11 12 13
14
15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30

«Нива» тулы бала-чага: 11 яшьлек малай атасының машинасын урлап, иптәшләрен йөрткән

0
«Нива» тулы бала-чага: 11 яшьлек малай атасының машинасын урлап, иптәшләрен йөрткән

Уфа шәһәре янында 11 яшьлек малай әтисенең машинасын урлап, дус-ишләрен утыртып йөрткән. Улының шуклыгы турында әти кешегә полиция хезмәткәрләре әйткән. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте. Айрат С. өенә полиция хезмәткәрләре килгәч, ул аптырап калган. Әти кеше үзе берни дә эшләмәгән бит. Хокук саклаучылар исә «Нива» машинасы белән кызыксынган. Машина ишегалдында күптәннән тора. Ләкин полиция хезмәткәрләре әти кешегә видео күрсәтә. Анда Айратның «Нива»сы сурәтләнгән. Машинага 7, 9, 13 яшьләр тирәсендәге балалар төялешкән. Руль артыннан начар күренсә дә, Айрат аның олы улы булуын абайлап ала. Малайга 11 яшь, әтисе аны машина йөртергә дә өйрәткәнем юк, ди.  «Малай минеке, машина минеке, йөрүе — шаккаткыч», — ди ул.  Бәхеткә, Айрат С. иске «Нива»сында балаларның берсе дә зыян күрмәгән. Аның белән балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспекторлар аралашачак. Әлегә әбисендә каникулда ял итүче 11 яшьлек малайны әтисе белән җитди сөйләшү көтә.  «Гафу ит мине, әти, зинһар өчен, башка алай эшләмәм», — ди ул.  «Альберт, кайткач сөйләшербез», — ди әтисе. Былтыр көзен Туймазы районында 15 яшьлек үсмер әтисенең машинасын алып, 12 яшьлек дустын утыртып алып чыгып киткән иде. Алар әйләнеп капланды. 15 яшьлек үсмерне коткара алмадылар, 12 яшьлек пассажир могҗиза белән генә исән калды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Башкортостане

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Первая ракетка мира расплакалась после финала турнира с участием Рыбакиной






Отправившийся на рыбалку житель Башкирии утонул в пруду

В Башкирии после рейда выявили восьмерых мигрантов, незаконно находящихся на территории России

В Башкирии поймали педофила, подозреваемого в изнасиловании 7-летней девочки

Әлфис Гаязов: «Безнең халык яшәгән җирләрдә «Казан кулы»ннан башка бер эш тә эшләнмәгән»