Главные новости Уфы
Уфа
Ноябрь
2024

Уфа елгасында баткан ир-атны тугры эте көннәр-төннәр буе көтеп утыра

0

Башкортстанның Караидел районында елгада баткан ир-атны коткаручылар 4нче көн эзли инде. Аның эте исә елга буенда көтеп утыра. Бу турыда «Башинформ» яза.

Фаҗига 24 ноябрьдә була. Велосипедчы, өйгә кайту юлын кыскартырга теләп, Уфа елгасына керә, ә боз катламы 2 см гына була. Ир-ат боз астына төшеп китә һәм бата.

Велосипедчы ир-ат суга төшеп киткән урында әле дә эте көтеп утыра. Бу турыда социаль челтәрләрдә Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр комитеты рәисе Кирилл Первов язган.

Аның сүзләренчә, Уфа елгасында эзләү эшләре бара. Водолазлар 7 метрдан артык тирәнлектә эшли. Өстән вертолет күзәтә.

«Коткаручылар әле велосипедны гына тапты. Бу көннәрдә Белка кушаматлы эт хуҗасын фаҗига булган урын янында көтеп утыра. Туганнары этне өйгә алып кайтып китәргә маташса да, ул хуҗасын көтүен дәвам итә», – ди Кирилл Первов.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Башкортостане

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Акапулько (ATP). 1/2 финала. Давидович-Фокина сыграет с Шаповаловым, Махач – с Накашимой






Участок трассы М7 в Высокогорском районе РТ будет закрыт 3 и 4 марта

Shot: в Уфе после атаки БПЛА прогремел взрыв

«Уфа» на последних секундах ушла от поражения в матче против «Чайки»

«Уфа» не позволила «Чайке» догнать «Арсенал»