Уфа самолеты күктә бәрелешә язган
Омск – Уфа самолеты күктә очкан чакта могҗиза белән генә бәрелшмичә калган. Бу турыда «Башинформ» яза.
«Азимут» авиакомпаниясенең Омск – Уфа самолеты 6 мартта иртәнге 7 тирәсендә күктә була.
Омск аэродромыннан, диспетчер рөхсәт итмәгән килеш, «Ми-8» вертолеты күтәрелә. Шушы вертолетка бәрелмәс өчен, самолет командиры, утыра торган полосадан 10 км читкә юнәлеп, запас түгәрәккә китә, диелә хәбәрдә.