«Иң мөһиме – үзләре исән-сау» - Уфа артисты Зәйнетдин гаиләсенә сынау килгән
Мультиинструменталист, Башкортстанның атказанган артисты Заһир Зәйнетдиновның (Зәйнетдин) әти-әнисенең йорты янган. Бу хакта ул социаль челтәрдә сөйли.
Уфада чыккан янгын ике хуҗалыкка зыян салган. Артист аңлатканча, янгын күрше йортта чыккан, аннан ут әти-әнисе яшәгән йортка күчкән.
«Йортны саклап калып булды, әмма түбәсе, чолан янды. Бөтен техника чоланда саклана иде, барысы да юкка чыкты», – ди ул һәм янгын урыныннан видео күрсәтә.
«Әни нык борчыла, югалып калды. Иң мөһиме – үзләре исән-сау», – дип яза ул.
Артист янгын сүндерүчеләрнең дә эшен күрсәтә. Алар күршедәге башка йортларны янгыннан саклап кала алганнар.
Хәзер йортта җыештыралар, янган әйберләрне чыгаралар. Шкафлар, олы суыткычлар, диваннар һәм башка бик күп җиһазлар яраксызга әйләнгән.
